Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Татар милли проектлары өчен грантны кемнәр алды?

Татар милли проектлары өчен грантны кемнәр алды?
26.12.2018 / Милләт

Татар милли проектлары өчен грантны кемнәр алды?“Татар-информ” хәбәр итүенчә, Татарстан Хөкүмәте Россия төбәкләрендә милли проектларын булдыру максаты белән 27 татар иҗтимагый оешмасына 10 миллион сумнан артык грантлар биргән. Бу хакта мәгълүмат Бөтендөнья татар конгрессы сайтында урнаштырылган.

Проектлар арасында иң зур грантка Ульяновск өлкәсенең татар иҗтимагый оешмасы оештырган Беренче төбәкара “Сәгыйров укулары” лаек булган. Проект татар шагыйре һәм рәссамы Гакыйль Сәгыйровның 80 еллык юбилеена багышлана. “Сәгыйров укулары” өчен 477 мең сум бүленгән.

Икенче урында - Краснодар крае татарларының “ЯР” дип аталучы милли-мәдәни автономиясе проекты. Автономия Енисей татарлары турында “Земля, ставшая Родиной” дигән фильм төшерүгә 468 мең сум алган.

“Идел” фонды Халыкара “Идел” татар-башкорт җыр фестивален үткәрүгә -- 456 мең сум, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте “Гаилә учагы” фестивален үткәрүгә - 411 мең сум, “Башкортстан татарлары конгрессы” “FOLK CRAFT” дигән иҗади форум оештыруга 212 мең сумлык грант алган.

Шулай ук, исемлектә Русия Президенты, өлкә хөкүмәтләре, шәһәр муниципаль берәмлеге грантларын алучылар да бар. Алар арасында 1 миллион сум Сахалин өлкәсе Хөкүмәте тарафыннан Көньяк Сахалинск шәһәре татар автономиясенә бирелде.




Фото: "Татар-информ" сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»