Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Тиздән үләсен белгәнгә, баласына әти-әни эзли

Тиздән үләсен белгәнгә, баласына әти-әни эзли
18.01.2019 / Мин – хатын-кыз

Тиздән үләсен белгәнгә, баласына әти-әни эзли Федераль каналларда, башка мәгълүмат чараларында Татарстанда яшәүче Айгөл Фазылованың хосписта була торып, баласы өчен өзгәләнүе турында сүз бара. Бу хактагы һәр хәбәр йөрәккә утлы кургаш булып тама...

- Мин үлгәч, Әмирем нишләр? Кемнәр кулына эләгер? Минем аны, үзем исән чагында, тәрбияле, әйбәт гаиләгә, улымны ярата алырдай әти-әни кулына тапшырып китәсем килә, - ди Айгөл.

Ул моннан дүрт еллар чамасы элек авырый башлавын, операция кичерүен, метастаза китеп, каты сызланулар башлангач, Казандагы хосписка урнашуын, инде үләм дигәндә, табибларның аны яңадан тормышка кайтаруын әйтә.

Хатынның үзенә 30 яшь кенә әле. Урынга калган Айгөл – апасы карамагында. Әмирне дә апасы карый. Тик ул аны тәрбиягә ала алмый. Чөнки апасына 65 яшь. Өстәвенә, аның үз улы да авыру икән. Айгөлнең әнисе дә шушы чирдән китеп барган. Аның үз әтисенә дә, баласының әтисенә дә өмете юк. «Эчә ул, Әмирне аңа бирәсем килми», – ди Айгөл улының әтисе турында. Аннары... аның үз гаиләсе, бездә аның кайгысы юк...»

Хәзер авыр хәлдә калган Фазыловлар гаиләсенә волонтерлар – Айгөл Гатиятуллина белән Вика Титова булыша. Аларның ярдәме белән гаилә чыгымнары өчен 100 мең сум акча җыелган да инде. Санкт-Петербургта яшәүче хирург-онколог, үзе дә шушы чирдән җәфаланган Андрей Павленко Айгөлне имммунотерапия үтәргә, гомеренең һәр көне, һәр сәгате өчен көрәшергә чакырды. Минут саен: «Әни, мин сине яратам!» – дип торган бәләкәй улы булганда, үзе әйтмешли, «соңгы минутына кадәр көрәшер ул».




Фото: kazanfirst.ru.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 12:52 :: Сәясәт
"Керү белән асылынасы килмәсен!"
Иннек-кершән нишләтә!
Сегодня, 12:49 :: Мин – хатын-кыз
Иннек-кершән нишләтә!
Сегодня, 12:47 :: Сәясәт
"Мин 70 дигәнмен икән, димәк, 70!"
Сегодня, 12:45 :: Яңалыклар
"Тәпи-тәпи атлап барыгыз!"




Новости русской версии сайта



Яңа номер

19 (25323) от 15 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»