Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Сайлаулар 2019 елның мартында үтәчәк

Сайлаулар 2019 елның мартында үтәчәк
23.11.2018 / Милләт

Сайлаулар 2019 елның мартында үтәчәк22 ноябрьдә Мәскәү шәһәрендә Федераль татар милли-мәдәни автономиясенең оешуына 20 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар башланды. Анда Русиянең кырыкка якын төбәгеннән Татар милли-мәдәни автономияләре вәкилләре катнаша. Башкортстан делегациясе составында Республика милли-мәдәни автономиясе рәисе, Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшева, аның урынбасарлары Илдар Габдрәфыйков, Фаил Фәтхетдинов, Альбина Хәлиуллина бар.

Шушы көнне үк Федераль татар милли-мәдәни автономиясе советы утырышы үтте. Аны автономиянең җитәкчесе, Русия Дәүләт думасы комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов алып барды. Совет утырышында IX отчет-сайлау конференциясен 2019 елның март башында Казан шәһәрендә үткәрү турында карар кабул ителде.

Сайлаулар 2019 елның мартында үтәчәк


Анда һәрбер төбәктән ике делегат катнашырга тиешлеге расланды. Шулай ук, булачак конференциянең түбәндәге көн тәртибе билгеләнде:

1. 2014-18 елларга исәп-хисап доклады.
2. Яңа Совет әгьзаларын сайлау.
3. Федераль милли-мәдәни автономиянең җитәкчесен сайлау.
4. Уставка үзгәрешләр кертү.

Сайлаулар 2019 елның мартында үтәчәк


Совет утырышы ахырында төбәкләрдә актив эшләгән автономия җитәкчеләрен Рәхмәт хатлары белән бүләкләүләр булды. Алар арасында Башкортстан Республикасы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Римма Әмир кызы Үтәшева да бар.





Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Авыл мәктәпләрен ябалар
Сегодня, 11:48 :: Мәгариф
Авыл мәктәпләрен ябалар
Без монда да яхшырак булдырабыз
Сегодня, 11:10 :: Икътисад
Без монда да яхшырак булдырабыз
Салкыннарда өшүдән сак булыгыз!
Сегодня, 10:58 :: Сәламәтлек саклау
Салкыннарда өшүдән сак булыгыз!
Тауда туңып үлгән
Сегодня, 10:47 :: Җәмгыять
Тауда туңып үлгән
Югыйсә, азганнар иде....
Сегодня, 10:42 :: Социаль өлкә
Югыйсә, азганнар иде....




Новости русской версии сайта

Яңа номер

8 (25312) от 22 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»