Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Түбән Услыда - каз өмәсе

Түбән Услыда - каз өмәсе
13.12.2017 / Милләт

Һәр халыкның үз милли йолалары бар. Алар буыннан-буынга ташырыла, кадерләп саклана. Татар һәм башкорт халкындагы иң матур хезмәт бәйрәмнәренең берсе – каз өмәсе. Яз-җәй буе тырышып эшләгәнеңнең уңышын җыю көне. Сүз уңаеннан, безнең өчен ел бик уңышлы килде: Стәрлетамак районында республикада иң күп ашлык җыеп алынды. Түбән Услыда - каз өмәсеТүбән Услыда - каз өмәсе
Түбән Услыда - каз өмәсе
Түбән Услыда - каз өмәсе


Каз өмәсе быел районның Түбән Услы авылында, Зөлфия һәм Илгиз Вахитовлар ихатасында зурлап үткәрелде.

Баян моңына кушылып җырлый-җырлый, уңган кызлар, апалар, киленнәр казларны бик тиз чистартты. Һәм, ап-ак, матур симез түшкәләрне көянтәләргә элеп, бозлы суда чайкарга юнәлделәр. Ә кайтуларына мул табын әзерләнгән иде: самавырда пар бөркеп чәй кайный, табында каз мае белән майланган тәбикмәк көтә.

— Мондый өмәләрне бик яратам, – ди хуҗабикәнең күршесе. – Күрше хакы – Тәңре хакы, ди. Күршемә дә ярдәм итештем, күпме кеше белән күрешеп-сөйләштем. Яшләр өчен бигрәк тә файдалы: алар монда өлкәннәрдән эшкә өйрәнә, халкыбызның гореф-гадәтләрендә тәрбияләнә.

Кичен исә өмәчеләрне авыл клубында концерт көтә иде. Үзешчән артистлар әзерләгән җыр-биюләр һәммәсенең дә күңеленә хуш килде.

Түбән Услының "Ахирәтләр" һәм Бүреказган авылының "Яшь йөрәкләр" фольклор ансамбле җырчылары чыгышы аеруча уңышлы булды.

Ләйсән МӘЙОСЫПОВА.
Стәрлетамак район хакимиятенең мәгълүмати сәясәт бүлеге белгече.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Казаннарга барам әле...
Вчера, 15:05 :: Җәмгыять
Казаннарга барам әле...
Яшь гаиләләргә - акчалата ярдәм!
Вчера, 14:48 :: Җәмгыять
Яшь гаиләләргә - акчалата ярдәм!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

47 (25351) от 23 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»