Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Без — эшкә дәртле халык, җиңнәребез һәрчак сызганулы!”

“Без — эшкә дәртле халык, җиңнәребез һәрчак сызганулы!”
16.01.2018 / Милләт

“Без — эшкә дәртле халык,  җиңнәребез һәрчак сызганулы!”Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте Советы рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшева белән әңгәмә.

Һәр яңа ел – үткән елда башкарылган эшкә йомгак ясап, алдагы чорга бурыч-максатлар билгеләү вакыты. Бу җәһәттән узган ел Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте эшчәнлегендә, гомумән, республикада гомер кичерүче милләттәшләребез тормышында нинди мөһим вакыйгалар белән билгеләнгән? Нинди казанышларга ирешелгән һәм кайсы мәсьәләләр үз чишелешен тапмый калган? Агымдагы елда Башкортстан татарлары тормышында нинди чагу вакыйгалар, мәртәбәле чаралар күзаллана, нәрсәләргә мотлак ирешү максаты куела? Мөхтәрият Советы рәисе белән хәзер инде һәр ел башында традициягә әверелеп баручы быелгы әңгәмәбезне шушы сорауларга ачыклык кертүдән башладык. Әлбәттә инде, безне, күпсанлы гәзит укучыларыбызны, республикада яшәүче милләттәшләребезне кызыксындырган, борчыган башка сораулар да игътибардан читтә калмады.


— Римма Әмировна, го­мумән, үткән ел Сез җитәк­ләгән оешма, республикада гомер киче­рүче мил­ләттәш­ләребез өчен нинди вакый­галар белән бил­геләнде? Башкортстан татарлары бү­ген нинди рухи тормыш белән яши?
— Узган елда Башкортстан татарлары милли-мә­дәни мөхтә­рияте үзенең җәмгы­ятьтә тоткан урынын тагы да ныгытып, республикада гомер кичерүче мил­ләттәш­ләребез­нең милли-мәдәни их­тыяҗ­ларын канә­гать­ләндерү бу­енча эшчәнлек даирәсен тагы да киңәйтте, дияр идем. Бүген безнең автономия республи­ка­дагы дистәдән артык татар оеш­масы белән берлектә эш­чәнлек алып баручы, алар­ны берләштерүче, юнәлеш би­рүче, яңа башлангыч­ларга дәртлән­дерүче мөһим үзәк булып тора. Хәзер автоно­миянең район­нарда­гы бүлек­чәләре саны да 47гә җитте. Алар һәркайсы урыннарда милләт­тәшләребез мәнфә­гатендә максатлы эш алып бара.
Шулай ук, мөһим каза­ныш­лар­дан — ел дәвамында “Туган тел” каналында Башкортстан та­тарлары тормы­шы, шул исәптән безнең оешма эш­чәнлеге турында “Балкыш” тапшыруы чыгып килде. Агымдагы елда да ул милләттәш­ләре­безнең рухиятен баетып, кү­ңелен иркәләячәк. Янә килеп, үз сайтыбызны булдыруны да атап үтәргә кирәк. Гомумән, Башкортстан татарлары милли-мә­дәни мөх­тәрияте Федераль татар милли-мәдәни мөхтә­рияте составында сан ягыннан гына түгел, эшчәнлек даирәсе һәм эш сыйфаты буенча да әйдәп баручы булып тора. Мондый бәһане безгә Федераль автономия Советы рәисе, Дәүләт думасы­ның Милләт­ләр эш­ләре буенча комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов бирде. Иң мөһиме — бу Башкортстан халкы, республика та­тарлары мән­фәгатендәге анык эш-гамәл­ләрдә чагыла. Милләт­тәш­лә­ребез арасында авто­номия­нең абруе арта бару да шул хакта сөйли.
— Бу җәһәттән узган ел автономия тарафыннан тормышка ашырылган нинди мө­һим эшләр һәм проект­­лар белән билгелән­де?
— Тәүдә шуны ассызыклап үтәсем килә: безнең барлык башлангычларыбыз, проектларыбыз да Башкортстан Башлыгы, Хөкүмәт ярдәме белән, республика Башлыгы Хакимияте, аның Эчке сәясәт буенча идарәсе, министрлык һәм ведомстволар, район-шәһәр хакимиятләре белән тыгыз хезмәттәш­лектә тормышка ашырыла. Бигрәк тә Мәгариф һәм Мәдәният министрлыклары, Башкортстан халыклары ассамблеясе, Башкортстан халыкларының дуслык йорты белән кулга-кул тотынышып эшлибез.
