Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Утыр әле, әни, яннарыма...

Утыр әле, әни, яннарыма...
22.01.2019 / Мин – хатын-кыз

Әни елмайса, дөнья яктыра!Әни елмайса, дөнья яктыра!Кеше кайчан матур була? Кайчан аның күзләре генә түгел, бар булмышы нурга коена? Әнисе янында булганда. Яисә аның турында сөйләгәндә. Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, билгеле җәмәгать эшлеклесе, күренекле табиб Римма Үтәшева әнисе турында сөйләгәндә югары трибунадан төште дә, гап-гади бер балага әверелде. Гаҗәп! Ир-атлар белән бер сафка басып, республика язмышындагы мөһим мәсьәләләрне хәл итә торган ханым бер мизгел эчендә әнисенең яраткан, дөресрәге, күңеленең һәр кылы, һәр күзәнәге белән әнисен яраткан бер сабыйга әверелде дә куйды. Һәм хәтер китабын кулына алды...

Кышкы кич. Авыл өе. Әнисе аларны тезеп утыртты да, китабын ачты. Гел шулай итә ул — үзе яраткан әсәрләрен кычкырып укый. Бүген — “Хижина дяди Тома”. Әнисе укыды-укыды да, иң кызганыч урынында елап җибәрде. Балалары аны уратып алды, кем ничек булдырала, шулай юатты. Нишләсә дә ирек аңа — тиргәсә дә, күпләп эш кушса да ярый, тик еламасын гына...
Хәтер китабының бу битен ачсаң, биткә сентябрь җиле килеп бәрелә. Римма беренче сыйныфка укырга бара, әнисе бакчадан чәчәкләр өзеп алып чыкты, агроном абый мотоциклының арбасына башта портфель салынды, аның өстенә орчык хәтле генә кызчык кунаклады, әнисе бер кочак көзге чәчәкләр тоттырды. Алар кузгалып киттеләр. Әнисе калган тарафка бик борылып карыйсы килә дә бит кызның, кая ул, мотоцикл җилдерә генә, төшеп калма, нык тотын! Ә чәчләрне җылы сентябрь җиле иркәли...
Әти-әни – пар канатлар!Әти-әни – пар канатлар!Артыгын иркәләми аның әнисе, үтереп мактамый да. Бар белгәне: “Сез башкаларга үрнәк булырга тиеш!”. Ә үрнәк булу өчен башкалардан күбрәк белергә, алардан күбрәк эшләргә, күбрәк өлгерергә кирәк. Үзе дә нәкъ шундый тәрбия алып үскән ул, өлкәннәр сафына иртә баскан.
Зөһрә Хәсән кызы Әми­рова, әти-әнисенең тәүге мәхәббәт җимеше булып, 1929 елның салкын гыйнвар көнендә дөньяга килгән. Гаиләдәге баш балага төшкән вазыйфаларны артыгы белән күтәргән ул. Әтисе сугышта хәбәрсез югалгач, әнисе, алты баласын алып, Чиләбегә, трактор заводы төзелешенә чыгып китә. Анда югарыдан егылып төшеп җәрәхәтләнә, урынга кала. Бу вакытта Зөһрә инде укытучы һөнәрен сайлап, Дәүләкән педагогия училищесында белем алып йөри. Буыннары ныгынып та өлгермәгән кыз балага ике сеңлесен, энесен үзе янына алып карарга туры килә. Ачлыктан һушын югалтып егылган чаклары да була... Әмма үзе сайлаган кыйбласын югалтмый — һәрнәрсәдә башкаларга үрнәк булырга!
Хәләле Әмир абый белән алар матур гаилә оясы коралар, анда өч кыз, бер малай үстерәләр. Ире шырпы кебек — тиз кабына, тиз сүнә, күңелендә бер кер дә юк, барысына ярдәм итәргә, шатлыгы булса, һәркемгә өлеш чыгарырга тырыша. Шулай бер көнне, Римма кызлары мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, медицина институтына укырга кереп кайта. Әмма студент булуы турында кәгазе булмагач, әтисе аңа ышанып бетми. “Әллә була ул кәгазь, әллә юк, син, кызым, иртәгәдән