Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Татарстанда дәүләт премиясеннән баш тартучылар артты

Татарстанда дәүләт премиясеннән баш тартучылар артты
13.02.2019 / Милләт

Татарстанда дәүләт премиясеннән баш тартучылар артты Айдар Хәлимнең Тукай премиясе бирелүгә мөнәсәбәтен язган идек инде. Хәзер Муса Җәлил премиясеннән баш тартучы табылган. Бу ни хәл?

Йолдыз Миңнуллина Җәлил премиясен яшьләр белән эшләүчеләргә биргән очракта, премиягә Рифә Рахманның лаек булуын әйтә. Бу хактагы фикерләрен ул «Татар-информ» хәбәрчесе белән бүлешкән.

«Мине Җәлил премиясенә күрсәтү турында миңа Берлектән тәкъдим булды. Мин: «Рифә Рахманга бирдегезме?» - дип сорадым. «Юк», - диләр. «Әйдә, башта минем урынга аңа бирегез», - дидем. Нәтиҗәдә, Хәнәфи Бәдигый тәкъдим ителде», - ди Йолдыз Миңнуллина. «Әлбәттә, Хәнәфи Бәдигый да яшьләр белән эшләгәндер. Әмма миңа Рифә апаның алуы әһәмиятле иде шул», - ди ул.

Йолдыз Миңнуллина тәкъдим ителәсе кешенең тәкъдимнамәләр җыеп йөрүен сәер дип саный. «Лаек дип табылган кеше оешма тарафыннан тәкъдим ителә икән, ул инде үзен-үзе күрсәтеп, соранып йөрергә тиеш түгел», - ди Йолдыз Миңнуллина.

Быел Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә Татарстан Язучылар берлеге яшь шагыйрь Булат Ибраһимов белән өлкән яшьтәге Хәнәфи Бәдигыйны күрсәтте. Нәтиҗәдә, әлегә рәсми хәбәр ителмәсә дә, премиягә Хәнәфи Бәдигый лаек дип табылган. Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Хәнәфи Бәдигыйның әлеге премиягә тәкъдим ителү вазгыятенә ачыклык кертте.

Муса Җәлил исемендәге республика премиясе сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия, яшьләр эшчәнлеге, яшьләр программаларын гамәлгә ашыру өлкәсендә уңыш казанган талантлы яшьләргә, шулай ук, яшьләр белән эшләүчеләргә бирелә.

Рәсми мәгълүмат 15 февральдә – Муса Җәлилнең туган көнендә билгеле булачак.




Фото: "Татар-информ" агентлыгыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Казаннарга барам әле...
Вчера, 15:05 :: Җәмгыять
Казаннарга барам әле...
Яшь гаиләләргә - акчалата ярдәм!
Вчера, 14:48 :: Җәмгыять
Яшь гаиләләргә - акчалата ярдәм!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

47 (25351) от 23 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»