Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Башкортстан балаларын да Испаниядәге лагерьда көтеп калам!

“Башкортстан балаларын да Испаниядәге лагерьда көтеп калам!
06.12.2018 / Милләт

 “Бельгия татарлары” җәмгыятенә йөрүчеләр. “Бельгия татарлары” җәмгыятенә йөрүчеләр.“Бельгия татарлары” җәмгыяте рәисе Лилия Вәлиева башкарган эшчәнлек бик күпләрдә соклану уята.

Лилия Вәлиеваның исемен Татарстанның электрон матбугат басмаларында мин 2016 елда күреп калдым. Дөресрәге, “Азатлык” сайтында Бельгиядә яшәүче татар журналисты хакында аның Татарстанның массмедиа һәм журналистика өлкәсендәге “Бәллүр каләм” премиясе алуы турындагы язманы укыгач хәбәрдар булдым. Шуннан соң инде аның исеме “Татаринформ”, “Интертат.ру”, Бөтендөнья татар конгрессы электрон сайтларында күренә башлады.

Быел май аенда Татарстан язучысы Гөлсинә Галимуллинаның “Тау җылысы” китабы кулыма килеп эләкте. Әсәрдәге төп герой Җиһаниянең Лилия Вәлиевадан “күчереп” язылганлыгын белгәч, Европаның йөрәге булган Бельгиянең Брюссель шәһәрендә татар җәмгыяте оештырып, читтә яшәүче милләттәшләребез үз телен саклап калсын өчен армый-талмый эшләүче бу ханым белән кызыксынуым тагын да арта төште һәм октябрьдә, барлык кыюлыгымны җыеп, социаль челтәрләр аша эзләп табып, сораулар язып, аңа электрон хат юлладым. Җавап озак көттермәде, төгәл бер атна үтүгә электрон почтама килеп тә төште. Мин аларны сезнең игътибарга да тәкъдим итәргә булдым, хөрмәтле укучылар! Бу язманы укып чыккач, сезнең күңелләрдә дә: “Чит илдә яшәп тә үз туган телен, үз халкының гореф-гадәтләрен күз карасыдай саклаучы Лилия Вәлиева кебек мин дә үз туган телемне саклап калуга нинди өлеш кертә алам соң?” дигән уй, һичшиксез, уяныр, дип ышанып калам.


— Лилия ханым! Мин инде берничә ел буе электрон матбугат басмаларында Сезнең эшчәнлекне күзәтеп киләм, анда басылган мәкаләләре­гезнең барысын да диярлек укып барам. Беренче соравым шул: тумышыгыз белән кайсы яклардан?
— Мин Татарстандагы Әлки районының бер кечкенә, бик матур табигатьле Чуваш Кичүе авылында дөньяга килгәнмен. Һәр авылның үзенә күрә бер тарихы булганга күрә, үземнеке белән дә уртаклашасы килә. Черемшән елгасының уң ярында урнашкан авылда татарлар белән бергә чувашлар да яшәгән. Тора-бара алар сул як ярга күченә барган. Ул заманнарда күперләр булмаган. Тирән һәм киң Черемшәннең бер генә җирендә сай урын булган. Халык телендә ул “чувашский брод” булып йөргән. Шулай итеп, халык теленә безнең авылның урыны “Чуваш Кичүе” дип кереп калган.
Черемшән елгасының сул ягы күтәрелебрәк тора. Безгә, әле дөнья күрмәгән балаларга, шул “Кызыл яр” биек тау булып күренә иде. Әтием, Кадерҗан Җәмил улы, рәсем дәресе укытучысы буларак, укучыларны гел шунда рәсем төшерергә алып килә иде.
