Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » 104 яшьлек Миңнезадә әби җиләк җыя!

104 яшьлек Миңнезадә әби җиләк җыя!
25.07.2018 / Мин – хатын-кыз

104 яшьлек Миңнезадә әби җиләк җыя!Миңа — 40, ә Миңнезадә әбигә 104 яшь. Әмам ул җиләкне миннән тизрәк җыя. Чын менә!
Бүген иртән кесә телефоныма шалтырау килде. Ишкардан Флизә апа икән. “Венеракаем, эшең күп икәнне дә белеп торам, аптырап шалтыратам инде, әбекәең көтә бит сине. Тәрәзәдән күзләрен дә алмыйча көтә. “Минем хакта мәкалә язган теге журналист кыз “Җиләк җыярга килермен”, дип әйткәние. Җиләк бетә бит инде. Килмәс микәнни инде?”, — ди. Әллә, вакытың булса, урап китәсеңме соң? Күңеле булырые Миңнезадә әбекәеңнең.”


Килеп кердем Миңнезадә әбиләргә. Аның киңәше буенча Флизә апа мине Ишкардан ерак түгел генә урнашкан Кызыл Байрак авылы янындагы җиләкле акланга алып китте. Килеп туктауга әбекәй таягына чиләген элеп кенә алды да шундук җиләк җыярга кереште.
— Җиләк-җимеш җыяр өчен урман-аклан булса, әнкәйгә башка берни дә кирәкми инде ул. Көн дә алып килсәң дә килер иде, билләһи, — дип, Флизә апа әнисе күңелендәгеләрне әйтеп алды.
Бер сәгать җыйдык җиләкне, ике, өч. Шул вакыт эчендә Миңнезадә әби ник берәр тапкыр ял итәргә утырсын! Шаккаттым шуңа! Шулчак карашым Миңнезадә әбинең чиләгенә төште. Аның җиләге минекенә карганда эрерәк тә, күбрәк тә кебек тоелды. Бу уемны Флизә апа да шундук сизеп алды:
— Аптырама, әнкәй җиләкне тиз җыя ул. Җиләк җыю - аның иң яраткан шөгыле. Әйтәм бит, ирек куйсаң, кичкә кадәр җыя ул!
104 яшьлек әбинең зур кинәнеч белән җиләк җыеп йөрүен Ходайның бер хикмәте дими ни дисең инде?

Миңнезадә әби Флизәсе ишетмәгәндә генә: “Бүгенгесе илла да әйбәт булды. Тагы җиләккә киләләсеңме?” — дип сорап куйды.
Килермен, Миңнезадә әби, быел булмаса, икенче елга тагын килермен. Иң мөһиме — син үзең генә исән-сау тор! 105 яшең уңаеннан гәзиткә тагын берәр мәкалә язырга, рәхәтләнеп гапьләшеп утырырга язсын! Аллаһы Тәгалә барчабызга да Миңнезадә әбинекедәй озын һәм хәерле гомерләр бирсен. Иң зур теләгем шул минем.

Венера Мәҗитова.




Фото: Вконтакте



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Казаннарга барам әле...
Вчера, 15:05 :: Җәмгыять
Казаннарга барам әле...
Яшь гаиләләргә - акчалата ярдәм!
Вчера, 14:48 :: Җәмгыять
Яшь гаиләләргә - акчалата ярдәм!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

47 (25351) от 23 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»