Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Бишектәге сабыйга ни — анага да шул кирәк!

Бишектәге сабыйга ни — анага да шул кирәк!
27.04.2018 / Мин – хатын-кыз

Бишектәге сабыйга ни — анага да шул кирәк!Хатыннарның бөтен матурлыгы ана булуда дисәк тә, сабый баккан анага җитди сынаулар аша да үтәргә туры килә. Алар, әлбәттә, авырга калган көннән үк үзен сиздерә башлый. Әмма бәби тапкач — аеруча. Бу чорда аңа гаиләсе, дуслары, әти-әнисенең игътибары бик мөһим. Баласы һәм үзенең сәламәтлеге турында кайгырган яшь ананың күңел халәте турында онытып җибәрүе ихтимал. Ә бу депрессиягә, соңыннан психик авыруларга алып килергә мөмкин.

...Менә, ниһаять, тугыз ай да узып китте, син әни булдың. Тулгак газаплары, башка авыртынулардан котылып, тәү тапкыр балаңа багасың, тиз генә бармакларын санап чыгасың, әйләндергәләп карыйсың... Исән-сау, дүрт саны төгәл. Тик, нигәдер, сөт төшми. Әни кеше моңа үзен гаепле тоя, баласы алдында бигрәк тә. Менә шунда инде “Карый алырмынмы, үстерә алырмынмы?” дигәнрәк сораулар туа. Хәләл сөтеңне имезеп үстерүгә ни җитә?! Әмма хәзерге заманда аны алыштырырдай, югары сыйфатлы катнашмалар да бар бит әле, алар да ярдәмгә килә ала.
Өйгә кайткач, балаң белән икәүдән-икәү генә каласың. Ярдәмчеләр бар барлыкка, әмма алар вакытлыча гына сине алмаштыра ала, төп вазыйфалар барыбер үзеңдә кала. Кирәк кадәр йокламаудан гына да хәлдән таярга мөмкин. Ә аның белән бергә кер юуу, үтүкләү, өй эшләре дә бар бит әле. Тынычлан, бала йоклаган арада тизрәк эшкә керешмә, үзең дә ятып ал. Бала чүпрәкләрен ике яктан үтүкләмәсәң дә ярый, балалар өчен махсус гигиена чараларына акча кызганма, алар тормышны җиңеләйтә.
Хәзер синең тормыш даирәсе бала, аш бүлмәсе, һава суларга чыкканда урам белән чикләнде. Хәтта баланы калдырырга кеше булса да, син үзеңне шушы тозактан чыгарырга теләмисең, баланы синнән дә яхшырак караучы булмаячак дип уйлыйсың. Ялгышасың! Бер җилләнеп кайтсаң, аны тагын да ныграк яратырга, яхшырак карарга көчең артачак.
Син кайчан мондый куркакка әйләндең әле? Имеш, сабыең башкалар кебек авырлыгын арттырмый, һаман әле шуышып йөри башламаган, гомумән, башка балалардан калыша түгелме? Юк! Ул калышмый — ул үзенчә үсә, беркемне дә кабатламый һәм тиеш тә түгел.
Бала тапкан хатынга, бигрәк тә беренче тапкыр әни булганнарга киңәш бирүчеләр күп була. Зинһар, психолог киңәшенә колак салыгыз! Аңа “Шуны да белмисең!”, “Синнән булмас инде!” кебегрәк сүзләр ычкындыру катгый тые­ла. Ул үз баласына ни кирәген үзе дә яхшы белә, әмма сезнең киңәшләрнең дә кирәге чыгарга мөмкин. Онытмагыз, бишектәге балага нинди игътибар кирәк, аның әнисенә дә шул дәрәҗәдә игътибарлы булу мөһим.
Иң зур өмет, әлбәттә, әти кешедә. Бу вакытта ул хатынының кулыннан нык тотып, “Бернидән дә курыкма, мин синең белән! Билең элеккечә нечкә булмаса да, безнең өчен син – иң гүзәле!” дип кабатлап торырга тиеш. Әйе, тиеш һәм бурычлы. Нәселеңнең дәвамчысы булган сабыең сау-сәламәт, психик яктан тотрыклы булуын телисең икән, чын ир булуыңны күрсәт!
Сабый баккан әниләрне бу чорның барлык тәмен, ямен тоеп, кадерен белеп калырга чакырасы килә. Бәгырь алмаларыбыз бик тиз пешәр, өлгерер, үз юлы белән китеп тә барыр, ә сөт исе аңкып торган сабыегызны күкрәккә кысып сөйгән чаклар сагынып сөйләргә калыр.

Резида ВӘЛИТОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Фаҗигаләр булмаска тиеш!
Сегодня, 12:54 :: Көнүзәк
Фаҗигаләр булмаска тиеш!
Дүрт көн эчендә - миллион ярым штраф!
Сегодня, 12:49 :: Яңалыклар
Дүрт көн эчендә - миллион ярым штраф!
Сегодня, 12:43 :: Көнүзәк
"Җәй үтәчәк, көз җитәчәк!"
Хезмәт хакы бурычлары - 594 миллион сум!
Сегодня, 12:40 :: Яңалыклар
Хезмәт хакы бурычлары - 594 миллион сум!
33 сәгать... таганда атынган
Сегодня, 12:25 :: Кызыклы яңалыклар
33 сәгать... таганда атынган
Аерылам, дигәч, хөкемгә тарттырган...
Сегодня, 10:47 :: Җәмгыять
Аерылам, дигәч, хөкемгә тарттырган...
Харап бит, чын булса!
Сегодня, 09:56 :: Тормыш
Харап бит, чын булса!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»