Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Бәхет өчен күп кирәкми

Бәхет өчен күп кирәкми
10.08.2017 / Мин – хатын-кыз

Бәхет өчен күп кирәкмиҺәр кеше өчен үз гаиләсе, үз өе – үз дөньясы булу мөһим. Аны төзер өчен бер мәхәббәт кенә җитми. Зур дуслык, бер-береңне хөрмәт итү дә кирәк. Резида Нәфыйкова – шундый тату гаиләнең фәрештәсе. Ул – менә дигән хуҗабикә һәм күпкырлы шәхес. Җырлый, бии, шигырьләр яза, рәсем төшерә, спорт белән дә дус. Кош оясы да ясап куя ала, печән дә чаба. Кыскасы, барысын да булдыра!

Бәхет, хатын-кыз бәхете өчен күп кирәкме? Миңа калса, кайвакыт бик аз гына. Көндәлек өй мәшәкатьләрен­нән арынып, матур күлмәк киеп, купшыланып, яраткан эшеңә барып кайту да җитә кайчак.
Менә инде җиде елдан артык Резида Ярмәкәй райо­нының Иске Турай авыл клубында мәдәни оештыручы булып эшли. Эшли дип әйтү аз булыр, ул яраткан һөнәре белән яна! Резида үткәргән чаралар эчтәлекле дә, фәһемле дә, мавыктыргыч һәм һәрбер кешенең йөрәгенә дә үтеп керерлек. Бермәлне, аз гына тынычрак эштә эшләп карыйм әле диеп, Резида балалар бакчасында, Иске Турай авылының балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында да эшләп карый, ләкин күңеле гел мәдәният йортына тарта.
Заман белән бергә атлый Резида. Социаль челтәрләрдә “Иске Турай авыл клубы” дигән төркем дә теркәлгән. Менә алар балык тоту буенча ярыш уздырган, мәктәп лагереның 1нче сменасы тәмамланган, “Без сәламәтлек яклы!” дигән девиз астында, тирә-як белән танышу максатында велосипедларда экскурсиядә булып кайтканнар. “Монысы — мәктәп эше, ә бусы — клубныкы”, – дип эш аермый Резида. Уздырган чараларга барлык авыл халкын җәлеп итә. Аларның тормышы кызыклы, мавыктыргыч булсын өчен тырыша.
Резида теркәгән бер постта: “Бездә эшләр гөрләп тора. Әлеге вакытта клуб тәрәзәләре, ишекләре алмаштырыла. Тәрәзә куючы егетләр дә, тәрәзә асларын өеп баручыларыбыз да бик шәп эшли. Молодцы, егетләр! Тәрәзәләр куела барган саен дөньялар яктыра кебек. Авыл халкына, безгә ярдәм кулы сузганнарга, район хакимия­тенә зур рәхмәт! Ходай сезгә исәнлек бирсен!” дигән сүзләр бар.
Күптән түгел Абдулла авылының 300 еллык юбилеена багышланган “Саумысыз, авылдашлар!” дигән чагу чара узды. Бу бәйрәмдә дә Резида Нәфыйкова Иске Турай авыл биләмәсе җитәкчесе Илмира Исламованың зур ярдәмчесе булды. Ул бәйрәм сценариен төзүче генә түгел, аны Татарстан кунагы, җырчы Рөстәм Галиев белән алып та барды. Милли уеннар барганда Резида – спорт комментаторы. Аның үткер чаян теленә, фикер тизлегенә, һәрбер кешегә багышланган күңел җылысына бәйрәмгә килгән һәрбер кеше сокланып туя алмады. Мә­дәният учагында эшләүче кеше нәкъ шундый булырга тиештер дә!
Нәфыйковлар гаиләсендә өч бала үскән. Лилия, Казан федераль университетын тәмамлап, инженер-менеджер дипломы алган. Ике бала анасы. Айнур нефть компа­ниясендә эшли. Иң кечеләре Илмир сигезенче сыйныфта укый. Гаилә башлыгы Дамир Якшай су каналында эшли. Буш вакытында умартачылык белән шөгыльләнә, һөнәрен улларына калдырырга хыяллана.
Гаилә – ул иң мөһим мәктәп. Андагы дәресләрнең иге-чиге юк: эшсөючәнлек, җаваплылык, намуслылык. Нәфыйков­лар бу сыйфатларны балаларында да уңышлы тәрбияли.
Энҗе ШӘФЫЙКОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сез бүген дә сафта!
Сегодня, 17:55 :: Яңалыклар
Сез бүген дә сафта!
Әфганстан - йөрәк ярабыз
Сегодня, 16:11 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Әфганстан - йөрәк ярабыз
Калдыклар да файдага ярарлык
Сегодня, 14:15 :: Яңалыклар
Калдыклар да файдага ярарлык
Бирешмә, Сибай!
Вчера, 21:44 :: Җәмгыять
Бирешмә, Сибай!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

19 (25323) от 15 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»