Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » "Төньяк башкала"да - татар гүзәлләре балкышы

"Төньяк башкала"да - татар гүзәлләре балкышы
24.03.2019 / Милләт

"Төньяк башкала"да - татар гүзәлләре балкышыСанкт-Петербургтагы "Рекорд" яшьләр сараенда "Татар кызы-2019" бәйгесе узды. Аны биредәге Татарлар ассоциациясе президенты Рөстәм Хучашаев һәм сәнгать җитәкчеләре Әлфия Мәүлетова белән Гөлнара Фәйзуллина шәһәрдә яшәүче милләттәшләр ярдәмендә оештырды.

- Бу көнне "Рекорд" яшьләр сарае гөрләп торды, - дип хәбәр итә безгә "төньяк башкала"дан Әлфия Мәүлетова. - Кызлар белән сайлап алу, башка төрле әзерлек чаралары күптән башланды. Финалга 6 кыз чыкты. Аларның һәрбесе дә - нур иясе, милләтебезнең йөзек кашы. Кызлар барысы да Санкт-Петербург дәүләт университетында белем ала, иҗтимагый, милли тормышта кайнап яши. Бәйге барышында алар туган телдә аралаша белүе, милли гореф-гадәтләрне ихтирам итүен күрсәтте, җырлды да, биеде дә. Бәйге нәтиҗәләре буена Юлиана Елезарова - "Мисс Санкт-Петерург", Зөлфия Слаева исә Ленинград өлкәсендә иң чибәр татар кызы исеменә лаек булды. Алар тиздән Казанда узачак халыкара "Татар кызы" бәйгесендә катнашачак.

"Төньяк башкала"да - татар гүзәлләре балкышы

"Төньяк башкала"да - татар гүзәлләре балкышы


Калган кызлар да төрле номинацияләрдә җиңү яулады һәм Санкт-Петербург эшкуарлары әзерләгән бүләкләргә лаек булды. Бәйрәмдә катнашучылар өчен "Казан күчтәнәче" дә бар иде - алар алдында җырчы Сөмбел Билалова чыгыш ясады.

Мондый чаралар киләчәктә дә оештырылачак, Нева ярларында яшәүче милләттәшләр үз гүзәлләребезгә сокланып, татар кызларының эчке һәм тышкы балкышын башкаларга да күрсәтә алыр, дип ышанам.

Әлфия Мәүлетова - Бүздәк кызы. Озак еллар "Шәрык" радиосында эшләде, радиотыңлаучыларның яраткан алып баручысы булды. Хәзер дә ул халыкка хезмәтен дәвам итә. "Безнекеләр булдыра!" - дими, ни диясең...




Фото: Әлфия Мәүлетова фотолары



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Вчера, 21:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Вчера, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Вчера, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»