Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Бөек Болгарга сәяхәт

Бөек Болгарга сәяхәт
24.08.2017 / Милләт

Бер төркем сәфәрчеләр.(Юлъязма гына түгел)

Инде берничә көн күнегелгән, гадәти тормыш белән яшим: эшкә йөрим, бакчада чүп утыйм, оныкларыма ашарга пешерәм. Ә үзем уем белән туктаусыз Бөек Болгарга сәяхәттән алынган һәм күңел дәфтәренә гомерлеккә җуелмас булып уелган тәэссоратларны, хис-тойгыларны актарам, шулар йогынтысында фани дөньяны, һәркайсыбызга бер генә бирелгән тормышны үзгәрәк, җетерәк күрәм, кадерен тирәнрәк тоям. Нинди сәяхәт соң ул, дисезме? Гаҗәеп ул. Уникаль ул. Шуңа күрә сиңа да шул хакта бераз гына сөйлисем килә, укучым.


1. Беренче көн. Бәләбәйдән унбиш кеше юлландык
Татарстан Мәдәният министрлыгы, Башкортстан Халыклар дуслыгы йорты, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә “Рамазан” төрки милли-мәгъри­фәтчелек җәмгыяте ел саен оештыручы әлеге программа турында, әлбәттә, без белә идек. Шулай да моңа кадәр менә шулай җыенып, бергә сәфәр чыгу мөм­кинлеген тапмадык, күрәсең, сәгате сукмаган булгандыр. Быел исә Бәләбәйдә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәк­чесе, зур оештыру осталыгына ия Галия ханым Әхмәтшина тырышлыгы белән, Аллаһка тапшырып, көтел­мәгән ачышларга, онытылмас очрашуларга, җыр-моңга гаять бай; халкыбызның ерак үткәненә сәфәр кылу һәм бүгенгесенә шатлану мөмкинлеге бирүче; рухи энергия бүләк итүче; татар һәм башкорт халкының дуслык, туганлык җеп­ләрен ныгытучы сәяхәткә Бәлә­бәй­дән хәтта ки унбиш кеше юлландык.
Әйткәндәй, бу сәфәрче­ләребез турында үзе бер китап язарлык. Берничә көндә, 25-30 июльдә, без бер-беребезне тагын да якыннанрак белдек, дуслаштык, аралаштык. “Тәмлекәй+” җәмгыяте директоры Зәримә Дәүләтшина, Русия Феде­рациясенең сәламәтлек саклау отличнигы Венера Галимова, инде алты мәртәбә шушы сәяхәттә булып, сәфәрчеләр арасында үз кеше булып беткән Римма апа Исхакова, шулай ук бөтен гомерен сәламәтлек сагына багышлаган, күп сабый­ларның кендек әбисе булган Нәзилә апа Гомәрова, кайбер журналистлар да кызыгырлык төпченү сәләтенә ия Илдар Шәфыйков һәм аның сабыр җәмәгате Фәния ханым, безнең фотохәбәрчебез ролен уйнаган, оста биюе белән күпләрне сокландырган Сания Рәшитова, сүзе белән дә, ихтирамлы мөнәсә­бәте белән дә һәрчак ярдәмгә килергә әзер Гөлфия Зиннәтул­лина, барысы турында кайгыртып, алдан йөрүче, чын мәгъ­нә­с­ендә җитәкче ролен үтәгән Галия ханым... Әйтәм бит, барысы да – олы хөрмәткә лаек кешеләр.
Менә шушы сәфәрчеләр, автобус эчендә үк бер матур коллективка тупланып, Дүртөйлегә, сәфәр башланачак Агыйдел буена юл алдык. Хәерле юл телә безгә, Бәләбәй!
