Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Җан тынычлыгы кирәк!

Җан тынычлыгы кирәк!
15.11.2018 / Мин – хатын-кыз

Җан тынычлыгы кирәк!Өйдәге “һава торышы” күп очракта безгә бәйле, хөрмәтле асыл затлар, шуны онытмагыз.

Авылыңны сагынасың да торасың, сөйләгәнең, язганың — авыл, диләр. Килешәм... Алай гына түгел, аның кайбер күренеш­ләрендә бөтен дөнья корылышын күрәм әле мин. Сезгә дә сөйләсәм, тагын көләрсез инде... Авылда туганнар күз алдына китерәдер көтү чыккан беренче көнне. Мәхшәр... Ничек итте алай яланга чыккач, көтүдә иң кызганычы кем инде, сезнеңчә? Беренчегә бозаулаган яшь сыердыр ул. Аның авыл янына карап ачыргаланып кычкырулары... Искән җил авыл ягыннан таныш исләр алып килгәндә, түзәр әмәле калмыйча, качып китәргә маташуы, көтүченең усал чыбыркысына бүленгәч, гаҗизләнеп, яңадан борылып китүе. Ә кайтырга рөхсәт булгач, аның ничек итеп авылга ыргылуы?! Сезнекен белмим, авылны сагынганда минем күңел халәте дә нәкъ шушы.


Ясалма матурлыктан чын гүзәл­леккә тартылганда, битараф, нурсыз карашлардан арып, керфегенә нур кунган күзләргә багарга хыялланганда да, күз алдына авыл хатыннары килеп баса. Әйе, хан-бикәләр вәкарь­леге, төрле мисс, вице-мисслар тәкәбберлеге дә юктыр аларда. Әмма барысында да диярлек үз дәрәҗәңне белү, үлчәп сөйләү бар. Тагын шунысы — аларның күзләрендә күпләребезгә тәтемәгән җан тынычлыгы чагыла.
Шундый матур хатын­нарның берсе белән Кушнаренко райо­нының Әхмәт авылында таныштык. Галия Хәбибуллина моннан 34 ел элек бирегә Илморза авылыннан килен булып төшкән. Ире Ринат Рәхимулла улы аны ярәш­кәндә үк авылда яшәячәген әйткән. Ә биредә биата-бианалы, калын нәселле гаилә көтеп торган.
— Килен булып төшкән­нең икенче көнендә ирем — эшкә, аның туганнары кайсы кая китеп беткәч, бианам да йомыш табып чыгып китте. Йорт уртасында ялгызым басып калдым. Нишләргә? Кичәге мунчадан соң калган керләрне юаргамы, өй җыяргамы, ашарга пешерер­гәме... Аның янында су ташыйсы, аны түгәсе, учакка утын хәстәрлисе дә бар бит әле, — дип искә ала яшьлеген яңа тынышым. — Кыскасы, төшке ашка барысы да кабат җыелганда, бу эшләр­нең барысы да эшләнгән иде. Шул рәвешле имтихан тоткан булып чыгамдыр инде.
Ата-бабаларыбыздан калган, мең кабат сыналган, бер кабат та сынатмаган яшәү рәвеше алып бара Хәбибуллиннар. Ринат абый өйлән-гәнче үк йорт салып куйган. Ике улы Рәсил белән Рәсүлгә дә шулай — бер йорт үзләре янында, икенчесе башка урамда. Кызлары Ләйсәнне барлык шартын китереп, сандык, бирнәләр белән шәһәргә кияүгә биргәннәр.
Улларының берсе картәтисен­нән калган агач эше­нә, икенчесе тимер эшенә әвәс. Рәсил агачны челтәр­ләп ни генә ясамый! Ә Рәсүл тимердән соскы, кисәү агачы кебек кирәк- яраклардан алып, мотоцикл детальләренә кадәр үзе коеп куя. Яман гадәтләре юк аларның, бар белгән­нәре — эш. Кулыннан эш килә торган, ат тугарып җигә белгән егетләргә кытлык диләр... Әнә бит үзләре! Яннарында кәләшләре дә булыр, әлегә сәндерәгә кунаклаган гармуннар тезелешеп туй табыннарында уйнар, тиздән үзләре кебек малайлар тәгәрәшеп үсәр әле.
Галия апа нәкъ шул хакта хыяллана. Килен булып төшкәч тә тот­кан имтиханын онытмаган ул, әмма аны киленнәренә кабатларга җыенмый. Бар борчылганы — улларының булачак гаиләсенә ничек файдалы булу.
Кулларыннан чын мәгънәсендә гөл тама үзенең. Яздан-көзгәчә йорт аллары, бакчалар шау чәчәктә утыра. Кышларын алар өйгә күчә, кул эшлә­рендә — бәйләгән, чиккән, теккән әйберләрендә чагыла. Ә аларының исәбе-саны юк, бер кибет ачарлык.
...Шәһәрдә дә эш көне тәмам­лана. Күпләребез бәргәләнә-суккалана кибетләргә, шәһәр транспорты тукталышларына агыла. Нәкъ шушы минутларда Галия апа да бакчасындагы чәчәкләре белән сөйләшеп кергәндер дә, ире кайтканны көтеп, бәлеш исләре аңкып торган аш бүлмәсендәге тәрәз төбенә барып утыргандыр. Йөзен­дә, күз­­­ләрендә, бар булмышында — җан тыныч­лыгы. Җир йөзенә туган һәр хатынга шул бәхетне бирсәң иде, Ходаем.

Резида ВӘЛИТОВА.
Кушнаренко районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных

Аватарка

15 ноября 2018 11:33: Лэйсэн


Эти , эни белэн без бик горурланабыз . Аларга озын гомер , тазалык телибез.



Цитировать






Казаннарга барам әле...
Вчера, 15:05 :: Җәмгыять
Казаннарга барам әле...
Яшь гаиләләргә - акчалата ярдәм!
Вчера, 14:48 :: Җәмгыять
Яшь гаиләләргә - акчалата ярдәм!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

47 (25351) от 23 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»