Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Авыл язмышы нәфис кулларда

Авыл язмышы нәфис кулларда
12.10.2018 / Мин – хатын-кыз

Авыл язмышы  нәфис куллардаБүген илдә 21 миллион хатын-кыз авыл тормышын сайлаган. Алар терлекчелек, игенчелек тармагында гына түгел, кече эшкуарлык белән дә актив шөгыльләнә. Кечкенә икмәк пешерү цехлары, чәчтараш, тегү ательелары тотканнар бар. Район хакимиятләре хезмәткәрләренең чиреге хатын-кызлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм авыл хакимиятләренең һәр өченчесен гүзәл зат җитәкли.

Бүгенге авыл хатын-кызы кем соң ул? Урта яшьтәгеләрнең күбесе – ир хатыны, чөнки авылда ирсез дөнья көтү авырга төшә. Башкортстан авылларында яшәүче гүзәл затларның 84 проценты кияүдә, 8 проценты – тол, 6 проценты гына ирдән аерылган. Күпбалалы гаиләләрнең күбесе авылларда яши.
Тик шулай да авылда үсеп канат ныгыткан кызларның күбесе шәһәргә китү ягын карый. Без, ата-аналар, аларны кече яшьтән югары белем алырга, уңышлы карьера ясарга өндибез. Уку да, эшләү дә кирәк, әлбәттә. Әмма бу яшәү максаты, бәхетле булуның бердәнбер юлы түгелдер. Яшь кызларга нәфесне барысыннан өстен куймаска, калада башны кая куярга белми йөргәнче, тыныч кына авылда дөнья көтәргә, бәбиләр үсте­рергә, ир хатыны булуның рәхәтен күрергә киңәш итәргә, шуңа өйрәтергә кирәктер. Нәфис куллар­ сүнеп барган авылларга да җан өрә ала!
Авылда һәркемнең тормышы – халыкның күз алдында, монда безне капчыкта озак саклый алмый­сың. Шуңа да авыл хатын-кызлары әхлак ягыннан тотрыклы.
Бу хакта без Кушнаренко рай­онының Әхмәт авылында яшәүче 92 яшьлек Фәсәхәт апа Фәрхет­динова белән дә сөйләштек. Яше йөзгә җитеп барса да, аның зиһене яшьләрчә йөгерек, хәтере нык, гаҗәеп тормышчан фикер йөртүе белән сокландыра.
– Әхмәт авылына 1953 елның 26 сентябрендә килен булып төштем, – ди ул.
Арытаба да сүзләрен төгәл даталар, тәгаен саннар белән ныгытырга яратуы игътибарны җәлеп итә.
Апабыз сугыш чоры балалары күргәнне татыган, билгеле. “Без кияүгә барасы егетләр сугыштан кайтмады, – ди ул. – Күрше йортта үскән 4 егет китеп гаип булды. Әти сугыштан кайтуын кайтты, әмма яралары озак яшәргә мөмкинлек бирмәде. Әни өч баласын берүзе күтәрде, авыр эштән күзләре сукырайды, 35 ел якты дөньяны күрергә тилмерде, бахырым... Бианам белән бергә карадым аларны”.
Алар Гандәлиф абый белән кавышып дөнья кора, 7 бала үстерәләр – 4 кыз, 3 малай. “Кызларымны барысын да ак күлмәк кидереп, сандык белән кияүгә бирдем, улларым да матур гаилә корды, эшләп ашыйлар”, – ди танышыбыз.
Аңа карыйм. Сөйләшүендә, үз-үзен тотышында җирдә нык басып торучы, арлы-бирле сугылмыйча гына тотрыклы дөнья көтүче төпле авыл хатыны чалымнарын күреп сокланам. Мондыйлар артык чәпченми, ваксынмый, үз дигәненә ирешмичә калмый.
– Бер елны йортыбыз янды, – ди ул. – Бар булган мөлкәт, ару гына акча, кирәк-яракларның көле күккә очты. Нишлисең, яңасын салырга, ул өлгергәнче кайдадыр яшәргә кирәк... Яз иде, көннәр җылыга таба. Тиз арада мунчаны йорт иттек, казан астык, йокларга урын булдырдык. Һәм эшкә тотындык. Урман кисеп, бура юнәттек, көнне төнгә ялгап дигәндәй эшләдек һәм көзгә яңа йортка кердек. Эшләргә кирәк, балам, эшлә­сәң, барысы да була. Балалар үстергәндә центнер-центнер балан җыеп тапшыра идек, “тере акча” бит, Ходай биргәннән. Быел да баланга бармыйча булдыра алмадым, адәм зурлык 5 бүкән бәйләдем. Балан түгел – йөзем инде менә...