2. Милли моңнар яңгырады, күңелләрне иркәләп
Уфадан зур автобусларда республиканың төрле төбәк­ләрен­нән башка сәфәрчеләребез дә килеп җиткәч, ямьле Агыйдел буенда тантаналы очрашу булды. “Рамазан” җәмгыяте җи­тәкчесе, сәяхәтне оештыру комитеты рәисе, БДУ доценты, Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисты Марат Шәрипов быелгы, исәп буенча XXIII республикаара программаның Австралиядә татарлар диаспорасына нигез салучы киң билгеле җәмәгать эшлеклесе, Көньяк Австралия татарлары ассоциациясе президенты Рөстәм Садрыйга багышлануын җиткерде һәм безнең белән бергә сәфәр кылачак чит ил татарлары: Австралиядән – Рөстәм Садрый һәм аның хәләле Рәмилә, Наил Габитов, шагыйрә София ханым, Финляндиядән Кәримә белән Эрдал Бәдрет­диннәр белән таныштырды.
Дүртөйле хакимияте башлыгы урынбасары безне сәламләп, хәерле юл теләгәч, районның сәхнә осталары милли җырлар, дәртле биюләр, гармун тавышлары белән күңелләрне иркә­ләде.
Ниһаять, йөзмә күпер-понтон белән безне “Борис Полевой” теплоходына күчереп тә куйдылар. Җылы каршы алганыгыз, кул болгап, хәерле юл теләп калганыгыз өчен рәхмәт сезгә, дүртөйлелеләр!
3. Чулман, безне каршы ал!
Без теплоходта. Без Башкорт­станыбызның гүзәл елгасы – Агыйдел кочагында. Каюталарга урнашып алгач ук палубага ашыктык. Агыйдел дулкын­нарының салмак көен тыңлап, ике як ярда калган яшел урманнарга, баш очында безне озата барган ак болытларга, мәңге ачылмас серләрне саклап агучы Агыйделгә сокланабыз. Күңел нечкәрүеннән бер җыр­лыйсы, бер елыйсы килә.
Бөтен теплоходны яңгыратып, “Рамазан” җәмгыятенең урындагы радиотапшырулары бара. Әйт­кәндәй, журналистлар Венера белән Рәүф Идрисовлар биш көн буена безгә татар һәм башкорт халкының иң күренекле җырчы­лары башкаруында иң гүзәл халык җырларын тыңлатып кинәндерде, халкыбызның кү­ренекле шәхесләре турында бәян итеп, мәгълүматы­бызны арттырды.
Теплоход ресторанында кичке ашны ашаганнан соң, тамаша залында XXIII “Бөек Болгарга сәяхәт” республикаара мәдәни программасын ачу тантанасы – республикада һәм аннан читтә билгеле сәфәрчеләр катнашлыгында зур концерт булды. Җыр-моң сөючеләр игътибарына халык артистлары Фән Вәли­әхмәтов, Әлфия Юлчурина, Марат Шәрипов, шулай ук Фәнир Галимов, Венера Шә­рипова, Илнур Газизов, Рамил Чурагулов яраткан җырларын, Дүрт­өйле шагыйре Фәнис Рәхмәтул­лин шигырьләрен тәкъдим иттеләр. БДПУ һәм БДУ студентларының җыр-биюләре, сәнгатьле итеп шигырь укулары дәртле, кабатланмас яшьлекнең гүзәл чагылышы булды.
...Иртәгә иртә, Мәскәү вакыты белән торырга кирәк, ә без һаман каютада фикер алышабыз, акрын гына көлешәбез. Палубага чыксак – могҗиза: Агыйдел безне Чулман – Кама кочагына тапшырган икән ләбаса! Кама юкка гына “зур су” дигәнне аңлатмый: менә ул, киң булып, кара-кучкыл дулкыннарын уйнатып, алдыбызда җәйрәп ята...
4. Икенче көн. Матур кала – Түбән Кама
Радиодан моңлы азан тавышына күзләрне ачабыз. Иртәнге процедураларны тәмамлагач, милли киемнәрдә, ак калфакларыбызны киеп, ярга ашыгабыз. Бу – ­безнең тәүге тукталыш, Түбән Кама шәһә­ре. Яр буенда шәһәр җитәкчеләре, сәхнә осталары безне җылы сүзләр, икмәк-тоз, чәкчәк белән каршы ала. Биюче егетебез Илнур Байбу­ловның җилкендереп башкортча биюе Башкортстан халкының туганнарча сәламен җиткерү билгесе булып кабул ителде. Җавап итеп биегән Түбән Кама кызлары-егетләренең чибәрлеге, асыл киемнәре таң калдырды.
