Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » "Җәйне ничек үткәрдең?"

"Җәйне ничек үткәрдең?"
30.08.2018 / Мин – хатын-кыз

"Җәйне ничек үткәрдең?"Барлык мәктәпләрдә языла торган мондый иншаны артистлар ничек язар иде икән? Бүген сүз - Башкортстанның атказанган артисты Фәридә Тимербаевага.

- Җәй үтте дәмени?! Сизми калучылар мин генә микән?! - дип көлеп башлады ул сүзен.
Алар җәй кыска дип тормаган, хәләле Роберт белән ял итәргә дә, эшләргә дә өлгергәннәр.

- Иң яратккан шөгылем - туган ягымның болыннарында җиләк җыю, - ди Фәридә ханым. - Якыннарым моны белә һәм яраткан шөгылем өчен мөмкинлек тудырып кына тора. "Кышның бавыры озын", диләрме әле? Салкын озын кышларда җиләк катламасы пешереп җибәрсәң, өйгә җәйге болын исләре тарала, ә үлән чәе җәйге хисләрне яңарта. Кыскасы, ел әйләнәсенә җәйдән аерыласың килмәсә, үз вакытында ялан-кырларга ешрак чыгарга, аның чагу төсләрен, хуш исләрен алып кайтып сакларга киңәш итәр идем.

Фәридә ханым бәйрәмнәргә җиләкле торт пешерә икән.
Әллә без дә пешереп карыйбызмы?

Моның өчен камырга
• 2 йомырка;
• 1 стакан шикәр комы;
• 1 стакан кефир;
• 1 стакан җиләк кайнатмасы;
• 1 кап камыр күперткеч (10 г);
• 1 кап ванильле шикәр (10 г);
• 1,5 стакан он алына.

Крем өчен:
• 1 стакан кибет каймагы;
• 140 грамм эремчекле сыр («Творожный сыр»);
• ярты стакан шикәр оны (пудра);
• тортның өстен бизәр өчен бер-ике уч җиләк тә кирәк булачак.

Тирән эчле савытка йомырка сытып, шикәр комын кушабыз һәм бик яхшылап күпертәбез. Кул белән озаграк булыр, блендер белән күпертсәгез, эш тизрәк барачак.

Икенче бер савытта кефир белән кайнатманы һәм ванильле шикәрне бергә кушабыз. Соңыннан күпертелгән йомыркага кайнатмалы кефирны салып, камыр изәбез. Онны кулланыр алдыннан гына иләргә һәм коры килеш камыр күперткечне кушып болгатырга кирәк.

Камырда төерләр булмаска һәм ул куе каймакны хәтерләтергә тиеш. Әйткәнебезчә, блендер белән тугласагыз, тизрәк тә, уңайлырак та була.

Әзер камырны төбе мул итеп майланган табага агызып, кайнар мичкә куябыз. Әзерлеген коры шырпы батырып белергә мөмкин, шырпы коры чыкса, димәк, пешкән.
Крем белән бизи башлаганчы торт суынырга тиеш.

Крем ясау болайрак: тирән эчле савытка каймак һәм шикәр оны салып, яхшылап туглыйбыз. Аннары эремчекле сыр өстәп, блендер белән күпертәбез. Кремны ярты сәгатькә суыткычка тыгып торсаң әйбәтрәк.

Суынган торт өстенә мул итеп крем ягабыз. Тортны табынга пешкән савыты белән чыгарабыз, чөнки ул бик матур. Әгәр дә аны табадан бушатасы булса, кремны тортның кырыйларына да ягарга кирәк.

Тортның өстен туңдырылган каен җиләге белән бизибез.




Фото: vk.com сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Казаннарга барам әле...
Вчера, 15:05 :: Җәмгыять
Казаннарга барам әле...
Яшь гаиләләргә - акчалата ярдәм!
Вчера, 14:48 :: Җәмгыять
Яшь гаиләләргә - акчалата ярдәм!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

47 (25351) от 23 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»