Шунысын да әйтим әле: әти искиткеч иҗади кеше иде, зур-зур картиналар, фотосурәтләр ясады. Үзе рәссам булса да, нишләптер, миңа бу сәләт би­релмәгән. Шуны аңлаптырмы, әти мине балачактан ук журналистика серләренә, җөм­л­ә­ләрне сырлап-бизәп язарга өйрәтә башлады. “Әнә, сарай башындагы саесканны күрәсеңме? Күрсәң, яз шуның турында ике бит. Аннары чаңгы шуарга чыгарсың”, — дия иде. Кайвакыт: “Әйдә әле мәктәп хәлләре турында район гәзитенә берәр мәкалә язып җибәр”, — дип киңәш бирә иде.
— Һәм Сез әтиегезнең киңәше буенча журналистиканы сайладыгыз?
— Әйе, әлбәттә, шулай булды. Әтинең җөмләләрне сырлап-бизәп язарга өйрәтүе бушка булмады. Мәктәп тәмамлауга мин Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга кердем һәм хезмәт юлымны башлап җибәрдем. Күп елларым “Татаринформ”да узды, ул елларда без “Башинформ” белән дә тыгыз элемтәдә идек. Ике меңенче елларда министрлыкларда матбугат үзәкләре булдырыла башлагач, мине Татарстан Авыл ху­җалыгы һәм азык-төлек министрлыгына матбугат секретаре итеп эшкә чакырдылар.
— Бельгиягә дә Сезне журналистика белән бәйле юллар китердеме?
— Әйе, шулайрак булды. 15 ел элек мин, “Сельская жизнь” гәзи­тенең үз хәбәрчесе буларак, Бель­гиягә киттем. Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгында эшлә­гәндә минем ул гәзиттә еш кына мәкаләләрем чыга, шунлыктан алар мине белә иде. Әле ул чакта электрон почта да күп кешедә юк иде. Мин дә күпчелек язмаларымны факс аша җи­бәрдем.
Бельгиядә яшәгәндә шул ил кешесенә кияүгә чыктым. Исеме — Жан, минем өчен чын мәгънәсендә җан-бәгърем булды ул. Киң кү­ңелле, алтын куллы кеше. Үзе компьютер программалары белән эш итсә дә, балта эшләренә дә кулы ята, хуҗалыкта да барлык нәрсәне жиренә җиткереп эшли белә. Ирем белән баштагы елларда французча аралаштым. Кызым Амели тугач, Мәскәү редакциясеннән киттем. Тормышның яңа бурычлары килеп чыкты: Бельгиядә төп телләрнең берсе булган фламанд телен алфавиттан башлап өйрән­дем. Бу илгә күченеп килгәч, тагын бер һөнәр үзләштердем: бүген бер зур халыкара гуманитар фондта финансист булып хезмәт салам. Ул эшем дә бик нәтиҗәле: һәрбер сан артында катлаулы язмышлар, кызыклы хикәяләр, кешене сыната торган анализлар ята. Үз эшемне бик яратып башкарам, мин аны журналистлык эшчәнлегем белән бергә үреп алып барам.
Татарстан белән һәрвакыт иҗади элемтәдә торам. Мәкалә­ләремне гонорар өчен түгел, күңел кушуы буенча язам. Финансист булып эшләсәм дә, барыбер мин ничәмә-ничә еллар буе нечкә күңелле журналист булып калам. Әнием миңа тормышта шундый киңәшләр бирде: яңа эштән курыкмаска, нинди генә эш кушсалар да жиң сызганып эшкә керешергә, ләкин, шул ук вакытта, үзең булдыра ала торганнарын да онытмаска, осталыкны арттыра гына барырга. Әнием Дания Хаҗип кызы укытучы иде, ул гомере буе ботаника-биология фәннәреннән укытты. Ул бездә — Бельгиядә еш кунак. Биолог буларак, безнең бакчага үзгәреш­ләр кертергә ярата. Кунакка килгән саен: “Бу агачларны бу төшкәрәк утыртсагыз, монысын тегеләй-болай итсәгез”, — дип, алтынга тиң киңәшләрен биреп китә.
— Европада яшәүче татарларны табарга да журналист булуыгызның ярдәме тими калмагандыр, шәт.