2001, 2003 елларда Түбән Кама “Русиянең иң төзек шәһәре” конкурсында җиңүче булган, 2002 елда “Идел буеның мәдәни башкаласы” булып таныла; 2007 елда “Социаль өлкәдә иң яхшы муниципаль берәмлек” Бөтен­русия конкурсында җиңә.
Түбән Камада балалар өчен күп эшләнә. “Гаилә” паркы зурлыгы һәм матурлыгы, балалар өчен аттракционнары һәм уеннары, үзенә генә хас бизәлеше белән хәйран калдырды. Тукай паркында исә шагыйрьнең балачактан яхшы таныш әкият персонажлары белән очрашу милли тойгыларны көчәйт­те.
Парк Тукай китапханәсенә алып чыга. Ул ике бинадан тора: берсе өлкәннәр өчен китапханә булса, икенчесе – балалар өчен. Безнең әнә шул балалар китапханәсендә соклануыбызның чиге булмады. Мондый җирдә укымас җиреңнән укырсың, “китап җене” кагылмас җиреннән кагылыр.
Аннары без Түбән Каманың Җәмигъ мәчетендә булдык. Гыйба­дәтханә имамының фә­һемле вәгазен тыңладык, хәер­ләр салып, дөньядан киткән якыннарыбыз рухына догалар укуын үтенеп, мәчет хез­мәткәренә исем-шәрифләре­безне язып калдырдык.
5. Рөстәм Садрый – затлы шәхес
Түбән Кама белән хушлашып, аның турында иң матур тәэссо­ратлар белән теплоходка кайттык. Анда исә җанлы мәдәни тормыш тагын дәвам итә. Бу көнне безнең игътибарга Башкортстан һәм Татарстан халык җырчысы Фән Вәлиәхмәтов белән Татарстанның атказанган артисты, игелекле гамәлләре белән ике республикада гына түгел, хәзер инде бөтен Русиядә танылу яулаган Фәнир Галимов җырларын тәкъдим иттеләр. Фән абыйның, тальян гармунын уйнатып, халык җырларын башкаруы, әлбәттә, бу концертның иң чагу өлеше булды. Буыннардан буыннарга күчеп, илаһи моң булып сакланып, бүгенгә кадәр яшәп килгән гасырлар авазы бул­ганга микән, халкыбызның мәңге үлмәс җыр­ларын тыңлап та, җырлап та туймыйсың.
Кичке якта, ниһаять, без Аделаидада татар диаспорасына нигез салучы, билгеле җәмәгать эшлеклесе, Көньяк Австралия татарлары ассоциациясе президенты Рөстәм Садрый белән якыннан таныштык.
Кичәне сүз остасы Марат Шәрипов үзе алып барды. Әй­тергә кирәк, биш көн дәвамында барлык мәдәни чараларның да алыштыргысыз алып баручысы булды ул.
Рөстәм Садрый – бөтен дөньяга чәчелеп, сибелеп яшәү­че милләт­тәшләребезнең бер баласы. Көн­чыгыш Төркес­танның Кульджа шәһәрендә (әле Кытай­ның Синьзцян-Уйгыр автономияле округы), тамырлары Казан губернасына караучы гаиләдә туа ул. Әтисе Сәгыйть Садрый – уңышлы бизнесмен. Мәдәни революция елларында властьлар тарафыннан репрес­сиягә эләгә, барлык милке тартып алына, ә үзе җиде елга төрмәгә утыртыла. Әнисе Ләйлә Садрый – укымыш­лы, акыллы хатын. Ире белән Австралиягә китү хыялын тормышка ашырырга тырышкан өчен лагерьга озатыла. Дүрт уллары һәм бер кызлары туганнары карамагында кала.
Үсә төшкәч, Рөстәм, туган татар, урыс, казах һәм уйгыр телләрен белү өстенә, кытай һәм инглиз телләрен өйрәнә.19 ел буе төрле инстанцияләрдә йөреп иза чик­кәннән соң, Садрыйлар гаиләсе Австралия хөкүмәтенең махсус программасы буенча бишенче континентка юл ала.
