Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Җырлар булса, җырчы табылыр...

Җырлар булса, җырчы табылыр...
29.01.2018 / Милләт

Җырлар булса, җырчы табылыр...Әдәбияттагы традицион булган җыр образына мөрәҗәгать итеп, журналист һәм шагыйрь Мариус Максютов “Җырларымда калырмын...” дип яза. Әлбәттә, мондый фикерне белдергәндә автор үзенең шигырьләрен, очерк-мәкаләләрен күз уңында тоткандыр. Ә бәлки, ул үзенең балаларында: кызы Гүзәл, уллары Азат һәм Алмазда калуына өметләнгәндер... Чынлап та, нәкъ алар әтиләре турында якты истәлекләр саклыйлар, Мариус абыйның иҗатын халыкка җиткерүдә, танытуда изгелекле бик күп эш башкаралар.

2001 елдан башлап, Стәр­летамак шәһәрендә педагогия институты, шуннан академия, ә хәзер инде Башкортстан дәүләт уни­верситетының Стәрлетамак филиалы буларак билгеле уку йортындагы яхшы укучы, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы һәм спортта, сәнгатьтә казанышлары бул­ган студентларга Мариус Максютов исе­мендәге премия булдырдылар. Күптән түгел, шагыйрьнең тууына 80 ел тулган көннәр­дә татар бүлеге студентлары шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына күзәтү ясадылар, видеофильм карадылар, Мариус абыйның һәм үзләренең шигырь­ләрен укып ишеттер­деләр һәм иң-иңнәргә әлеге премия тапшырылды.

Бүләкләнүчеләр арасында — Стәрлебаш районы Бузат гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлап килгән III курс студентлары Ләйсән Садретдинова белән Фә­ридә Гыйльманова. Алар тик “5” билгеләренә генә укыйлар, университеттагы бөтен чараларда актив катнашалар. Ләйсән Таулы Алтай университетында узган төрки телләр буенча Бөтенрусия олимпиадасында уңышлы чыгыш ясады, ә Фәридә Казан федераль университетының Алабуга филиалында узган “Каурый каләм” конкурсында I урын алды, “Татар теле, әдәбият, тарих: узганы, бүгенгесе, киләчәге” Бөтенрусия конференциясендә һәм “Молодежь. Прогресс. Наука” вуз конференциясендә II дәрәҗә дипломнарга лаек булды. Ул – факультетның координаторы, “ИнформАктив” төркеменең “Контакттагы” мәгълүматларның модераторы, университет гәзитендә һәм аның татар телендәге кушымтасында мәкаләләрен бастырып тора.

Бишбүләк районы Ает авылы кызы Элиза Кыямова М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында уздырылган “Буыннар сабагы” фестиваль-бәйгесендә үзенең туган тел укытучысы Зәлифә Хафизова белән бер командада чыгыш ясап, III урын алдылар. Ул III курста гына булуына карамастан, Алабугада “Каурый каләм” конкурсында II урынга лаек булды. “Татар теле, әдәбият, тарих: узганы, бүгенгесе, киләчәге” Бөтенрусия кон­ференция­сендә I дәрәҗә дипломга лаек булды, шулай ук, Таулы Алтай университетында узган олимпиадада аерым номина­циядә җиңүче дип табылды, Башкортстан дәүләт универ­ситетының Стәр­летамак филиалында уздырыла торган “Молодежь. Прогресс. Наука” конференциясендә I дәрә­җә диплом белән бүләк­ләнде. Элиза да – актив хәбәрче: гәзитләрдә, сайт битләренә мәкаләләр яза.

М. Максютов исемен­дәге премиягә лаек булган IV курс студенты Флизә Янбәкова, староста буларак, үз эшен бик җаваплы башкара, Бөтенрусия олимпиадасында шулай ук уңышлы чыгыш ясады. Ул безнең бүлеккә Красноусольск башкорт гимназия-интернатын тәмамлап килгән иде.

I дәрәҗә премиягә лаек булган V курс студенты Алинә Әх­мәдишина Октябрьский шә­һәренең 8нче мәк­тәбендә укып, Татар­станның Ютазы районы Урыссу гимназиясен тәмамлаган. Ул – А. С. Пушкинга багышланган фести­вальдә I һәм II дәрәҗә дипломнар яулаган; ел саен К. Иванов һәм Г. Ибра­һимов укуларында чыгыш ясаучы, Мәскәү дәүләт педагогия университеты тарафыннан Бөтенрусия күләмендә уздырылган “Читающая Россия – 2017” бәйге­сендә лауреат булган, “Карьера: Старт!” дигән эшлекле уенда финалист дипломы алган һәм башка бик күп җиңүләргә ирешкән талибә.

Стәрлетамак шәһәрендә татар телен һәм әдәбиятын укытуны оештыруга, татар мәдәниятен үстерүгә рухи һәм матди яктан зур ярдәм күрсәтүче Азат Мариус улы әтисе турында бер хатирәсендә: “Безнең белән әти һәрвакыт татарча гына сөйләште, татар телендә әкиятләр сөйләп үстерде, гарәп телендә җиңел укый һәм яза иде”, – дип искә алды. Әйе, халкы­бызның шундый милләт­пәрвәр “йөзек кашлары” барда буыннар чылбыры өзелмәс, телебез-әдәбияты­быз да, моңнарыбыз-җырларыбыз да булыр һәм киләсе буыннарга калыр әле.







Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Вчера, 21:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Вчера, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»