Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт...

Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт...
12.01.2018 / Милләт

Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт...
16 гыйнварда Казанның Татарстан Милли музеенда “Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның мирасы” күргәзмәсе ачылачак. Күренекле дин эшлеклесе һәм галим Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышланган юбилей елында бу беренче күргәзмә булачак.


Мәрҗани татар иҗтимагый фикере тарихында аерым урын тота һәм XIX гасырның реформаторлык хәрәкәтендә иң чагу шәхесләрнең берсе булып тора.
Замандашлары аны “Болгар җиренең иң зур галиме”, “Үз чорының Платоны”, “татар Геродоты” дип атаган. Габдулла Тукай, аны мактап, “Тулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт, Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган, Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт” дип язган.
Мемориаль әйберләр, кулъязмалар һәм китаплар саклана торган әйдәүче фәнни учреждениеләрнең уртак тырышлыгы белән оештырылган күргәзмәдә Шиһабетдин Мәрҗанинең биографиясе, фәнни һәм дини яктан дөньяга карашы формалашуы, педагогик эшчәнлеге тарихын күзаллау мөмкин булачак. Әлеге күргәзмә галимнең мирасына һәм татар халкының мәдәни традицияләренә кызыксыну уятуны көчәйтер дип көтелә.
Татарстан Милли музее җыелмасыннан күргәзмәдә бюро-секретер һәм юл сандыгы, Шиһабетдин Мәрҗани китапханәсеннән китаплар тәкъдим ителәчәк. 1874 елда төшкән фотосы һәм 1864-65 елларда Истанбулда тау хрусталеннән эшләнгән шәхси мөһере күргәзмәдә уникаль экспонатлар булачак.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 12:52 :: Сәясәт
"Керү белән асылынасы килмәсен!"
Иннек-кершән нишләтә!
Сегодня, 12:49 :: Мин – хатын-кыз
Иннек-кершән нишләтә!
Сегодня, 12:47 :: Сәясәт
"Мин 70 дигәнмен икән, димәк, 70!"
Сегодня, 12:45 :: Яңалыклар
"Тәпи-тәпи атлап барыгыз!"




Новости русской версии сайта



Яңа номер

19 (25323) от 15 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»