Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » «Шура» журналына - 110 ел

«Шура» журналына - 110 ел
10.01.2018 / Милләт

«Шура» журналына - 110 ел«Шура» — Ырынбур шәһәрендә 1908 елның 10 гыйнварыннан 1917 елның декабренә кадәр айга ике тапкыр, зур форматта, һәр саны 36 битле булып, берөзлексез 240 сан чыккан, татар дөньясында беренче зур күләмле әдәби-нәфис һәм фәнни-публицистик журнал.

Аны шул заман татар дөньясының энциклопедиясе дип атыйлар.

Нәширләре: Мөхәммәтшакир һәм Мөхәммәтзакир (Дәрдмәнд) Рәмиевлар, мөхәррире – Риза хәзрәт Фәхретдин.

Журналга Русиянең Идел буе, Урал, Себер, Кавказ һәм Кырым гына түгел, ә Сүрия, Мисыр һәм Төркиядән дә авторлар яза. “Шура” да әдәбият, филология, сәясәт темасына язмалардан тыш Ислам дине турындагы мәкаләләргә зур урын бирелә. “Шура” – классик фәнни журнал үрнәге.

Бертуган Мөхәммәтшакир һәм Мөхәммәтзакир Рәмиевләр үз хисабына шундый мәшһүр журнал нәшер итәргә цензура аша рөхсәт алуга ирешкәч, булачак журналда эшләргә Ризаэтдин Фәхретдинне Уфадан Ырынбурга чакырталар. Моны Ризаэтдин хәзрәт бик теләп кабул итә. Ниһаять, 1906 елда, Уфа диния нәзарәтен калдырып, Ырынбурга күчеп килә һәм җиң сызганып эшкә керешә. Ул бу вазыйфаны 1908 елның башыннан алып, 1917 ел ахырында журнал ябылганчыга кадәр намус белән үтәп килә. Төрле каршылыкларга карамастан, журналның унбиш көнгә бер тапкыр тәртипле рәвештә чыгуын тәэмин итә.

1908-17 елларда чыккан «Шура» журналы битләрендә «Мәшһүр адәмнәр вә олуг хәдисләр» дигән бүлектә 179 күренекле тарихи шәхеснең тәрҗемәи хәле һәм инсаният өчен эшләгән изге эшләре турында язылган. Шуларга өстәп, журнал битләрендә башка әдипләр язган мәкаләләрне дә искә алсак, «Шура»ны махсус тарихи энциклопедик журнал дип атарлык.

Басылырга әзерләнгән күпсанлы кулъязмаларны, 1911 елда тентү булып, кемнеңдер хөсетлеге аркасында жандармерия Ризаэтдин Фәхретдиннең өеннән ике ат йөге төяп алып китә һәм алар шулай эзсез югала. Әгәр шундый бәхетсезлек очрагы булмаса, безнең халык бәясе чикләнмәгән фәнни-тарихи мираска тагын да баерак булыр иде.

«Шура» – октябрь инкыйлабына кадәр төрки дөньяда тулы бер дәверне чагылдырган милли журнал. Әлеге журнал заманында әдәбият-сәнгать, гыйлем, педагогия, дин, география, икътисад, тарих, философия, музыка, фән, әхлакый тәрбия һәм башка күп кенә мәсьәләләрне яктырткан, вакыйгаларга бәяләмәләр, аңлатмалар биргән.

«Шура» киңәш дигән мәгьнәне аңлата. Мөхәрририят каләм тибрәтүче һәркемгә урынны түрдән бирә. Халыкның иҗтимагый фикере әнә шул журнал нигезендә бәһаләнә. Ислам дөньясын төрле хорафатлардан пакьләү, тәнкыйть, хаксызга рәнҗетелгән авторларны яклау, әсәрләргә бәя бирү, милләтнең бөтенлеге турында кайгырту журналның төп юнәлешен тәшкил итә. Ризаэтдин Фәхретдин Идел буе болгарларының бүгенге татарларның борынгы бабалары икәне турында кат-кат язып чыга. Бу тарихи энциклопедик журналны Русия күләмендә генә түгел, ә төрки мәмләкәтләрдә дә укыйлар. Галим: «Милләт мәнфәгате һәм теләкләре илә язылмыш мәкалә вә фикерләр өчен «Шура» битләре һәрвакыт ачыктыр», дип яза 1908 елда, журналның иң беренче санында.