Автономия тарафыннан телебезне, мәдәния­те­без-не, гореф-гадәтләребезне саклауга һәм үстерүгә юнәл­телгән чараларга, проектларга килгәндә исә, алар узган елда да байтак булды. Әйтик, “Тукай моңна­ры” фестивале республика мәктәпләреннән 5-11нче сый­ныф укучыларын җый­ды. Алар бөек әдибебезнең әсәрләрен татар телендә генә түгел, дистәдән артык телдә сәнгатьле итеп яттан сөйләде. Фестивальнең йомгаклау туры М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында үтте. Бу җәһәт-тән безнең белән һәрдаим тыгыз хезмәттәшлеге, яр­дәмнәре өчен университет җитәкчелегенә, Башкортстан татарларының телен, мәдәниятен, әдәбиятын өйрәнү үзәге дә булып торучы татар теле һәм әдә­бияты кафедрасы коллективына аерым рәхмәт сүз­ләре җиткерәсем килә.
“Пушкин, Тукай һәм Кәрим” балалар рәсемнә­ре конкурсы да киң колач белән үтте. Аның асылы шунда: балалар әлеге бөек әдипләрнең әсәрләре ниге­зендә рәсемнәр төшерә, кул эшләре башкара. Ахырда болар барысы да күргәз­мәгә куела. Әйтергә кирәк, әлеге эшләр шулкадәр образлы, зәвык белән башкарылган ки, аларның күп­челеге әдипләргә багышланган мәртәбәле күргәз­мәләрдә, альбомнарда да лаеклы урын тотарлык.
“Без — эшкә дәртле халык,  җиңнәребез һәрчак сызганулы!”Гомумән, балалар бе­лән эшкә, укыту процессына автономия гаять зур игътибар бирә. Бу очраклы түгел. Граждан­нарыбыз­ның 30 проценты бүген кайсыдыр яклап укыту процессына мөнәсәбәтле. Болар — укучылар, укытучылар, ата-аналар һәм башкалар. Бу — гаять зур сан. Шуңа да әгәр дә без киләчәк буын үз телен, әдәбиятын, мә­дә­ниятен, гореф-гадәт­лә­рен белеп үссен, башка ха­лыкларга карата ихтирамлы, хөрмәтле мөнәсә­бәттә булсын, үз иленең чын ватанпәрвәрләре булып үссен дип телибез икән, бу юнәлештә һәрдаим максатлы эш алып барылырга тиеш. Һәм безнең ав­тономия нәкъ шулай эшли дә.
— Болардан тыш, мәдәният, әдәбият, гаилә традицияләрен үстерүгә юнәлтелгән чараларыгыз да байтак булды. “Ике аккош” республика музыкаль конкурсы үзе генә дә ни тора...
— Әйе, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте Мәдәният министрлыгы, Башкортстан халыклары ассамблеясе, Башкортстан халыкла­рының дуслык йорты белән берлектә күренекле сәхнә йолдызларыбыз Фәридә Кудашевага һәм Бәхти Гайсинга багышлап оештырган һәм ел саен уздырылып килүче “Ике аккош” рес­пуб­лика җыр һәм музыка фестивале, елдан-ел киң­рәк колач алып, бүген, чыннан да, республикабызның мә­дәният дөньясында иң чагу вакыйгаларның бер­сенә әверелде. Аның үзен-чәлеге шунда: беренче турда республиканың барлык талантлы үзешчән баянчылары Бәхти Гайсинның туган ягы — Авыргазы районына, җырчылар исә Фәридә Кудашеваның кече ватаны Чишмә районына җыела. Алар арасыннан иң-иңнәр генә йомгаклау концертында катнашу өчен сайлап алына. Былтыр гала-концерт 2 декабрьдә, һәрвакыттагыча, ике бөек артист иҗади эшчәнлеген салган Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясендә үтте. Конкурсның бүген республика күләмендә ни дәрәҗәдә югары әһәмият алуы һәм Башкортстан халыкларын берләштерүче дуслык бәйрәменә әве-релүе турында шул да сөй-ли: анда катнашучыларны һәм тамашачыларны Дәү­ләт думасы депутаты, Башкортстан халыклары ассамблеясе рәисе Зөһрә Рәхмәтуллина, мә­дәният министрының беренче урынбасары Валентина Латыйпова, Бөтен­дөнья башкортлары корылтае рәисе Әмир Ишемгулов сәлам­ләделәр. Конкурс-фести­валь­дә катнашкан 50 башкаручы һәм музыкант, шул исәптән 6 музыкаль коллектив һәм 3 дуэт, бүгенге сәхнә йолдызларыбыз Айдар Галимов, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар, Сәйдә Ильясова, Рушан Биктимеров белән бер сәх-нәдә чыгыш ясап, аларның бәһасен, киңәш-дәрес­ләрен алды. Милли мәдә­ниятләребезне үстерүдә, бөек сәхнә йолдызлары­бызның мирасын саклауда һәм мәңгеләштерүдә һәм, әлбәттә, халыклар дуслыгын ныгытуда моннан да чагурак, нәтиҗәлерәк чара була аламы?! Кыскасы, “Ике аккош” республика җыр һәм музыка фестивале чын-чыннан Башкортстан та­тар­лары милли-мәдәни автоно­миясенең брендына әверелде.
