Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Сүздән эшкә күчәргә вакыт!

Сүздән эшкә күчәргә вакыт!
01.02.2019 / Милләт

Сүздән эшкә күчәргә вакыт!Татар телен саклау милли гәзит-журналларыбызга язылудан башлана.

Агымдагы ел бәйрәмнәргә бай. Аларны һәркем шатлык, ниндидер дәртле ашкыну, өмет белән көтеп ала. Яңа елга аяк басканда көтмәгәндә ясалган “күчтәнәч-сюрприз” безне тагын да шатландырды.


Чыгышлары белән Әпсәләм авылыннан булып, бүген берсе – Уфа, икенчесе Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче агалы-энеле Марат һәм Ирек Сәетовлар хакында инде районда гына түгел, республикада һәм аннан читтә дә яхшы беләләр. Алар бик күп иганәчелек акцияләрендә катнаша, үзләре дә оештыра. Моның белән алар өлкәннәрне дә, балаларны да чиксез сөендерә.
Иң куандырганы шул – алар инде берничә ел авыл китапха­нәсенә татар телендә чыгучы гәзит-журналлар яздырып килә. Быел да бу изге максатка үзләреннән
13 400 сум акча бүлгәннәр. Авыл китапханәсе быел да “Кызыл таң”, “Безнең гәҗит”, “Шәһри Казан” гәзитләре, “Сөембикә”, ”Казан утлары”, “Салават күпере” журналлары белән тулыланачак. Шуңа өстәп, бертуган Сәетовлар китап­ханәгә – 10 данә “Тулпар”, Корманай урта мәктәбенең балалар бакчасына “Әллүки” журналларын, Корманай урта мәктәбе укучылары һәм укытучылар коллективына – “Безнең гәҗит”, “Мәүсилә” мәчетенә – “Безнең вакыт”, авыл уңган­нарына “Кызыл таң”, “Безнең гәҗит”, “Шәһри Казан” гәзитләренә язылу квитанцияләрен тапшырды.
Моңардан да зур бүләкнең булуы мөмкинме соң? Әлеге эшкуарлар, туган төбәк, туган җир, авылдашлары турында хәстәрлек күреп, аларны рухи яктан үстерүгә күп көч сала. Кылган изге эшләре өчен без аларга чиксез рәхмәтле!
Бүген татар телен, милләтне саклау турында күп сөйләргә яратабыз. Ләкин күпчелектә эш сүздән узмый. Ә бит моның өчен күп тә кирәкми: балаларың белән татарча сөйләш, аларны татар сыйныфларына укырга бир (гариза язсаң, туган тел итеп татар телен укытуны беркем дә тыймый), татар те­лендәге матбугатка языл. Уйлап карасаң, республикада авылдан чыккан, татар милләтеннән булган эшкуарлар, төрле дәрәҗәдәге чиновниклар бихисап. Ләкин аларның күпчелеге телебезне, милли матбугатны яклау өчен ашкынып тормый, һәрхәлдә, бу максатка бер тиен акчаларын да сарыф итә­селәре килми. Бертуган Марат һәм Ирек Сәетовлар кебек фидакарь затлар, кызганычка каршы, бик сирәк шул...
Шул уңайдан республикада яшәүче башка татар эшкуарларына, хәер, гади укучыларга да, мөрәҗәгать итәсе килә. Авыл китапханәләренә, мәктәпләргә, балалар бакчаларына, якыннары­гызның туган көннәренә, күркәм юбилейларына “Кызыл таң” гәзитен, “Тулпар” журналын, балаларыгызга “Әллүки” журналын бүләк итсәгез, алар бу басмаларны ел буе рәхәтләнеп укыячак, башларына – фикер, фәһем, гыйбрәт, җаннарына сихәт алачак. Бу милләтебезне, телебезне үстерүгә дә, авылларны саклауга да хезмәт итәр иде. Әйдәгез, шушы башлангычны күтәреп алып, туган-тумачаларыбызга, якыннарыбызга милли гәзит-журналларга язылу бүләк итик!

Флүзә КЛЯВЛИНА.
Авыргазы районы,
Әпсәләм авылы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Казаннарга барам әле...
Вчера, 15:05 :: Җәмгыять
Казаннарга барам әле...
Яшь гаиләләргә - акчалата ярдәм!
Вчера, 14:48 :: Җәмгыять
Яшь гаиләләргә - акчалата ярдәм!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

47 (25351) от 23 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»