Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Татар теле: зур электрон тупланма” “TATZET” тәкъдим ителде

“Татар теле: зур электрон тупланма” “TATZET” тәкъдим ителде
08.02.2018 / Милләт

“Татар теле: зур электрон тупланма” “TATZET” тәкъдим ителде“Татар-информ” агентлыгы хәбәр итүенчә, Татарстанда сүзлекләрнең электрон фонды булдырылды. “Татар теле: зур электрон тупланма", “TATZET” платформасының бер проекты буларак, Татарстан Фәннәр академиясендә тәкъдим ителде.
Әлеге платформа Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Гамәли семиотика институты һәм башка оешмалар тарафыннан эшләнгән 20 проектны колачлый.


Фонд турында академиянең мөхбир-әгъзасы, филология фәннәре докторы Камил Галиуллин сөйләде. “Электрон сүзлекләр алгы планга чыга. Проектның мөһим үзенчәлеге – бер чыганак белән генә чикләнеп калмыйча, төрле чыганакларны туплау, татар теле сүзлекләренең күпфункцияле электрон тупланмасын булдыру. Бу кулланучыга татар теле турында күбрәк мәгълүмат бирергә ярдәм итә. Фондта тәрҗемәи, аңлатмалы, ике һәм күп телле сүзлекләр урын ала”, - диде ул. Камил Галиуллин сүзләренә караганда, электрон фондта сүзнең дөрес язылышы, басымы, тәрҗемәсе, грамматик үзенчәлекләре, диалекталь сүзләрнең мәгънәсе, синонимнары һәм башкаларны табып булачак.
Сүзлекләрнең электрон фондына http://suzlek.antat.ru/ сылтамасы аша керергә була.
Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары Олег Хисамов кайбер проектларның элегрәк эшләнгән булуын, ләкин төрлесе төрле урынга чәчелеп урнаштырылганын билгеләп узды. “Безнең максат – проектларны бер урынга туплау. Моннан тыш, бу платформада яңа эшләнгән проектлар бар. Безгә һаман “татар телендә сүзлекләр таба алмыйбыз” дип мөрәҗәгать итәләр. Шуңа күрә лексикографик фондта татар телендәге бөтен сүзлекләр урнаштырылган һәм җиңел эзләп табу мөмкинлеге тудырылган. Мәсәлән, китап сүзен язабыз, уннан артык сүзлектә китап турында нәрсә бар, барысы да килеп чыга. Бу журналистларга да эш өчен уңайлы. Әйтик, галим "–магә" кушымчасы белән мәкалә яза, “мага, мәгә” дип кертә дә, шул кушымча белән бөтен мәгълүмат тезелеп чыга. 100 китап актарасы булмый. Ягъни, фәнни эшләребез тиз барачак. Сүзлек төзүчеләргә җайлы булачак, юкса, сүзлек төзегәндә әдәби әсәрләрдән җөмлә эзләп аптырыйлар бит. Ә монда ул җөмләләрне бик тиз эзләп табып булачак”, - ди Олег Хисамов.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Вчера, 21:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Вчера, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»