Бүздәк районында оештырылган “Җиз кыңгы­рау” фольклор бәйрәме-нең дә киләчәге зур булыр, дигән ышанычтабыз. Әлеге фо­льк­лор бәйрәме халык га­мәли сәнгате осталары-ның эшләреннән күргәзмә-не, районда яшәүче халык­ларның милли костюмнарда чыгышын һәм үз гореф-гадәтләре белән таныштыруны һәм, әлбәттә, Башкортстан халыкларының милли ашлары конкурсын үз эченә ала. Фестиваль кунаклары өчен, шулай ук, мавыктыргыч квестлар, милли уеннар, милли ашлар әзерләү буенча осталык дәресләре оештырылды. Бәйрәм исә җиде номинация буенча фольклор башкаручылар конкурсында җиңүчеләрнең гала-концерты белән тәмамланды. Шул рәвешле, без әле узган елда ук 2020 елда Уфада узачак Бөтен­дөнья фольклориадасына әзер­лекне башлап җибәрдек.
Әйткәндәй, алда торган мөһим чарага әзерлек кысаларында “Башкортстан татарлары фольклоры. Ри­ваятьләр, легендалар, мифологик хикәятләр, сөй­ләкләр” дигән китап әзер­ләнде һәм З. Биишева исе-мендәге “Китап” нәшрия­тында бастыруга тапшырылды. Сүз уңаеннан шу-ны әйтеп үтү дә урынлы булыр: 2012 елдан алып автономия өч китап әзер­ләп чыгарды. Шул рәвешле “Туган як әдипләре”, “Балкыш”, “Тукайга әйтер сүзем” җыентыклары янына тиз­дән Башкортстан татарлары фольклорына кагылышлы күләмле гыйльми хезмәт тә өстәлер дигән өметтә калабыз.
Гаиләләр, алардагы иң күркәм гореф-гадәтләрне саклау, тергезү, үстерү юнәлешендә дә ел дәва­мында максатлы эш алып барылды. Автономия оештырган “Гаилә учагы” бәй­рәме дә нәкъ шушы максатларны күз уңында тота. Гомумән, гаилә институтын үстерү, балаларны, әни­ләрне, әтиләрне яклау, киләчәк буынны иң күркәм гореф-гадәтләребез н­иге­зендә үстерү идеясе без­нең һәр эш-башлангычыбызда ярылып ята. Узган елда автономия откан ике грантның берсе “Гаилә учагы” проектына тапшырылуы да (икенчесе — “Бә­леш-Фест”) күп нәрсә турында сөйли. Бу җәһәт­тән Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның 2018 елны республикада “Гаилә елы” дип игълан итүе турында указын да зур шатлык белән кабул иттек. Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау, Мәдәният, Мәгариф министрлыклары, Иҗтимагый палата, Дуслык йорты һәм хезмәттәшләрем белән берлектә аны нәти­җәле тормышка ашыруга үзебезнең дә лаеклы өле­шебезне кертә алырбыз, дип ышанам.