Австралиядә Рөстәм Садрый Аделаида университетын тәмам­лый, 1980 елда кандидатлык дәрә­җәсен яклый. Магистр дәрә­җәсен алып, эксперт сыйфатында Европада, Якын Көнчыгышта эшли. Сәяси һәм тарихи темаларга мәкаләләр бастыра, аларның кай­берләре АКШ Конгрессы китап­ханәсендә саклана.
Рөстәм Садрый, кирәкле документлар һәм Устав әзерләп, Көньяк Австралия татарлары ассоциациясен терки, үзе аның президенты була. Коммерция эшчәнлеге белән шөгыльләнеп, Көньяк Австралия татарлары җәмгыятенә ярдәм күрсәтә. Аның дүрт кызы бар, берсе инде магистр дәрәҗәсе алган. Кыскасы, милләтебезнең лаеклы, күренекле улы; кайда гына яшәсә дә, татарның булдыклы, укымышлы булуын ачык күрсәткән соклангыч шәхес.
Беләсезме, хәйран калдырганы шул: Рөстәм Садрый туган Ватанына кайтуына мең рәх­мәтле булуын белдергән чыгышларында чит телләрдән ник бер сүз кыстырсын – матур итеп, саф татарча сөйли. Сабак алырлык үрнәк.
6. Өченче көн. Туфрагыңны үбәм, Бөек Болгар!
Радиодан моңлы азан тавышына күзләремне ачам. Бүген сәя­хәтебезнең өченче көне, рухи кыйблабыз – Болгар иленә багышланганы.
Биредә дә безне ачык йөз, җылы сүз белән каршы алдылар. Без озын көн буе изге Болгар җирендә экскурсиядә булып, экскурсоводлар ярдәмендә ата-бабаларыбызның соклангыч тормышын һәм шәһри Болгарның аянычлы язмышын янә йөрәгебез аша үткәрдек. Әйткәндәй, Болгар тарихи-археологик комплексы 23 июньдә Катар башкаласы Доһада ЮНЕСКО Дөнья ядкарьләре комитеты утырышында ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән һәм бу күп нәрсә хакында сөйли.
...Изге Болгар җире, уем белән тагын синең туфрагыңны үбәм. Синдә ерак ата-бабаларыбыз рухына зиярәт кылып, катлам-катлам тарихыңны актарып, сафланып, уйчанланып, җит­диләнеп калдык. Син безнең өчен күз яшебез дә, татлы хисләребез дә. Юк, без инде сине калдырып китә алмыйбыз, күңел­ләргә күчеп, син безнең дөньябызда яшисең. Син – яшәргә, ә без сине яшәтергә тиеш!
Монда булган бөек
Болгар иле...
Кулым белән сыйпыйм
ташларын.
Ерак бабаларның
туган җире...
Бигрәк моңсу ата таңнары.
Җилләр белән бергә
елый-елый
Танышып йөргән идем
бер таңда.
Өзгәләнгән иде бер
былбылкош,
Идел буендагы бер талда.
Җилләр белән бергә
үкси-үкси,
Ташлар иңрәвен
мин тыңладым.
Үзем белән и аласым килде
Бар иңрәүне –
җанга сыймады.
Болгар ташларының
иңрәвеннән
Күтәралган кадәр
алдым мин.
Җиңелрәк булсын
бабамнарга –
Җаным белән анда
калдым мин.
Җаным белән анда
калдым мин...

7. Кеше булып калган ул!
Дулкынланып, яңа хис-тойгылар белән теплоходка кайтуга безне тагын бер онытылмас чара көтеп алды. Марат Сабит улы Австра­лиядәге татар диаспо­расының тагын бер вәкиле, безнең белән бергә сәфәр кылучы Наил Габитов белән очрашу оештырды.
