Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Ана телен белү — горурлык!

Ана телен белү — горурлык!
16.01.2018 / Милләт

Татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада призерлары.Татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада призерлары.Башкалада туган телләр буенча төбәк олимпиадасы узды.

Республикабызда туган телләргә игътибар арткан чорда төрле милләт укучыларының олимпиадада көч сынашуы да аны саклауга һәм үстерүгә зур өлеш булып тора. Быел туган телләр буенча бәйгедә татар теленнән — 110, мари теленнән — 23, чуваш теленнән — 20, удмурт теленнән — 11 укучы катнашты. Район һәм шәһәр күләмендә җиңеп килгән 9-11нче сыйныф укучылары башкалабызда төбәк этабында сынау тотты.


Бәйгене йомгаклау тантанасы Дәүләткилдиев исемендәге республика интернат-гимназиясендә үтте. Әлегә кадәр мари, чуваш, удмурт телләре буенча төбәкара олимпиада Благовещен шәһәрендә уздырылган булса, быел бу чара барысын да башкалага җыйды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы җыр-бию, сәнгатьле уку белән милли бизәкләргә төренде. Бигрәк тә милли киемдәге мари, чуваш укучылары әлеге тантанага бәйрәм рухы өстәде.
— Туган телләр буенча олимпиаданың йомгаклау этабына бүген төрле милләт балалары җыелган. Бу — күпмилләтле республикабыздагы халыклар дуслыгын, татулыгын чагылдыручы матур күренеш. Туган телеңне белү — зур байлык. Сез барыгыз да туган телләрне саклауга һәм үстерүгә үз өлешегезне кертәсез, — диде мәгариф министры урынбасары Гүзәл Шаһиева.
Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте Советы рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшева да республикада туган телләргә зур игътибар бирелүен, бу уңайдан төбәк җитәкчесенең туган телләрне саклау һәм үстерүгә кагылышлы указлары да моны дәлилләвен ассызыклап үтте.
Быел татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада ана телен яхшы белүче кызлар һәм егетләр 1нче турда текстка анализ ясады, 2нче һәм 3нче турларда инша язып, тест биремнәре үтәделәр. Жюри, һәр елдагыча, катнашучыларны алты төркемгә бүлеп нәтиҗә ясады. Туган телен тирәнтен белүчеләр арасыннан берәр җиңүче һәм призерлар билгеләнде. Менә алар: татар мәктәпләреннән җиңүчеләр — 9нчы сыйныфлар арасында Бакалы районының Иске Куян мәктәбеннән Арина Муллагалина (укытучысы — Фәнзәлия Закирова), 10нчы сыйныфлар арасында Әлшәй районының Түбән Әврез мәктәбеннән Эльвина Шарапова (укытучысы — Айгөл Шарапова), 11нче сыйныфлар арасында Бишбүләк районының Ает мәктәбеннән Алсу Әминева (укытучысы — Ләйсән Күсәпкулова).
Укыту урыс телендә алып барылган мәктәпләрдән җиңүчеләр исемлегенә 9нчы сыйныфлар арасында Бакалы районының Бакалы 1нче мәктәбеннән Гөлназ Рамазанова (укытучысы — Снежана Заманова), 10нчы сыйныфлар арасында Борай районының Каенлык мәктәбеннән Луиза Мөфтиева (укытучысы — Зөлфирә Шакирова), 11нче сыйныфлар арасында Нефтекама шәһәренең 10нчы мәктәбеннән Регина Зәрәфетдинова (укытучысы — Галия Корбанова) керде.
Шунысы игътибарга лаек: туган телләрне укытуга тиешле игътибар бирелүче районнарда укучылар олимпиадаларда да теләп катнаша, белемнәрен сынап караудан куркып тормый. Мәсәлән, быел башкалада узган олимпиадага Бакалы, Бүздәк, Дүртөйле, Бишбүләк районнарыннан укучылар күмәкләшеп килгән. Аларның күбесе призерлар исемлегенә дә керде. Күгәрчен, Зианчура кебек ерак районнарда туган тел сөючеләрнең бәйгегә килүе сөендерде.
Әлбәттә, башкалада уздырылучы олимпиадада катнашу укучы тормышында зур вакыйга булып тора. Алар үзара аралаша, дуслаша, бүген туган телне белүнең, аны саклауның мөһимлеген аңлый. Ана теле, аны белү һәм ярату белән горурлану тойгысын да нәкъ менә шундый чаралар уята. Ә җиңүчеләрне исә алда тагын да мәртәбәлерәк бәйге — Казанда үтәчәк төбәкара олимпиада көтә.

Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 12:52 :: Сәясәт
"Керү белән асылынасы килмәсен!"
Иннек-кершән нишләтә!
Сегодня, 12:49 :: Мин – хатын-кыз
Иннек-кершән нишләтә!
Сегодня, 12:47 :: Сәясәт
"Мин 70 дигәнмен икән, димәк, 70!"
Сегодня, 12:45 :: Яңалыклар
"Тәпи-тәпи атлап барыгыз!"




Новости русской версии сайта



Яңа номер

19 (25323) от 15 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»