— Римма Әмиров­на, сүз дә юк, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтә­рияте соңгы елларда мөһим казанышларга иреште. Шулай да әлегә чишелеш тапмаган, күңеле­гезне борчып торган мәсьәлә­ләр дә юк тү­гелдер. Аерым ал­ганда, былтыр аеруча кискенләшкән милли телләрне укыту мәсьә­ләсенә, бу өлкәдәге яңалыкларга бәйле нәрсәләр әйтер идегез?
— Югарыда ассызыклап үтүемчә, әлеге мәсьәләдә, тәү чиратта, балалар, алар-ның ата-аналары, гомумән, җәмәгатьчелек арасында колачлы эш, аңлату эше алып бару зарур. Чөнки ата-ана баласының туган телдә укуын, аны өйрәнүен тели икән, дәүләт дәрәҗә­сендә моның өчен бернинди чикләүләр дә юк. Яңа­лык фәкать шунда гына: хә­зер туган телләр мәҗ-бүриләп түгел, ә баланың һәм аның ата-анасының теләге буенча укытыла. Бу җәһәттән ил Президенты да үз позициясен ачык белдерде. “Безнең һәрбере­безнең туган теле, һәр ха­лык­ның аңа гына хас кыйм­мәтләре, гореф-гадәт­ләре бар һәм без аларны кадер­ләп сакларга тиеш. Шул ук вакытта әлеге күптөрлелек илебез халыкларын бер-берсеннән чит­ләштерергә түгел, киресенчә, тупларга һәм көчле, кабатланмас Русия милләте канаты астында берләш­терергә тиеш”, диде ул. Ягъни бүген дәүләт дәрә­җәсендә һәр халыкның телен, мәдәния­тен, әдәбия­тын, гореф-гадәтләрен үстерү өчен уңайлы мохит һәм тигез шартлар тудыру аша аларны уртак кыйм­мәтләр – Русияне бербөтен итүче, аның төп куәтен билге­ләүче Русия милләте канаты астында туплау максаты куела. Һәм, дәүләт теле буларак, урыс теле биредә, әлбәттә, үзәк урынны алырга тиеш.
Болар хакында узган елның сентябрендә Башкортстан Башлыгының тө­бәкнең милли-иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашуы барышында да, ноябрьдә Рөстәм Хәмитов үткәргән Миллә­тара татулыкны ныгыту буенча Советның һәм Башкортстан халыклары ас­самблеясенең берлектәге утырышында да җитди сөй-ләшү булды. Арытаба әле-ге сөйләшүләрнең дә анык нәтиҗәсе буларак, дәүләт дәрәҗәсендә мөһим карарлар кабул ителде. Әй­тик, узган елның көзендә республика Башлыгы Рөс­тәм Хәмитов “Башкортстан Республикасында дәүләт телләрен һәм Башкортстан Республикасы халыклары телләрен үстерү буенча чаралар турында” Указга кул куйса, ел башында аның дәүләт һәм туган телләрне саклау һәм үстерү өлкә­сендә грантлар булдыру турында указы дөнья күрде. Шулай ук, Башкортстанда Башкорт телен саклау һәм үстерү буенча фонд булдырылды.
Кыскасы, илдә дә, тө­бәктә дә туган телләрне, мә­­дәниятләрне, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү өчен дәүләт дәрә­җәсендә мөмкинлекләр җитәрлек. Фәкать алардан нәтиҗәле файдаланырга гына кирәк. Ә моның өчен, тәү чиратта, милләттәш­ләребезнең туган телне укытуга бәйле үзаңын уяту һәм үстерү зарур. Әлеге мәсьәләгә дәү­ләт җитәк­челегенә гаеп ташлап тү-гел, ә менә нәкъ шушы яклап килергә кирәк. Барысы да үзебезгә бәйле.
— Гәзит укучыларны кызыксындырган тагын бер сорау: Уфада татар халык шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачу мәсьә­лә­сендә алга китеш бармы?
— Әлеге вакытта башкалада Габдулла Тукайга һәйкәл урыны буенча тәкъдимнәребез Уфаның Проектлау идарәсенә тапшырылды. Арытаба бөек әдибебезгә иң яхшы һәйкәл проектына конкурс игълан ителәчәк. Шуңа да бу эш озакка сузылмас, ихтимал, Башкортстанның 100 еллыгын билгеләгән елда ук башкалабызда Габдулла Тукайга һәйкәл урнаштырылыр, дигән өметтә торабыз. Бүген без, шулай ук, Габдулла Тукайга һәйкәл­дән тыш, Уфада Шәехзадә Бабичка, Фәридә Кудашевага һәм Бәхти Гайсинга һәйкәл ачу башлангычы бе­лән дә йөрибез. Бу юнә­лешләрдә дә эш башланды.
