Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Танышу сайтларында пар табып буламы?

Танышу сайтларында пар табып буламы?
10.08.2017 / Мин – хатын-кыз

Танышу сайтларында пар табып буламы?Танышулар сайты турында бик күп ишеткәнем бар. Бер-берсен Интернеттагы танышу сайтлары аша тапкан танышларым да бар хәтта. Нинди сайтлар соң алар һәм кемнәр утыра анда?

Минем кызыксынуым өстенлек алды, һәм мин аларны өйрәнә башладым. “Танышулар сайты” дигән язуыма Интернет төрле эчтәлекле әллә күпме сайтка алып чыкты. Аларның берсенә кереп, мин түләүле сайтка эләккәнемне аңладым. Әлбәттә, мондый юк-барга акча түгәсе килмәде һәм мин бушлай булган сайтларны эзли башладым. Андыйлары да тулып ята! Шундый сайтларның берсенә ялган исем астында үземне теркәдем, анда тутырырга кирәк булган анкетага үземнең максатым итеп “ир табарга” дип куйдым (чынында мин инде күптән тормышта, монысы эш буенча эксперимент кына иде). Хәтта фотографиямне дә куймадым.
Беренче эш итеп мин “эзләү” төймәсенә бастым һәм үземә ошаган берничә ир-егетне сайлап алдым. Хәер, фотографияләрдән күбрәк я пеләш, я симез, я карт ирләр карап тора иде. Үзем турында берничә җөмлә язып куйдым. Мин, яңа кеше буларак, үземне нәрсә көткәнен әле башыма да китерми идем. Вакытымны әрәм итеп, үземә язып торасы да булмаган икән! Теркәлүдән соң ун минутлап вакыт узуга миңа ирләрдән дистәләгән хат килә башлады. Нигездә, 28 яшьтән 50 яшькәчә ирләр язды. Андагы хәлләр мине — башта аптырауга, аннары борчуга салды...
Беренче дежур фразадан соң ирләрнең һәркайсы минем монда нинди максат белән теркәлүем хакында кызыксынды. “Тормышка чыгарга телим. Ир эзлим” дигән сүзләремә алар, мине кызганып дигәндәй, монда тормышка чыгар өчен ир табып булырына шикләнү белдерде. “Монда олигарх таба алмассыз. Ә менә тәэссоратлар баштан ашачак”, дип язды миңа Уфада яшәүче 44 яшьлек Динар.
Ир-егетләр аралашырга, интим тәкъдим итте. Алар хатыннары, балалары барлыгын яшермәде дә. Сөйләшү ачыктан-ачык барды, “күңел ачар өчен”, “очрашулар эзләр өчен”, “секс өчен”, “сөяркә табар өчен” – менә күбесенең әлеге сайтларда утыруының сәбәбе. Минем “ир эзләвемне” белгәч тә алар миңа язудан туктамады, үзләренең фотосурәтләрен салды, минекен сорады, минем фигура, тышкы кыяфәтем белән кызыксынды. “Хатыныгызның кай ягы ошамый?” дигән сорауга җавап бирмәделәр, елмаеп торучы смайликлар җибәрү белән генә чикләнделәр. Берсе – “Сулга барып кайтасым килә” дип, икенчесе “билгеле бер урыныма маҗара эзлим” дип язды.
Өйләнгән ирләрнең биредә күп булуы мине иң нык аптыратканы булды. Аларның күбесе офиста утыручылар, яки бөтенләй эшсезләрдер инде, чөнки эш вакытында мондый сайтларда утырып булмый диярлек.
Бер бик эшлеклесе эләкте. Минем язуларга ул ярты сәгать үткәч кенә җавап язды, эшем күп, зур компаниядә эшлим, дип язды. Хәер, кем белә, бәлки, аның бу “эш күплеге”, җавап язмый көттерүе дә хатын-кызларны кармакка эләктерүнең бер алымы гынадыр... Ирләр очрашырга тәкъдим итте, кайберләре берничә сәгатькә, яки төнгелеккә фатир алырга да риза иде. Араларында ачыктан-ачык бозыклык тәкъдим итүчеләр дә булды, андыйларга мин җавап язмадым.
Кызык, ә башка хатын-кызлар мондый адәмнәр белән ничек аралаша икән? Алар бу сайтларда нәрсә эзли? Башымда шундый сораулар туды һәм аларга җавап табар өчен мин тагы бер бит ачтым да анда үземне... ир-егет итеп теркәдем. Кызлар башта сагаеп кына җавап бирде. Миңа гына шундыйлары эләктеме, әллә инде чыннан да сайтларга шундый максат белән керәләрдерме, хатын-кызларның күбесе тормыш иптәше, баласына әти булырдай кеше эзли иде. Минем җиңел-җилпе тәкъдимнәргә җитди итеп җавап бирделәр, әмма барыбер аралаша-аралаша үзгәрә төштеләр.