Шактый олы яшьтә инде Наил абый, ә шулай да бүген күпләр аңлый алмаган ватанпәрвәрлек хисе, Ватан сагышы аны да туган җирен күрергә насыйп иткән – 24 сәгать самолетта очып, ашкынып кайткан ул. Мөлаем бу абыйның татарлыгын, милләт хисен, кешелеклелеген югалтмавы, туган телне онытмавы алдында баш иярлек. Ул туган Кульджа шәһәрендә урыс теленнән уйгыр теленә тәр­җемәче булып СССР Консуллыгында эшләгән чакта, 21 яшендә, безнең илләр арасында мөнә­сәсбәтләр бозылып киткән чорда, илебезгә чакырылып кайтарылып, сак астына алына һәм судсыз-нисез 18 ел (!) ялгыз камерада утыра. Төрле дәүләт һәм күзәтү органнарына күпсанлы язма гаризаларга ул елларда да, бүгенге көнгә кадәр дә җавап булмый. Рөстәм Садрыйның тырышлыгы белән Наил Габитов һәм башкалар төрмәдән чыгарыла. Аннары Наил Габитов та Австра­лиягә китә. Каһәрле, юеш, сасы камерада бөтен яшь гомерен уздырып та акылдан язмаган, сынмаган, сыгылмаган, киресенчә, матур күңелле кеше булып калган Наил Габитовка хатыны ышанычлы, җылы гаилә учагы булдырган, алар ике балаларына яхшы тәрбия биреп үстергән.
Безнең белән сәфәр кылучы фин татарлары – ирле-хатынлы Эр­дал белән Кәримә Бәдрет­диннәр дә бездә чиксез соклану хисе уятты. Аларның бер-берсенә, тирә-юньдәгеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәте, башка телдән бер сүз кыстырмыйча татар телендә генә сөйләшүе хәйран калдырды. Без күптән инде күнеккән “самолет” сүзе дә алар өчен – “очкыч”. Ә инде без, бер төркем җыр-моң сөю­челәр, баянга кушылып җырлап утырганда, сүзләрен белмичә, төртелеп калгач, “Эзлә­дем, бәгъ­рем, сине” җырының сүзләрен дә алар әйтеп җибәргәч, бөтенләй телсез калдык. И газиз туган телем, чит илләрдә кадереңне беләләр, без соң сине рәнҗетмибезме?..
8. Татарны – моң, моңны татар яшәтә
Кич белән җыр дөньясында танылу яулаган, яраткан җырчыбыз Филүс Каһировның концерты булачагын белә идек инде. Без, бәләбәйлеләр өчен, ул аеруча якын, чөнки тумышы белән күрше Бүздәк районы егете. Чын җыр, чын җырчы, югары җыр сәнгате безне Иделсудай тирән, сагышлы, серле, затлы татар моңы дөньясына алып керде дә хисләребезне нечкәртте, күңел офыкларыбызны яктыртты. Филүс – Филүс инде, җиңел-җилпе җырлар, фонограмма аның өчен түгел. Репертуарында “Сандугач” кебек мәңге үлмәс җырлар, тамашачыга ихтирам, йөрәккә ятышлы матур тавыш. Шундый талантлы улларың өчен рәхмәт сиңа, халкым!
9. Дүртенче көн. “Тор, шәкерт! Җиттек Казанга!”
Моңлы азан тавышына күз­ләре­безне ачабыз. Без бүген – Казанда!
Тиз үк җыенып, ярга ашыгабыз. Безне зур кунаклар итеп, җыр-биюләр, икмәк, чәкчәк белән каршы алалар. Алар арасында Татар­станның дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Разил Вәлиев үзе бар. Җылы сүзләр, кочаклашу-күрешүләр...
Менә бүләкләүләр башлана. Рөстәм Садрыйга һәм Башкортстанда “Ак калфак” татар хатын-кызлары ассоциациясе җитәк­чесе Люция Вафинага – Бертуган Рә­миев­лар исемендәге Халыкара премия, матур-матур җыр­лары белән киң билгеле композитор һәм шагыйрь Мидхәт Әбделмановка “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелү турында таныклык тапшырылды. Тантанада күркәм эш-гамәлләре өчен Татар­станның Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр алучылар арасында безнең җи­тәкчебез Галия Канзәфәр кызының да булуы аеруча шатландырды, үзебез өчен горурлык хисен арттырды.