— Биредә төпләнеп яши башлауга мин тәүге эшләремнең берсе итеп татарларны эзли башладым. Интернет аша татарныкына охшаган исем-шәриф күрсәм, хат яза идем. Менә шулай берәмләп Европа татарларын чүпләп утырдым. Беренче очрашуыбыз чәй темасына багышлаган иде. Бу очрашу ба­рысының да күңеленә хуш килде. Бу хакта ишетеп, аларның башка туганнары-танышлары да безнең җәмгыятькә килә башлады.
Шунысы үзенчәлекле: Бель­гиядә яшәүче татарлар, башлыча, Кыргызстан, Үзбәкстан, Казахстан якларыннан килеп урнашкан кешеләр. Аларның күбесенең Татарстанда булганы юк иде. Дистә еллык эшчәнлегебез чорында безнең тәкъдим буенча шуларның дистәләгәне Казанга — тарихи Ватанга кайтып килде. Хәзер дә алар Казанны күрергә хаҗ кылырга барган кебек бара. Аларга карыйм да, чит илдәге татар оешмасын менә шушының өчен генә дә төзерлек һәм алып барырлык бит, дип уйлап куям.
Иң кызыгы шул: безнең оешмага татарлар гына түгел, Бельгиянең үз кешеләре дә йөри, күпләре безнең эшчән­лекне даими рәвештә күзәтеп бара.
Нидерландта яшәүче бер бароннан: “Озакламый Казанга юл тотам. Нинди киңәшләр бирерсез?” — дигән электрон хат килеп төште. Бактың исә, без аның белән күргәзмәдә танышкан, электрон адреслар белән шул чакта алмашкан бул­ганбыз икән. Мин, әл­бәт­тә, аңа кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырыштым. Казандагы Мәдәният министрлыгында эшләү­че дусларымның телефон номерларын да язып бирдем. Менә шулай кайвакыт үземне Татарстанның Европадагы рәсми булмаган илчесе кебек тә хис итәм. Һәм иң мөһиме — кешеләргә ярдәм итә алуымнан җаныма бет­мәс-төкәнмәс кинәнеч алам.
Бельгиядәге Русия вәкиллеге­нең сайтында минем исемем һәм адресым бар, журналист буларак, мин анда аккредитация узганмын. Күпләр шуннан күреп тә минем белән бәйләнешкә чыга. Без үз эшчәнлегебезне Брюссельдәге Русиянең Фән һәм мәгариф үзәге бинасында алып барабыз. Моның өчен Русия Хөкүмәтенә дә, Бельгия җитәкчелегенә дә рәхмәттән башка сүз юк.
— Бүген сезнең җәмгыятьтә күпме татар исәпләнә?
— Безнең электрон рассылкада 150 адрес бара. Бер гаиләдә өч кеше яши дип исәпләсәк тә, бездә 450, гомумиләштереп әйтсәк, 500ләп кеше бар дип әйтергә була. Әлбәттә, аларның 500е дә ай саен уздырылучы чараларга тезелешеп килеп утырмый. Чараларга төрле күләмдәге кеше җыела. Татарлар гына түгел, алда әйткәнемчә, Бельгия һәм башка ил кешеләре дә килә. Безнең максат — кеше санын арттыру түгел, ә читтә яшәүче милләттәшләребезгә үз телебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга ярдәм итү, килер буыннарга рухи гәүһәрләребезне җиткерү һәм, шул ук вакытта, Европа халкын да татар милләте, аның гореф-гадәтләре белән таныштыру.
