Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » АКШта яшәүче галим-химик Вил Мирзаянов яман шеш авыруы белән көрәшә.

АКШта яшәүче галим-химик Вил Мирзаянов яман шеш авыруы белән көрәшә.
19.12.2018 / Милләт

АКШта яшәүче галим-химик Вил Мирзаянов яман шеш авыруы белән көрәшә. Ә туган авылында ул хатыны Гейл белән бергә салдырган мәчеттә аның сәламәтләнүен сорап дога кылалар.

Галим гормональ препаратлар кулланган. Интенсив рәвештә дәвалаганнан соң, муенның өч сөяктән торган тулы бер буыны зыян күргән. 30 ноябрьдә танылган нейрохирург Нәзир Курейши үз командасы белән 3-5 сәгать дәвамында буыннарны алыштыру өчен операция үткәргән.

"Хәзер мин алга карый алам һәм кулларым да хәрәкәтләнә башлады. Алда радиацион терапия көтелә, вакытны югалтмаска тырышам. Яттан намаз укырга өйрәндем һәм берничә айдан соң аны бөтен шартларына туры китереп башкарып чыга алырмын дип уйлыйм. Гарәп телен өйрәнүне дәвам итәм. Ни дисәң дә, яшәү матур һәм аның өчен көрәшергә кирәк", - дип язды галим социаль челтәрдәге битендә.

Вил Мирзаяновта яман шеш августта ачыклана. "Әлеге авыру хакында табиблар 7 август көнне хәбәр итте. Мине гормональ терапия ярдәмендә дәваладылар. Аның нәтиҗәсендә яман шеш күзәнәкләренең биш проценты юкка чыгарга һәм кешеләр 15-20 елга кадәр яшәргә сәләтле", - ди ул.

Галим барлык ир-атларга кан анализы тапшырып, яман шеш авыруына тикшерү узарга киңәш итә. Аның әйтүенчә, иртә стадиядә бу чирдән дәваларга мөмкин.

Дүртөйле районының Иске Кәңгеш авылында яшәүче туганнары белән ул скайп аша аралашып тора, моңа кадәр мәчет төзелешен дә күзәтеп барды. Туганы авылы халкы, якыннары аңа сәламәтлек тели.



Фото: "Татары мира" сайтыннан алынды.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Авыл мәктәпләрен ябалар
Сегодня, 11:48 :: Мәгариф
Авыл мәктәпләрен ябалар
Без монда да яхшырак булдырабыз
Сегодня, 11:10 :: Икътисад
Без монда да яхшырак булдырабыз
Салкыннарда өшүдән сак булыгыз!
Сегодня, 10:58 :: Сәламәтлек саклау
Салкыннарда өшүдән сак булыгыз!
Тауда туңып үлгән
Сегодня, 10:47 :: Җәмгыять
Тауда туңып үлгән
Югыйсә, азганнар иде....
Сегодня, 10:42 :: Социаль өлкә
Югыйсә, азганнар иде....




Новости русской версии сайта

Яңа номер

8 (25312) от 22 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»