Авыл хатынының тормыш фәлсәфәсе, яшәү рәвеше – хезмәт. Акча каян табаргамы? Таң сарысыннан кичке шәфәкъкәчә җирдә эшләргә! Ничек сылу һәм чибәр булыргамы? Җавап шул ук – бил бөгәргә, эшләргә.
– “Бу яшькә ничек җиттегез?” диючеләр бар, – ди Фәсәхәт апа. – Тик тормаска, итле аш ашарга кирәк, димен. Яшьрәк чакта яшереп кенә атлар асрый идек. Казылыгы, тутырмасы белән чорма тула. Мае яшел бакларга җыела. Сап-сары үзе, гәрәбә кебек. Ни генә пешерсәм дә, бер генә көн дә шулпадан калганым булмады. Хәзер дә шул гадәт белән яшим, балалар да шулай.
Апабыз төп йортта улы, килене, оныгы белән гомер итә. Динара һәм Радик Фәрхетдиновлар — урта яшьләрдәге авыл кешеләре. Шәхси хуҗалык исәбенә яшиләр. Анда 38 сыер малы, 10 савым сыеры, 50 сарык, 50 каз, 20 үрдәк, 30 тавык, 50 бройлер бар. Тагын 45 сутый бакча. Саннар – Фәсәхәт апа бухгалтериясеннән. Анда барысы да төгәл. Килененә ничек икән мондый биана белән яшәүләре, дип кызыксынам.
– Әнкәй бер генә көн өйдә булмаса да “чылбыр” өзелә, – ди Динара. – Бездә бит һәркемнең үз эше. Кош-корт карау, бакча эшләре – әнкәйдә. Үзе җир казып, чәчәкләр дә үстерә әле ул. Минем төп эш – сыер саву, аның янында калганнары.
Сөт аппараты эшләп торса да, аның сөтен кул белән савып алырга кирәклеген без дә чамалыйбыз. Әзер продукцияне Чишмә райо­нының Уразбахты авылыннан Константин Елисеевның сөт ташучы машинасы килеп ала, 15 көн саен акчасын түләп тора. Алган табышны янә хуҗалыкка салалар, җир эшкәртү, печән хәзерләүгә тракторлар, махсус җайланмалар сатып алганнар. Ә ял итүгә, башка дөнья рәхәтлекләренә акча каламы икән?
– Иң шәп ял – бер көнгә Уфага кайтып, йокы туйдырып килү инде, – дип көлә Динара.
Уфага кайтып?!
Баксаң, ун сыер сауган киленебез шәһәр кызы икән. Иртән торып, этешә-төртешә автобуска утырып, эшкә йөрми ул, баласын бакчага йөгертми, сөт-каймакка кибетләргә йөрми. Кызы Регина нәнәй тәр­биясендә үсә, инде күптән кул арасына кергән, аның өчен әнисенең күңеле тыныч. Ире дә эштән башканы белми, беркая да салулап китми, туры йөри. Динарага исә бианасына килен хезмәте күрсәтеп, мактау алырга, хәләленә сөекле яр булырга гына кала.
Шәһәр ялт-йолт килүче утлары белән ымсындырса да, авыл кешенең рух ныклыгы, күңел сафлыгы сагында тора, аны көчле һәм җиңелмәс итә, күрәсең.

Резида ВӘЛИТОВА.
Кушнаренко районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Бүләккә- чәчәк гафу ителәчәк
Сегодня, 20:10 :: Көнүзәк
Бүләккә- чәчәк гафу ителәчәк
Азат Абитов:
Сегодня, 19:22 :: Мәдәният һәм сәнгать
Азат Абитов: "Йөрәгем әлегә бикле"
Камелия - дөнья чемпионы!
Сегодня, 15:02 :: Спорт
Камелия - дөнья чемпионы!
Яңа елда – яңа түләүләр!
Сегодня, 14:31 :: Яңалыклар
Яңа елда – яңа түләүләр!
Бүген — Кеше хокукларын яклау көне
Сегодня, 13:49 :: Җәмгыять
Бүген — Кеше хокукларын яклау көне








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»