Җәмгыятьнең рәисе мин саналсам да, аның төп тоткасы — өлкән кызым Регина. Үзем Русиянең үз хәбәрчесе булып эшләгән елларда ук: “Укып кына чык та, кире дусларың янына кайтып китәрсең”, — дип, Регинаны Бельгиягә яшәргә чакырган идем. Ни генә дисәң дә, яшүсмернең студент еллары әнкәсе күзе астында үтсә әйбәтрәк бит инде. Рәхмәт Регинага, минем янга күченеп килде. Монда укып диплом алды, үзенең тормыш юлдашын тапты. Алар хәзер бездән ерак түгел үз йортлары белән яши, Әйшә исемле матур кыз үсте­рәләр. Регина миңа караганда да татар җанлырак. Милли ашларны да бик оста пешерә, җыр-биюгә дә сәләтле, урыс мәктә­бендә укыса да, әдәби теле дә матур. Мин җәмгыятьнең кулы-аягы булсам, аның мие — Регина. Милли җан­лы булганы, миңа һәрдаим ярдәм итеп торганы өчен мин кызыма бик рәхмәтлемен. Икенче кызым Амели да татарча гади җөмләләр белән сөйләшә ала, жырлар-шигырьләр белә. Нәкъ ике ел элек, 2016 елның декабрендә, Казанда үтә торган “Татар моңы” конкурсында да катнашты. Кызларым — минем иң зур горурлыгым!
— Ишетеп һәм укып белүем­чә, Сез бик күп чаралар, шул исәптән, Сабантуйлар да оештырасыз. Хәтта Татарстан һәм Башкортстаннан җырчылар да чакырасыз. Шул хакта да сөйләп үтегез әле?
— Оешмабыз төзелеп кил­гәндә үк Сабантуйлар уздыра башладык. Аларга күрше илләр­дән дә татарлар килә иде. Ни генә дисәң дә, Бельгия бик уңайлы гына җирдә урнашкан. Юкка гына аны “Европаның йөрәге”, дип йөртмиләр. Бирегә дүрт-биш илдән бик тиз генә килеп җитеп була. Башта Сабантуйлар үзебездә Бельгиядә үтә иде, ә былтыр беренче тапкыр Испа­ниядә үткәрдек. Анда татарлар оешмасы юк, ләкин бездән бер төркем кеше Урта диңгез буенда июль-август айларында татар балалар лагере оештыра. Команда ышанычлы булгач, Сабантуй кебек зур проектны үткәрүгә дә һич курыкмыйча алындык. Җәмгыять­кә йөрүчеләр белән утырып сөйләштек тә, Испаниядә узучы Сабантуебызга Башкортстаннан — Айдар Галимовны, Казаннан Сәйдә Мөхәм­мәтҗа­нованы чакырырга булдык. Быел Испа­ниядә татар лагерен киңрәк форматта оештырганлыктан, Сабантуй үткәрмә­дек. Гәрчә сораучылар бик күп булса да.
— Лилия ханым! Испа­ниядәге татар балалар лагере турында тулырак сөйләп үтегез әле. Анда кайсы төбәк балалары ял итә? Башкортстаннан килүчеләр бармы?
— Испаниядә татар лагере төзү минем идеям булса да, ул гаи­ләмнең тырышлыгы белән гамәлгә ашырыла. Бу эштә миңа ирем Жан, кызым Регина һәм аның гаиләсе, кече кызым Амели да бик ярдәм итәләр — Алмания татары Флүзә Ишмәтованың ярдәме дә бик әур. “Tatar camp for kids in Spain” — коммерция проекты түгел. Ул — өй форматында эшләүче лагерь. Бездә Европаның һәм дөньяның төрле төбәкләрендә яшәүче татар балалары ял итә һәм диңгез буенда сәламәтлеген ныгыта. Соңгы ике елда, Бельгия, Алмания, Англия һәм Франциядән килгән татар балалары белән беррәттән, Татарстан укучылары да ял итә. Быел, мисалга, Актаныштан бер төркем бала ял итте. Бөтендөнья татар конгрессы, әлеге проектны хуплап, безгә әйдаманнар, татарча китаплар, дәреслекләр һәм башка кулланма әсбаплар җибәрде. Быел без балалар белән берлектә “Кызыл калфак”, ягъни “Красная шапочка” сюжеты буенча татарча фильм төшерә алдык. Бу фильмны без, фантазиябезне эшкә җигеп, татар авылы итеп корылган мәйданчыкта төшер­дек.