Ничә килсәк тә, Казанның матурлыгына, елдан-ел зураюына, яңаруына сокланудан туймыйбыз. 2005 елда үзенең 1000 еллыгын билгеләгән Казанның Русиянең өченче башкаласы, илнең икътисади, фәнни һәм мәдәни үзәклә­ренең берсе икәне мәгълүм. Биредә 100дән артык милләт вәкиле, 1,2 миллион кеше яши. Казан урам­нарының истә­лекле урыннары, күренекле шәхесләргә һәйкәлләр, Кремль­нең мәһабәтлеге, Сөембикә-ханбикә манарасы, Кол Шәриф мәчетенең гүзәллеге, “Татар авылы” комплексының зәвыклыгы турында сөйләү генә аз, аларны барып үзеңә күрергә, күңел дөньяңа алырга, яшәвең эчтә­леген архитектура иҗа­тының гүзәл үрнәкләре белән, кадерле, аянычлы тарихына һәйкәл булган әлеге изге мирас белән баетырга кирәк, минемчә. Гүзәл Казанга экскурсиябез автобусларда Арча районына, Кырлай авылына юнәлү белән дәвам итте.
10. Сиңа килдек, Тукай...
Гәрчә сәфәрчеләрнең байтагы монда булса да, программада анда бару каралуы барысын да шатландырды. Гаҗәеп матур төбәк ул Арча ягы.
Габдулла Тукайны бәләкәй вакытында үзенә сыендырган Яңа Кырлай авылы үзе үк мемориаль һәйкәл булып тора. Монда һәр сукмакта, су буйларында Тукай эзләре саклана сыман. Тукай Кырлай авылында Сәгъди абзыйлар гаиләсендә өч елга якын яши. Аның гади крестьян тормышының көнкүреше белән танышуы нәкъ шушы Кырлайдан башлана. Монда ул мәдрәсәгә йөреп белем ала, халык иҗаты гәүһәрләре белән таныша. “Бу Кырлай авылы – минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным”, – дип язган соңыннан шагыйрь.
Яңа Кырлайда шагыйрьгә багышланган музей экспозициясе башта авыл китапханәсендә оештырылган булган, аннары халык рәссамы Б. Урманче проекты белән яңа музей комплексы бинасы төзелгән. Ул үз эченә ике экспозицияне ала: Сәгъди абзый йорты һәм “Г. Тукайның тормышы һәм иҗаты” дигән әдәби-нәфис экспозиция. Соң­гысы махсус төзелгән ике катлы бинада урын алган, экспонатларга гаять бай.
Без, экспозицияләрнең икесен дә карап, Тукайны өйрә­нүебезне дәвам иттек, уйларыбызны яктырттык, җаннары­бызны җылыттык, Тукайлы бул­ганга бәхетле икәнебезне тойдык, аның китапларын сатып апдык. Экскурсовод кыз сөйлә­гәндә шагыйрьнең диварларга куелган күпсанлы фотосурәт­ләренә озак карап тордым. Аның уйчан, гамь­ле карашы: “Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, мил­ләтем;Саулыгың – минем саулык, авыруың – минем авыру”. Ә сез соң нинди уйда? – дип әйтте сыман.
11. Иҗади күчтәнәчләр белән
Теплоходта кичке мәдәни тормыш кайнап торды. Бу юлы безнең белән очрашуга Казан­ның иҗади зыялылары – язучылар, шагыйрь­ләр, вакытлы басма хезмәткәрләре килде. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, драматург буларак, безгә яхшы билгеле. Рамис Аймәт – лирик шагыйрь. Озак еллар “Мәдәни җомга” гәзите мөхәррире булып эшләгән шагыйрь Зиннур Мансуров, шагыйрь генә түгел, бакчачы буларак та киң билгеле Фарсель Зыятдинов… Алар, шигырьләрен укып, җырлар җыр­лап, безгә матур кичә бүләк итте. Ә кичә башында искиткеч моңлы тавышы, башкару осталыгы белән меңнәрчә тамашачыны, таләпчән жюри әгъзаларын таң калдырып, “Голос” конкурсында икенче урын яулаган Сәйдә Мөхәммәтҗа­но­ваның чыгыш ясавы шатлык өстенә шатлык булды. Идел өстендә чайкалган теплоходта Идел турындагы үлмәс җырны ничек башкарды ул! Моңлы тавышы белән бер сокландырса, тыйнаклыгы, иплелеге, икегә үреп салган калын, озын чәч толымнары белән тагын бер сокландырды. Халкымның талантлы кызын яр­дәмеңнән ташлама, бәхетле итә күр, Ходам!
