Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Исеме аның якты нур кебек

Исеме аның якты нур кебек
14.01.2019 / Милләт

Исеме аның якты нур кебекМәрьям Солтанова-Акчуринаның тууына 160 ел тула.

Шуңа әзерлек кысаларында Уфада “Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге дискуссия клубы” эшли башлады, дип язалар Бөтендөнья татар конгрессы сайтында.

Аның башында татар дөньясында киң билгеле җәмәгатьче Нәфисә Акчурина тора. Тирән идеологияле, милләтебезнең киләчәген төзиячәк яшьләр белән актив эшләүче, милләтнең киләчәге өчен сүздә генә борчылмаган бу шәхес - Акчуриннар нәселенең олуг эшләрен дәвам итүчеләрдән. “Мәрьям Солтанова-Акчурина дискуссия клубы”нда милли-мәдәни агарту эшенә дөрес юнәлеш сайлап, аны эзмә-эзлекле алып баруда зур фидакарьлек күрсәтә ул. Нәтиҗәдә, Клубның эшчәнлеге милләттәшләр арасында зур кызыксыну уятты.

Мәрьям Акчурина исемен, аның милләт өчен кылган олуг эшләрен кайтарып күрсәтү, киң җәмәгатьчелек хәтерендә үткәннәрне уяту, өйрәнү, яшьләр арасында шәхеснең исемен пропагандалау һәм мәңгеләштерү максаты - клубның бурычы.

Исеме аның якты нур кебек


Уфаның ерак тарих белән бәйле урыны, билгеле Тукай урамында, Диния нәзарәте каршында урнашкан архитектура һәйкәле булган ике катлы, кызыл кирпечтән төзелгән элекке бина күпләргә әле билгесез булган тарихи мәгълүматларны саклый.

ХIX йөз ахыры – ХХ йөз башында ул вакыттагы Спас һәм Фролов (соңрак Воскресение) урамнары кисешкән урында төзелгән бу йорт кайчандыр Беренче мөселман хатын-кызлар комитеты рәисе Мәрьям Тимербулат кызы Солтанова-Акчуринаныкы булган. Моны раслаучы тарихи тамга — ишек катында тимердән челтәрләп эшләнгән түбә кыегында «МС» хәрефләре тора…

Бу йортны Мәрьям кызына әтисе, күренекле меценат Тимербулат Акчурин төзеткән. Мәшһүр Мәрьям Акчурина анда яшь туташлар өчен училище ача. Кыз балаларга яңа методика буенча сабак бирелә.

Бүген инде Тукай урамындагы 33нче йорт архитектура һәйкәле булып тора. Моңа ирешү өчен Нәфисә Фәйрүз кызы җитәкчелегендәге актив төркем зур тырышлык салды.
Хәзер инде Уфаның мөселманнар Диния нәзарәтенә караган мәдрәсә Мәрьям Солтанова исемен йөртә.

Әмма әлегә кадәр киң җәмәгатьчелеккә Мәрьям Солтанова-Акчурина исеме, аның тәрҗемәи хәле, олуг эшчәнлеге, шәхеснең милләтебез өчен кылган изге гамәлләре ябык китаптай сер булып кала килде. Инде менә татарның мәшһүр кызы Мәрьям Акчуринаның туына 160 ел тулуны каршы алырга әзерләнәбез. Бу чаралар ошбу кимчелекләрне бетерүгә зур мөмкинлекләр ача.

Мәгърифәткә, нурга, камиллеккә омтылган, халкын, ул чорда бер хокуксыз татар хатын-кызларын шундый каршылыкларны җиңеп, яктылыкка, нурга иярткән, йөрәкләренә мәгърифәт орлыклары салган, күңелләрендә нур уяткан Мәрьям Солтанова-Акчурина исеме шулай ук изге гамәлләре белән кабат безнең мохиткә кайта. Башкортстан татарлары өчен бу вакыйга ифрат тирән мәгънәгә ия.




Фото: "Татары мира" сайтыннан алынды.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»