Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Эшләп тапкан тәмлерәк

08.03: Эшләп тапкан тәмлерәк

Сер түгел, хәзер авылларда, бигрәк тә үзәктән ерак урнашкан төпкелләрендә гаиләләр үзгә бер тормыш белән яши. Анда ирләр күп очракта Себердә вахтада эшли, аларның хатыннары өйдә утыра. Алар арасында махсус, яки югары белемлеләре дә байтак. Әмма аны тормышта кулланырга форсат юк. Хуҗабикәнең йорт мәшәкатьләре белән генә булуы, бер карасаң, начар да түгел кебек – барысы да вакытында эшләнә, балалар караулы. Әмма аларның күбесе җәмгыятьтән аерылган, йомык тормыш белән яши. Бу балалар тәрбияләүгә уңай йогынты ясый аламы? Хәзерге кайнап торган тормыштан читтә торып, киләчәктә анда үз урынын табар балалар тәрбияләп буламы?

Бүген кем эшсез? Гадәттә, ул — урта яшьләрдәге, махсус урта яисә югары белемле хатын-кыз. Башкортстанның эш белән тәэмин итү үзәге бүгенгә 32 мең кешене рәсми рәвештә эшсез дип тапкан, аларның 54 проценты – хатын-кызлар.
Башкортстан Республи­касы­ның Халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт хезмәте идарәсеннән белдерүләренчә, әгәр эшсезләр арасында ир-егетләр күбәя башласа, бу хезмәт базарында хәлләр кискенләшә дигән сүз булыр иде. 2008-10 еллардагы икътисади көрчек вакытында алар эшсезләрнең яртысын тәшкил итте. Хәзер хәл үзгәрде. Вакансияләргә килгәндә, эш бирүчеләр, нигездә, ачык һавада – авыл хуҗалыгында, төзелештә эшләргә тәкъдим итә. Укытучы, икътисадчы, юристларга ихтыяҗ аз. Шулай ук техниклар, экспедитор, диспетчер, завхоз, полицейский, секретарь, кадрлар буенча инспектор, социаль хезмәт­кәрләр, почтальон һәм санитарларга да эш аз.
Шул ук вакытта, республикада төзүчеләр – ташчылар, түбә ябучы, монтажчы, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, плитәчеләр җитешми. Шулай ук бармен, йөк төяүче, азык-төлек сатучы, тегүче, пешекче һәм страховкалау агентларына сорау зур. Күренүенчә, заман өчен популяр профессияләр арасында хатын-кызга хас булганнары аз. Шундый чорда заман арбасыннан төшеп калмас өчен ни эшләргә соң?
– Заманга сылтанып, кул кушырып утырырга ярамый, — ди бу хакта Архангель районында яшәүче шәхси эшкуар Гүзәл Барыева. – Безнең гаиләдә 6 егет үсә. Кечесенә 7 яшь кенә тулды әле. Без, күпбалалы гаиләләргә булган ташламаларны файдаланып, үз предприятиебезне ачтык – агач эшкәртү корылмалары сатып алдык һәм эшкә җиктек. Тирә-як авыллардан агач эшкәртү өчен безгә күпләп киләләр.
Тәтешле районыннан 5 бала анасы Елена Жданова исә, шундый ук ташламалардан файдаланып Уфа – Пермь юлында кафе ачкан.
– Башта, әлбәттә, барлык норматив документларны өйрәнергә, мөмкинлекләрне барларга кирәк булды, – ди ул. – Шәхси хуҗалыкта җитештергән ит, яшелчә-җимеш, сөт ризыклары хаклары да тешләшмәвен, клиентлар күп булачагын башта ук күзаллаган идек. Шулай булып чыкты да.
Гадәттә, эшкуарлыкта хатын-кызлар ирләренә булышчы буларак кына катнаша. Ләкин заман хатын-кызлары арасында башлап йөрүчеләр дә көннән-көн арта.
Иренең Себердән “озын акча” алып кайтканын көтеп, сериаллар карап көн үткәрүче хатыннардан аермалы буларак, тормышның уртасында кайнаучы ханымнар барыбер күр­кәмрәктер. Киләчәктә күбрәк булсын иде алар!





Басып чыгарырга



Гүзәл Зарипова туры ата...
16-07-2018 :: Мин – хатын-кыз
Гүзәл Зарипова туры ата...
Пенсия килә - картлык килми
13-07-2018 :: Мин – хатын-кыз
Пенсия килә - картлык килми
Хатын-кыз дуласа, аттан яман...
5-07-2018 :: Мин – хатын-кыз
Хатын-кыз дуласа, аттан яман...
Әтисез  буын үсә...
21-06-2018 :: Мин – хатын-кыз
Әтисез буын үсә...
"Сочни" - эремчек кыстыбые
13-06-2018 :: Мин – хатын-кыз
"Сочни" - эремчек кыстыбые
Бу хатынны ничек Җир күтәрә?..
22-05-2018 :: Мин – хатын-кыз
Бу хатынны ничек Җир күтәрә?..
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»