12. Бишенче көн. Талантлы ул безнең халык!
Теплоход, Идел дулкыннары белән сөйләшеп вә серләшеп, кайтыр якка юл яра. Хуш, Казан, без әле синең гүзәллегең, кунак­чыллыгың, олпатлыгың турында кайта-кайта сөйләрбез, милли бизәкләреңне, Муса Җәлилгә, Габдулла Тукайга ачылган һәйкәл­ләреңне, чәчәкләргә кү­мел­гән урамнарыңны сагынырбыз һәм янә сиңа ашкынырбыз.
БДУ һәм БДПУдан талантлы, яшь, чибәр башкорт һәм татар кызлары һәм егетләре биш көн буе сәяхәтебезнең йөзек кашы булдылар. Биюче егет Илнар Байбулов һәм кызлар идәннәргә һәм йөрәк­ләргә басып биеде, җырчы кызлар матур тавышлары белән әсир итте, профессионал җырчы булырга укучы егет Филүс Вәлиев 130 сәфәрченең дә мәхәббәтен яулады, матур әдәбияттан асыл шигырь­ләрне сәнгатьле итеп укыган кызлар шигъриятнең нинди зур рухи көч икәнен күрсәтте. Мондый яшь­ләр барында, телебез дә, моңы­быз да, гореф-гадәтләребез дә яши, ничек кенә яши әле!
Профессиональ музыкант Салават Шәрифуллин турында аерым өйтәсем килә. Үзе оста баянчы, гармунчы булу өстенә, Илеш музыка мәктәбендә сә­ләт­ле малайлар һәм кызларны да халык уен коралларында уйнарга өйрәтә икән. Аның бу изге гамәле аеруча мактауга лаек. Ах, алар­ның һәр чарада остазлары белән бергә өр-яңа (хакимият сатып алып биргән) матур гармуннарда, милли киемнәрдә берчә моңлы, берчә дәртле халык көйләрен өздереп уйнаулары!
Ә Башкортстанның халык артисты Әлфия Юлчуринаның җырлавын тыңлап, тирән вә нечкә моң дөньясына чуму үзе чиксез бәхет булды. Башкорт һәм татар җырларын ничегрәк җырлый Әлфиябез. Менә кем ул җырның һәм тамашачының кадерен белә, менә кем ул югары җыр сәнгатенең йөзек кашы!
Нәфис сүзе, җор теле, заман һәм үз кимчелекләребезне оста ачып салган юмористик чыгышлары белән теплоходта узган һәр чараның бизәге булган атказанган артист Мәхмүт Фатыйховка рәх­мәттән башка ни әйтәсең!
Сүз дә юк, мондый бай программалы сәяхәтне оештыру, әлбәттә, күп көч, тырышлык таләп итә. Оештыру комитеты рәисе Марат Сабит улына, аның хәләл җефете Венера ханымга, аларның ярдәмчеләренә, теплоход капитанына һәм аның ко­ман­дасына, ашханә хезмәт­кәрләренә һәм ресторанда йөгерә-йөгерә хезмәт күрсәткән яшь кызлар һәм егетләргә – эш-гамәле, яхшы сүзе, җылы мө­нәсәбәте белән үз өлешен керткән барчасына сәфәрдәгеләр исеменнән рәхмәтебезне, изге теләкләребезне җиткерәсем килә. Бар булыйк, бергә булыйк, бердәм булыйк!
Сәфәребезнең су юлыннан булуы аның эчтәлеген кабатланмас матурлыгы, серлелеге белән бермә-бер баетты. Сылу Агыйдел, мул сулы Чулман, халкыбыз күңеледәй тирән вә киң Идел дулкыннары әле дә күз алдында чайкалгандай, кичке шәфәкъ нурында көзгедәй ялтырап яткандай тоела.
Зәйфә САЛИХОВА.
Бәләбәй – Изге Болгар – Бәләбәй.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Вчера, 21:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Вчера, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»