Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Балагыз сабакка төштеме?

Балагыз сабакка төштеме?
06.09.2018 / Мин – хатын-кыз

Балагыз сабакка төштеме?Котлыйбыз, димәк, сез дә — беренче сыйныф укучысы!

И, көттек инде бу көнне, и әзерләндек... Кемдер мәктәп-кирәк яраклары янына валерьянка да алып куйды... Ниһаять, сентябрьнең бере җитте, үтеп тә китте, инде укыйсы гына калды. Әлбәттә, беренче сыйныф укучысының әнисе булу – ул үзенә күрә бер хезмәт. Әмма аңа беркайда да укытмыйлар, аңа сабырлыгыңны, бөтен белгәнеңне учыңа кысып тотып, үзең өйрәнәсең. Алай да, кайбер киңәшләргә колак салу файдага булыр.


БЕРГӘЛӘП ЭШЛИБЕЗ

Кайбер беренче сыйныф укучылары парта артына утыргач, укытучының үз янына килеп әйтүен, күрсәтеп бирүен, кулыннан тотып яздыруын көтә. Бигрәк тә балалар бакчасына йөрмәгән укучыларда күзәтелә бу. Алар укытучының: “Марат, каләмеңне ал да түгәрәк сыз”, – дип әйткәнен көтеп тора. Ә сыйныфта укытучы биремне балалар­ның барысына да бертигез итеп бирәчәк. Шунлыктан баланы ишетергә һәм үтәргә өйрәтегез. Күршедәге балаларны да чакырыгыз. Аларга төркем белән эшләрдәй бирем­нәр биреп карагыз. Өй эшләрен башкарганда да бергәләп эшлә­гез. Иң мөһиме – бирем баланың үзенә генә түгел, ә бөтен кешегә берьюлы бирелсен. Соңыннан һәр кешенең эшенә бәя бирергә дә онытмагыз.

УКЫТУЧЫ ХАКЫНДА

Беренче укытучы нинди генә таләпчән булмасын, хәтта бик үк гадел булмаса да, ул балагыз өчен “иң-иң” кеше булачак. Укытучының биремнәренә үз фикерегезне әйтеп, балагызның хәлен авырайтачаксыз гына. Нидер таләп итә башласагыз, балагыз: “Ә укытучы алай эшлә­мәскә кушты”, – диячәк. Укытучы – беренче сыйныф укучысы өчен иң дәрәҗәле кеше, хәтта балагыз аның фикерен сезнекеннән өстенрәк тә куярга мөмкин. Моның белән килешегез. Укытучыны бала алдында тәнкыйть­ләмәгез, тикшермәгез.
Әгәр укытучы алып килергә кушкан уку кирәк-ярагын, берәр сәбәп чыгып, әзерләп куймагансыз икән, балагызның ярсып китүенә, хәтта елавына гаҗәп­ләнмәгез. Башкалар рәсем ясаганда, карандашы булмау яки хезмәт дәресенә әзерлексез килү – бала өчен зур стресс.

ҮЗЕМ ЭШЛИМ

Хәтта беренче сыйныф укучыларына да дәрес хәзерләргә туры киләчәк. Беренче көннәрдән үк аңа иң гади биремнәрне мөс­тәкыйль эшләргә мөмкинлек бирегез. Аны тикшереп, янында тормагыз. Ул эшләп бетергәч, сезгә тикшерергә алып килсен. Ә сез тикшерүне мактаудан башлагыз. “Менә бу таякчыкларны бигрәк матур сызгансың. Ә менә боларын, тырышсаң, тагын да яхшырак сыза ала идең”, – кебек бәя баланы кимсетмәс.

ИГЪТИБАРЛЫ БУЛЫРГА ӨЙРӘНӘБЕЗ

Беренче сыйныф укучысына фикерен туплау, игътибарлы булу җиңел түгел. Аның белән даими рәвештә шөгыльләнегез. Балага төрле сораулар бирегез. Аларны өйдә, урамда уйлап чыгарырга мөмкин.
Безнең ничә тәрәзәбез бар? Урындыкларыбыз ничәү? Мин башта тузан сөртәмме әллә идән юаммы! Кичә көндезге ашка нәрсә ашадык?
Балагыз белән игътибарны арттыра торган төрле өстәл уеннары уйнарга вакытыгызны кызганмагыз.

БЕР УРЫНДА УТЫРАСЫ КИЛМИ

Дәрес буе утыру бала өчен бик авыр. Шуңа күрә булачак беренче сыйныф укучысын хәзер­дән үк моңа әзерләргә кирәк. Балага 20-30 минут буе утырып эшли торган биремнәр бирегез: язсын, рәсем аппликация ясасын, ярма чүпләсен, конструктор җыйсын. Иң мөһиме – ул утырып эшләргә өйрәнсен.

ТӨЙМӘ ГЕНӘ ДИМӘГЕЗ

Һәр алган әйберне балагыз үзе кулланып карасын. Рюкзакны, пеналны ничек ачарга, карандашны ничек очларга. Ә иң мөһиме – яңа киемдәге төймә­ләр, молнияләр. Бала физкультура дәресенә барганда киемен алыштыра башласа, яңа кием­дәге төймәләр аңа уңайсызлык тудырырга мөмкин. Бигрәк тә чалбардагы төймәләрне кат-кат төймәләтеп карагыз. Бала бәдрәфкә барганда авыр хәлдә калмасын.

ЙОКЛАРГА ВАКЫТ

Балагызны мәктәп режимына күчергәнсездер бит? Аны вакытында яткырыгыз, уятыгыз. “Соңгы көннәрен йоклап калсын”, дип уйлаучы әти-әниләр бик нык ялгыша. Балалар ял вакытында телевизор, компьютер артында кирәгеннән артык утыра. Моның белән һәркем килешәдер. Ә хәзер аларны бу урыннан куарга вакыт. Урамда уйнагыз, походларга барыгыз, кыскасы, хәрәкәттә булыгыз.

Зөлфия ФӘЙЗРАХМАНОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сез бүген дә сафта!
Сегодня, 17:55 :: Яңалыклар
Сез бүген дә сафта!
Әфганстан - йөрәк ярабыз
Сегодня, 16:11 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Әфганстан - йөрәк ярабыз
Калдыклар да файдага ярарлык
Сегодня, 14:15 :: Яңалыклар
Калдыклар да файдага ярарлык
Бирешмә, Сибай!
Вчера, 21:44 :: Җәмгыять
Бирешмә, Сибай!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

19 (25323) от 15 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»