Испаниядә татар лагере юктан гына барлыкка килмәде. Ул туган телне саклау һәм килер буыннарга җиткерү максатыннан булдырылды. Беркемгә дә сер түгел, Европада яшәүче татар гаилә­ләрендә тәрбияләнгән балалар, башлыча, Европа тел­ләрендә аралаша. Европа телләрендә сөйләшәләр дип кенә аларга кул селтәргә ярамый. Телне ничек тә өйрәтергә, туган телне өйрәнергә кирәклеген балачактан ук күңелләренә сеңдерергә кирәк. Испаниядәге татар лагере әнә шул максатны күз уңында тота. Лагерьга Татарстан балаларының ял итәргә һәм сәламәтлеген ныгытырга килүе дә файдага гына. Алар Европада яшәүче балаларны татар теле нечкәлекләренә өйрәтә. Ә мондагы балалары, киресенчә, аларга инглиз телен камилләштерергә ярдәм итә.
Шунысы кызганыч, лагерь өч ел рәттән эшләп килсә дә, анда Башкортстаннан килүчеләр әлегә булмады. Мин ышанам, әлеге язма басылып чыкканнан соң Башкортстанда да безнең лагерь белән кызыксынучылар табылыр, Иншә Аллаһ! Ни генә дисәң дә, бүгенге Интернет заманында өлкәннәргә дә, балаларга да якыннан аралашу җитми. Балаларны кесә телефоннарыннан, планшетлардан, гаджетлардан аерып алу өчен әнә шундый лагерьлар, башка төрле профильле берләш­мәләр кирәк. Сез белсәгез татар фильмын төшергәндә алар­ның ничек теләп катнашканнарын, үзләрендәге артислык сәләтләрен ачканнарын! Шуңа, форсаттан файдаланып, мин Башкортстанда яшәүче балаларны да бу лагерьга чакырып калам.
— Күптән түгел Гөлсинә Галимуллинаның “Тау җылысы” китабын укып чыктым. Аңла­вымча, ул аны 2016 елда Брюс­сельгә китап укучылар белән очрашуга барып кайтканнан соң язган һәм аның төп прототибы Сездән күчереп язылган. Гөлсинә апаны Брюссельгә чакыру уе каян килде Сезгә?
— Миңа, Бельгия татарлары җәмгыяте рәисе буларак, чит илдә яшәүче милләттәшләребезне төрле татар китаплары һәм милли матбугат басмалары белән тәэмин итәргә туры килә. Яшь ата-аналар балалары өчен “Әлифба”, чагу сурәтле шигырь, әкият китаплары сораса, өлкәнрәк буын кешеләре әдәби китапларга заказ бирә. Хәтта Бельгия кешеләре арасында да Казанның архитектурасы, гореф-гадәтләре белән бәйле китаплар сораучылар бар.
Көннәрдән бер көнне шунысына игътибар итә башладым: Сабантуйларда һәм башка милли бәй­рәмнәрдә татарча китаплар бүләк итсәм, катнашучыларның йөзләре тагын да ныграк балкып китә. Шуны күреп, мин Казаннан татарча китап­лар соратып ала башладым. Үзем кайтканда да чемоданыма гел китаплар гына төяп килә идем. Биредә яшәүче милләттәшләрем хәтта миңа Казаннан ияреп кайткан “Сөембикә”, “Идел”, “Казан утлары” журналла­рының искерәк номерларына да корылыктан соң шифалы яңгырга туенган җир кебек сөенәләр иде.
Казанга бер кайтуымда кибеттән Гөлсинә Галимулли­наның Татарстан Милли китап­ханәсе үткәргән ”Ел китабы-2014” номинациясендә җиңү яулаган “Күгәрчен оя корганда” китабын сатып алдым. Мин аны бер тында укып чыктым. Гөлсинә апа белән электән таныш булганга күрә­дерме, бу әсәрне мин аеруча яратып кабул иттем. Китапларны Бельгиягә алып кайтып, биредә яшәүче милләттәшләремә дә укыттым. Мин генә түгел, Бельгия татарлары да яратты аның бу китабын. Кулдан кулга йөртеп укыдылар.