Большевиклар диктатурасы чорында «Шура»га яла ягып, аны милли чикләнгән басмалар рәтенә кертеп, каралтып күрсәтергә тырышсалар да, золым әһелләре моңа ирешә алмады.

Журналның беренче бер еллык төпләмәсен ике томлык китап итеп Ризаетдин Фәхретдин шәхсән үзе нәшриятта эшләткән һәм аны һәрвакыт үзе белән саклаган.

Журнал үзенең тематик планын зурдан кубып башлый. Рубрикаларның төрле һәм бай булуын аны укучылар үзләре дә бәяли: Мәшһүр адәмнәр вә олуг хәдисләр; Тәрбия вә тәгьлим; Әдәби әсәрләр; Астрономия; Сәламәтлек һәм сихәтлек; Хатлар һәм хәбәрләр; Көлкеле парчалар; Фольклор; Акыллы сүзләр, гыйбарәләр, табышмаклар, мәкальләр; Дини багланышлар; Ислам мәдәнияты; Хатын-кызлар тормышы һәм башка шундый үзенә киң даирәне җәлеп итәрлек язмалар бирелгән.

Журналда классик әдәбият үрнәкләренең беренче башлангычы да урын алган. «Шура»ның беренче санында Дәрдемәнднең беренче тапкыр «Кораб» шигыре басыла. Моңа әдәби җәмәгатьчелек бик нык игътибар итә. Журналның һәр саны диярлек Дәрдемәнд шигыре белән чыга. Әмма журнал мөхәрририятенә якын торган кешеләр дә бу псевдоним астында кем яшеренгәнен белми.

Галимҗан Ибраһимов белән дә укучылар башлап «Шура» журналы аша таныша. Язучының күп кенә популяр саналган хикәяләре журналда зур урын ала. Шулай ук публицистик макаләләр дә басыла.

Буржуаз тарихчылар хәзерге татарлар татар-монголлардан калган дип маташалар. Әлеге фикерләргә төрле карашлар йөргән чакта, Ризаэтдин Фәхретдин кебек абруйлы галимнәр бу өлкәдә зур роль уйный. Шул вакытта Риза Фәхретдин ышанычлы тарихи документларны өйрәнеп һәм аңа таянып, татарларның Х-ХII гасырларда көчле һәм югары культуралы дәүләт булып яшәгән болгарлардан килеп чыгуын исбат итте.

Ризаэтдин Фәхретдин «Шура» журналын чыгаруда титаник тырышлык куеп эшли. Үзе теге яки бу конференцияләргә, сәфәрләргә чыгып киткәндә, «Шура» идарәсендә рәислекне аның өлкән улы Габдрахман алып бара. Шулай итеп журналны ятим калдыру булмый. Ул һәрвакыт игьтибар үзәгендә, бары Ризаэтдин Фәхретдингә хас пөхтәлек һәм тәрбияви юнәлешнең асыл кыйбласына тугры булып кала һәм үзенең унъеллык эшен төгәлли.

«Шура»га тиң матбугат басмасы, аңа кадәр дә аннан соң да татар дөньясында бүгенге көнгә кадәр булганы юк.

Яңартылган “Шура”ның тәүге саны 2013 елда дөнья күрә. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы “Хузур” нәшрияты нәшер иткән дини альманахның баш мөхәррире – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сез бүген дә сафта!
Сегодня, 17:55 :: Яңалыклар
Сез бүген дә сафта!
Әфганстан - йөрәк ярабыз
Сегодня, 16:11 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Әфганстан - йөрәк ярабыз
Калдыклар да файдага ярарлык
Сегодня, 14:15 :: Яңалыклар
Калдыклар да файдага ярарлык
Бирешмә, Сибай!
Вчера, 21:44 :: Җәмгыять
Бирешмә, Сибай!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

19 (25323) от 15 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»