Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Гөлләр тама кулларыңнан, Гөлүзә!

Гөлләр тама кулларыңнан, Гөлүзә!
28.01.2019 / Мин – хатын-кыз

Гөлләр тама кулларыңнан, Гөлүзә!Кул эшләре гомер-гомергә затлы иҗат булып санала. Соңгы вакытта да алар белән шөгыльләнүчеләр күбәеп бара. Бу - әлбәттә, күңелле хәл. Таныш булыгыз: кулларыннан гөлләр тамызучы ханымнарның берсе Гөлүзә Фәхруллина.

Ул Борай районында яши. Йортында кая күз салсаң да, аның иҗат җимешләрен күреп, сокланасың. Искиткеч матур итеп чиккән сөлгеләр, бәйләнгән оекбашлар, чәчкәләр, атлас тасмалардан эшләнгән гөлләмәләр, картиналар, кәгазьдән ясалган кәрзиндәге гөлләр. Һәр әйбердә останың күз нуры, йөрәк җылысы, күңел матурлыгы саклана. Йорт алларыннан кергәндә үк пластик шешәдән эшләнгән камышлар, роза, энҗе чәчкәләре, әкияти кошлар, пальма агачлары күзнең явын ала.

Гөлүзә апа матур табигатьле, уңган халыклы Кушманак авылында туган. Авыл мәктәбендә 10нчы сыйныфны тәмамлагач, Нефтекама һөнәрчелек училищесына пешекче һөнәренә укырга керә. Радик Гайнулла улын очратып, матур тормыш корып җибәрәләр. Бер-бер артлы балалары Ирина, Марат һәм кече кызлары Гөлнара дөньяга килә. Хәзер балалары үсеп, үз тормышы белән яшиләр. Ул, колхозда 31 ел эшләп, лаеклы ялга чыга.

Матурлык тудыручы ханымның көннәре дә матур үтүенә шик юк. Чөнки кешеләргә өләшкән җан җылысы, гүзәллек үзеңә һәрчак яхшылык булып кайта ул.




Фото: Гүзәлия Мостафина фотосы.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сез бүген дә сафта!
Сегодня, 17:55 :: Яңалыклар
Сез бүген дә сафта!
Әфганстан - йөрәк ярабыз
Сегодня, 16:11 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Әфганстан - йөрәк ярабыз
Калдыклар да файдага ярарлык
Сегодня, 14:15 :: Яңалыклар
Калдыклар да файдага ярарлык
Бирешмә, Сибай!
Вчера, 21:44 :: Җәмгыять
Бирешмә, Сибай!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

19 (25323) от 15 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»