Баштарак Гөлсинә Галимул­лина­ның китапларын Сабантуйларда һәм башка милли бәй­рәмнәрдә катнашучыларга бүләк иткән булсак, тора-бара без китап күргәзмәләре оештыра башладык һәм, берничә ел үтүгә, үзен дә Брюссельгә кунакка чакырдык. Гөлсинә апа бик теләп риза булды. Шулай итеп, 2016 елда Бельгиядә тәүге тапкыр татар язучысының китап презентациясе узды. Гөлсинә Наил кызы, беренче минутлардан ук мөлаем­леге, гадилеге белән Бельгия татарлары күңелен яулап алды.
Русиянең Брюссельдәге Фән һәм мәдәният үзәгендә Гөлсинә Галимуллина белән узган иҗади очрашуга Бельгиянең төп халкы арасыннан да килүчеләр бар иде. Шуңа күрә чара барышында Гөлсинә апаның татарча чыгышы урыс һәм француз телләренә дә тәрҗемә итеп барылды. Бу эшне күп телләр белүче кызларыбыз Әлфия Харисова белән Алия Кадерова башкарды.
“Сезнең чыгышыгызны тыңла­ганнан соң без туган як җылысын тойгандай булдык. Гөлдәй назлы туган телебездә шундый матур әсәрләр иҗат итеп куандырганыгыз һәм ерак араларны якын итеп килгәнегез өчен зур рәхмәт сезгә”, — диде чара соңында җәмгыя­тебезнең иң актив әгъзасы Зәйнәп Ситдыйкова. Мин исә Гөлсинә Галимуллинага Бельгия татарлары җәмгыятенең Рәхмәт хатын тапшырдым. Шулай ук, аңа Русиянең Бельгиядәге Илчелеге исеменнән дә Мактау кәгазе тапшырылды.
Берничә көннән соң шушындый ук очрашулар Бельгиянең французлар яши торган Льеж шәһәрендә узды. Анда да Гөлсинә Наил кызының әсәрләре белән яхшы таныш китап укучылар җыелган иде.
Дөресен әйтим, беренче тапкыр килүендә өч атна торса да, ул гына безгә җитми калды. Менә шушыны күзаллап, бер ел узуга без аны янә Бельгиягә чакырдык. “Аулак өй” бәйрәменә. Гөлсинә апа Сабадан кабасына кадәр күтәреп килеп җитте һәм “Аулак өй” барышында анда катнашучыларга җеп эрләү буенча осталык дәресе дә күрсәтте. Бу чарага Кельн шәһәреннән гаи­ләсе белән бергә Флүзә Ишмәтова да килгән иде. Ул 5 энә белән бәйләү үрнәген тәкъдим итте. Гөлчиһрә Тимашева исемле катнашучыбыз тамбурлы чигү технологиясе белән таныштырды, Нидерландтан Ләйсән Гафурова исә тиредән аяк киеме тегү үрнәген күрсәтте. Аделина Ситдыйкова әнисе Зәйнәп ханым ярдәме белән тәлинкәләрне милли итеп бизәүне тәкъдим итте. Кул эшләренә багышланган чарада, традиция буенча, мөнәҗәтләр, җырлар яңгы­рады, биюләр, бәетләр башкарылды. Шулай ук, чара барышында “Йөзек салыш”, “Йолдыз санау”, “Наза” кебек уеннар уйналды. Гомумән, әлеге чара күңелләрдә тик матур хатирәләр калдырды. Ул вакытта, әлбәттә, Гөлсинә апа шушы очрашулар тәэсиреннән соң “Тау җылысы” дигән китап язар, аның прототибы итеп мине алыр дигән уй күңелгә дә кереп чыкмады. Күпмедер вакыт үтүгә ул: “Мин сезнең хакта “Тау җылысы” дигән китап язам”, дип электрон хат юллагач, бер мәлгә югалып калдым. Аннары йөрәгемнең шатлыктан тагын да шәбрәк тибә башлавын тойдым. Бу китап безнең җәмгыятьнең 10 еллык эшчән­легенә үзенә күрә бер бүләк тә булып чыкты. Әлеге әсәрендә Гөлсинә апа бер татар хатын-кызы язмышы аша “Читтә яшәп тә милли рухны саклап калып буламы?” дигән сорауга җавап эзли һәм аны таба да. Ә барлык кызларның язмышы бер инде — туган нигездән читкә чыгып китү: кемдер 5 чакрым ераклыкка китә, кемдер 5000... Хәер, эш туган йортың белән араның ераклыгында-якынлыгындамыни? Иң мөһиме — тамырларыңны саклау һәм милләтеңә тугры һәм хәерхаклы булу бит!