амбарга эшкә төшәсең, укымасаң, шунда эшләп калырсың, укырга китсәң, өйрәнүең үзең өчен булыр!” Риммага әтисе әйт­кән — закон. Шулай итеп август ае буена ашлык әйләндерә кыз. Институттан хәбәр 27се генә килә. Әмма үз кулына эләкми әле анысы, әтисе тотып чыгып китә дә, көн буена югалып тора — шатлык уртаклаша... Диплом алгач, аны ераккарак алып куялар инде. Үз гомерендә беркемгә дә начарлык, хәсрәт салмаган, атлар күңелен аңлый торган нечкә хисле Әмир абыйның гомер чаптарлары бик җитез була шул, үзенә күрсәтелгән юлдан ашыга-ашыга чабып узалар. Зөһрә апага балаларына әти дә, әни дә булып калырга туры килә.
Алар әниләренең таләбенә буйсынып тормыш кора – һәркайда, һәрнәрсәдә башкаларга үрнәк булырга, халыкка хезмәт юлында аруны белмәскә һәм, Аллаһ сакласын, йөзгә кызыллык китермәскә. Соңгысы — һәр ата-ананың да теләгедер, билгеле. Әмма бар бала да моңа ирешә генә алмый. Шәриповлар гаиләсендә үскән Ринат Әмир улын гына алсаң да, аның үз халкына, Бүздәгенә ни дәрәҗәдә җаны фида булып, әти-әнисе тормышында кояш булып яктыруы олы хөрмәт уята. Туган йорты алдында ул утырткан алмагач чәчәк атканда, бүген дә яктыра якыннарының күңеле. Ә әнисе, тугыз дистәсен тутырса да, шушы алмагачтан, балалары тәгәрәшеп үскән йортыннан, хәләле кайчандыр каерып ачып кергән олы капкадан, бакчасыннан аерылырга уйламый әле.
Ә бакчасы заманында авылда берәү иде аның. Анда ниләр генә үсми, ә түрендә — мич. Авыл җирендә җылыткан да, туендырган да шушы мичне бакчага чыгарып салу гадәте Сабайда нәкъ Зөһрә ападан башлана. Яңа ел җитсә, урамга чыршы куеп, үзе Кыш бабай булып киенеп, балаларга баллы прәннек таратып, күршеләргә беренче булып бәйрәм оештырган да – ул. Күп башлангыч­ларга сулыш өргән алдынгы карашлы, берничә буын укучыларына төпле белем биргән мәгариф отличнигы ул.
...Әни һәрвакыт янда булыр кебек бит ул. Азга гына китеп торса да, тының белән тартып алырдай буласың. Бүген Римманың әнисе район үзәгеннән август киңәш­мә­сен­нән кайтты. Өч көн көтте­ләр аны! Әтиләренә күрсәт­мәскә тырышып, елашып та алдылар. Кайтты ул, ниһаять! Ярты төндә дә йокламый иде әле алар. Тәрәзәдән ай, йолдыздар җемелдәшә, алар шулкадәр күп, әйтерсең иләктән коела. Ә Җиһанга Гагарин очкан көнне алар җыелышып күктән бары тик бер генә йолдызны күзләде. Әниләре ул йолдызны ника­дәр даһи кеше кабызганын тәфсилләп сөйләде. Сөйлә әни, үзең генә белгән телдә безнең йөрәкләргә сүз куш, яратып кына тиргәп тә ал, уңышларыбызга үзебез­дән дә арттырып шатлан, сирәк-мирәк безнең белән горурланып та ал... Тик китмә, яныбызда гына бул, яме, әни!

Резида ВӘЛИТОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сез бүген дә сафта!
Сегодня, 17:55 :: Яңалыклар
Сез бүген дә сафта!
Әфганстан - йөрәк ярабыз
Сегодня, 16:11 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Әфганстан - йөрәк ярабыз
Калдыклар да файдага ярарлык
Сегодня, 14:15 :: Яңалыклар
Калдыклар да файдага ярарлык
Бирешмә, Сибай!
Вчера, 21:44 :: Җәмгыять
Бирешмә, Сибай!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

19 (25323) от 15 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»