— Римма Әми­ров­на, 2018 ел Русия Президентын һәм Башкортстан Дәүләт җые­лы­шы-Корыл­тайга сайлаулар белән генә түгел, милли-мәдәни тормышта да байтак мөһим вакыйгалар, юбилейлар бе­лән тарихка керәчәк. Әйтик, 1 мартта Башкортстан татар­лары­ның төп басмасы — “Кызыл таң” гәзите бер гасырлык юбилеен бил­геләячәк. Башкортстан татарлары милли-мә­дәни мөх­тәрияте әлеге датага нинди әһәмият бирә? Гому­мән, 2018 елда милләттәшлә­ребез тормышында тагын нинди мөһим вакыйгалар көтелә һәм агымдагы елда нинди эш-проектларны тормышка ашыруны максат итеп куясыз?
— Тәүдә “Кызыл таң”­нан башлыйк. “Кызыл таң” — ул барыбызның да, барлык республика халкы­ның, чит төбәкләрдә яшәү­че милләт­тәшләребезнең яраткан басмасы. Анда ил һәм республика тормышы, шул исәптән безнең эшчән-лек тә, һәрдаим объектив һәм һөнәри югарылыкта яктыртыла. Шунысы да мө­һим: гәзитнең баш мөхәр­рире Фаил Фәтхетдинов бер үк вакытта Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте Советы рәисе урынбасары да булып тора. Кыскасы, без басма белән гаять тыгыз хезмәт-тәшлектә эшлибез һәм уртак максатка көч салабыз. Шунлыктан, аңла­шыла, мәртәбәле басма­ның 100 еллык юбилеена да гаять зур әһәмият бирә-без һәм, әлбәттә, аның уртасында булачакбыз.
Сүз уңаеннан, гәзит коллективын һәм аның күп­санлы укучыларын юбилей уңаеннан ихлас тәбрик итеп, “Кызыл таң”ның ки­ләчәктә дә матбугат аренасында иң абруйлы, иң яратып укылучы, иң милләт җанлы гәзит булып калуын, абунәчеләренең артуга баруын телим. Ә соңгысы инде гәзит коллективына гына түгел, без — укучы­лар­га, татармын дигән татарларга бәйле. Татар-лы­гыңны лаф орып, кемгәдер гаеп ташлап түгел, әнә шундый милләтне милләт итүче гәзиткә язылу, театрларга йөрү, татар китаплары уку, иҗтимагый тормышта катнашу кебек гади генә эшләр белән расларга кирәк. Чөнки, бердәм язылып, “Кызыл таң” гәзитен саклаганда гына ул халкыбыз мәнфәгатьләрен бүген­гечә нәтиҗәле яклый алачак!
Агымдагы елга эш проектларына килгәндә, бул­ганнарын дәвам итеп, яңа башлангычларга да канат кую нияте бар. Әйтик, бүген безнең халыкларыбыз, күпмилләтле республикабыз районнары турында бәян итүче тапшырулар җитми дигән фикердәбез. Безнең карашка, республика халыклары теллә­рендә “Башкортстан Республикасы халыклары ассамблеясе сөйли һәм күр­сәтә” дигән тапшыру булдыру бу бушлыкны тулыландыра алачак.
Әлбәттә, башка мөһим башлангычларыбыз да юк түгел. Әлегә алар хакында әйтми торам, без эш күр­сәткәч кенә сөйләргә күнек­кән. Шуны гына өзеп әйтәм: алда безне колачлы эшләр көтә.

Илдар ФАЗЛЕТДИНОВ әңгәмәләште.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сез бүген дә сафта!
Сегодня, 17:55 :: Яңалыклар
Сез бүген дә сафта!
Әфганстан - йөрәк ярабыз
Сегодня, 16:11 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Әфганстан - йөрәк ярабыз
Калдыклар да файдага ярарлык
Сегодня, 14:15 :: Яңалыклар
Калдыклар да файдага ярарлык
Бирешмә, Сибай!
Вчера, 21:44 :: Җәмгыять
Бирешмә, Сибай!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

19 (25323) от 15 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»