— Лилия ханым! “Бельгия татарлары” җәмгыятендә 500гә якын кеше исәпләнә, дидегез? Шулар арасында тумышлары белән Башкортстаннан булганнар бармы? Гомумән, сезнең җәм­гыятьнең татарлар күпләп яшәгән безнең республика белән бәйләнеше ничегрәк?
— Башкортстан диюгә минем күз алдына башкорт балы килә. Башкортстанның бренды булган бал безгә төрле юллар белән килеп җитә. Табыныбыздан башкорт балы беркайчан да өзелми. Хөрмәтле башкортстанлылар! Сезгә үтенечем шул: бу һөнәрегезне туктата күр­мәгез! Башкорт балы — җанга да, тәнгә дә шифа бирә торган милли ризыгыгыз сезнең. Минем ничәмә ничә төрле бал тәмләп караганым бар. Ләкин шуларның берсенең дә тәме башкорт балыныкына җитә алмый!
Кызганыч, Бельгиядә мин башкорт милләтеннән булган кеше­ләрне очратканым юк. Ә менә Башкортстан татарлары безнең җәм­гыять әгъзалары арасында бар. Мисалга, Бишбүләк районыннан Илдус һәм Зәйнәп гаиләсе — нәкъ шундыйлардан. Мин ышанам: килер бер көн, безнең дә Башкортстаннан килеп, Бельгиядә төпләнеп яшәүче башкортлар-татарлар белән аралар якынаер, бәлки, шушы мәкаләне укып та безнең белән бәйләнешкә керүчеләр булыр. “Бельгия татарлары” җәмгыяте дип аталсак та, без үз сафларыбызга башкорт милләтеннән булган кешеләрне дә бик теләп алабыз. Алда әйткәнемчә, җәмгыять үткәр­гән чараларга хәтта Бель­гиянең төп халыклары да бик теләп йөри. Чөнки югары мәдәниятле кеше ул башка милләтнең гореф-гадәтләре белән дә бик теләп кызыксына, һәр милләт кешесе белән дус-тату яшәргә омтыла.
— Лилия ханым! Тыңлап-тыңлап торам да, күпләр башкара алмаган эшләрне сезнең Европа хәтле Европада башкаруыгызга сокланам. Читтә яшәүче барлык милләт­тәш­ләребез дә телебезне, гореф-гадәтлә­ре­безне саклау юнә­лешендә Сезнең кебек шушылай армый-талмый эшләсә, тиз генә югалмас ул безнең телебез, югалмас әле безнең гореф-гадәтләребез. Барысы да тик үзебездән генә тора. Барысы да үзебезнең кулда.

Лилия Вәлиева ире Жан  Шмидт белән.Лилия Вәлиева ире Жан Шмидт белән.Лилия Вәлиеваның кече кызы  Амели Шмидт “Татар моңы”  конкурсында чыгыш ясый.Лилия Вәлиеваның кече кызы Амели Шмидт “Татар моңы” конкурсында чыгыш ясый.Испаниядәге татар лагерена килүчеләр белән.Испаниядәге татар лагерена килүчеләр белән.



Венера Мәҗитова,
Русия һәм Башкортстан
Журналистлар берлекләре әгъзасы, Татарстанның
массмедиа һәм журналистика өлкәсендәге XX “Бәллүр каләм” конкурсының
“Туган тел” номинациясе җиңүчесе.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»