Берсе тәүдә бик коры гына язышкан иде, минем ни белән шөгыльләнүем турында кызыксынды. Мин, үземнең җиһазлар салоным бар, эшкуармын, дип яздым. Беләсезме, кызыбыз шунда ук үзгәрде дә куйды! “Уфада үз салоныгыз бар?” дип аптырады ул һәм минем белән ныграк кызыксына башлады, тоны үзгәрде, йомшак, матур итеп язды ул миңа. Мин шуны аңладым: хатын-кызлар эреп китсен өчен әллә нәрсә кирәкми, бер-ике матур сүз, “матурым”, “акыллым” дип эндәшү дә җитә. Ә инде шулай минеке кебек берәр “салоның” да булса, бөтенләй тиз бирешәләр.
Кызларның берсенә мин миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясадым. “Сез маньякмы әллә?” – дип язды ул миңа. Әлеге ханымга җылы, матур сүзләр белән дыңкычлап тутырылган берничә хат җитте, ханым инде миңа кияүгә чыгарга ризалашып бетә язды...
Икенче бер бахыр (шулай дигән өчен гафу итегез) биредә үзенә ир, баласына әти эзли иде. Беренче ире белән аерылышканнар, үзе балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Монда тормыш көтәрдәй ир табуы бик икеле дип эчтән генә жәлләдем мин аны. Икенче бер ханым фотода купшы гөлләмә белән төшкән иде. “Кем шундый матур розалар бүләк итте?” дип яздым. “Элекке егетем” дип язды ул миңа, үзенең хәзер буш икәнлегенә ишарәләп.
Көн ахырына мин бу язышулардан тәмам арыдым. Ир-егетләрдән килгән хатларга җавап язып җитешеп булмый. Аларның ачыктан-ачык шулай очрашулар эзләве, оятсыз тәкъдимнәр язуы инем кәефемне төшерде. Икенче көнне әлеге сайтка керергә бернинди дә теләгем юк иде, әмма кызыксынуым тагы шул битне ачарга мәҗбүр итте. Төн үткәнче хатын-кызлар активлашып киткән иде, алардан бик күп хат килгән. Ә “минем” тәрбиячем мине сагынып та өлгергән, миннән хат көтә иде...
Килешәм, танышулар сайты шуның өчен дә төзелгән – биредә танышалар. Эш кешесе көнозыны эштә, кичен генә бушый, ялга әллә күпме эш көтә. Кем беләндер танышырга вакыт та калмый. Шундый чакта бу сайтларның файдасы бардыр, алар ярдәм итәдер. Әмма бер сорауга мин җавап тапмадым: нигә биредә өйләнгәннәр шулкадәр күп? Минем белән язышкан бер ир: “Ир – хатынын, хатын – ирен алдый, чөнки бүген гаилә кыйммәтләре юкка чыкты. Элек кенә ул бер кавышсалар, гомернең азагына кадәр бергә баралар иде. Ире кайтып тукмаса да, хатын чыгып китми иде. Ә хәзер бер тиргәшсәләр, тоталар да аерылышалар”, – дип язды.
Үзем өчен мин шундый нәтиҗәгә килдем: биредә ир табу бик катлаулы. Әмма мөмкин. Әлбәттә, бер керү белән түгел, озак утырырга, сайланырга, кирәкмәгән кешеләрдән шундук котыла барырга, алар белән язышмаска кирәк. Мин ике көн эчендә генә дә илледән артык ир-егет белән аралаштым, шулар арасыннан 2-3е белән арытаба да аралашып булыр иде. Аларның да берсе – өйләнгән, икенчесе аерылышкан булып чыкты. Берсе, үзе әйтүенчә, өй­ләнмәгәне, минем белән һәрвакыт “Сез” дип язышты, “Син”гә күчмәде, сөйләме дә бик ипле, язуы хатасыз иде. Әйткәндәй, биредәге ирләрнең күбесе хатасыз язуы белән мине аптыратты.
Кияүдәге хатыннарга шуны әйтәсем килә: ирләрегезне саклагыз, Интернетта озаклап утырсалар, тикшерегез – кайда, нинди сайтларда “йөри” икән алар?
Фируза НИГЪМӘТУЛЛИНА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сез бүген дә сафта!
Сегодня, 17:55 :: Яңалыклар
Сез бүген дә сафта!
Әфганстан - йөрәк ярабыз
Сегодня, 16:11 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Әфганстан - йөрәк ярабыз
Калдыклар да файдага ярарлык
Сегодня, 14:15 :: Яңалыклар
Калдыклар да файдага ярарлык
Бирешмә, Сибай!
Вчера, 21:44 :: Җәмгыять
Бирешмә, Сибай!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

19 (25323) от 15 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»