Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Халыклар дуслыгы – төп казаныш

Халыклар дуслыгы – төп казаныш
23.09.2017 / Милләт

Халыклар дуслыгы – төп казаныш22 сентябрьдә Дәүләт җыелышы-Корылтайда Русия һәм Башкортстанда яшәүче халыкларның милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең тарихи тәҗрибәсенә багышланган Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе үтте.

Чараны оештыручылар — “Башкортстан урыслары соборы” төбәк иҗтимагый оешмасы, Башкортстан халыклары ассамблеясе һәм М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты.
Конференциядә иҗтимагый оешмалар вәкилләре, язучылар, галимнәр, Башкортстан, Татарстан, Мәскәү югары уку йортлары һәм гыйльми институтлары укытучылары, муниципаль берәмлек җитәкчеләре һәм белгечләре, власть органнары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
Пленар утырышны Башкортстан урыслары соборы Башкарма комитеты рәисе Виктор Пчелинцев ачты һәм алып барды.
— Башкортстанда 2025 елга кадәр исәпләнгән нәтиҗәле дәүләт милли сәясәте стратегиясе гамәлгә ашырыла. Бүген республикада милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр тотрыклы, аны ныгыту өчен максатлы һәм комплекслы эш алып барыла, — диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. — Норматив-хокукый актларны эшләгәндә Башкортстанда яшәүче халыкларның мәдәниятенең үзенчәлеге, милли традицияләре һәм гореф-гадәтләре исәпкә алына. Республикада милли мәдәниятләрне үстерү өчен төбәктә яшәүче барлык халыкларга тигез мөмкинлекләр тудырылган. Башкортстанда дәүләт телләрен ирекле өйрәнү өчен тиешле шартлар тудыру, башкорт телен һәм республика халыклары телләрен өйрәнү системасының нәтиҗәлелеген һәм мөмкинлеген тәэмин итү максатында Рөстәм Хәмитов кул куйган указ бик вакытлы булды. Грантлар бирү системасын кертү Башкортстанда яшәүчеләргә туган телләрен өйрәнүгә яңа мөмкинлекләр ачачак.
Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Владимир Нагорный исә милли сәясәттәге өстенлекле юнәлешләр һәм алда торган бурычлар хакында җиткерде.
Утырышта шулай ук Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты Никон, Русия Ислам университеты проректоры Дамир хәзрәт Нәфыйков, Башкортстан халыклары ассамблеясенең башкарма директоры Азат Ибраһимов, Мәгарифне үстерү федераль институты доценты Ольга Артеменко, Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе Әмир Ишемгулов, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Римма Үтәшева, Мәскәү дәүләт лингвистика университеты профессоры Роман Силантьев чыгыш ясадылар.
Пленар утырыштан соң эш секцияләрдә дәвам итте. Аларда Русия һәм Башкортстан арасындагы этник һәм конфессияара бәйләнеш тарихы; этник һәм конфессияара бәй-ләнешләрне гармонияләштерүдә иҗтимагый оешмалар­ның, муниципаль һәм дәүләт власте органнарының роле; Башкортстанда һәм Русиядә дәүләт телләрен, әдәбиятын һәм тарихын өйрәнү мәсьәләләре буенча җитди фикер алышу булды.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Вчера, 21:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Вчера, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»