Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Кытайда балык тоттым!

Кытайда балык тоттым!
09.09.2017 / Мин – хатын-кыз

Дилара Шәйдуллина – хәзер Кытайда үз кеше.Дилара Шәйдуллина – хәзер Кытайда үз кеше.Дилара Шәйдуллина мәктәптә укыганда ук сәяхәт итү турында хыяллана. “Ул чакта укучыларны дәртләндерү системасы эшли иде. Макулатура һәм металл сыныклары җыеп, без Белоруссиягә бардык. Бу сәяхәт бик ошады, икенче елны тагын да ныграк тырыштык һәм бу юлы Әзербайҗанга сәяхәткә бардык”, – дип бала чагын искә ала Дилара.

Хәзер дә ул спортчылар белән даими рәвештә төрле шәһәрләргә ярышларга йөри, чөнки һөнәре буенча Дилара Мәсәбиховна – балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең җиңел атлетика буенча тренеры. Соңгы алты-җиде елда ханым Азиягә мөкиббән киткән һәм шуңа күрә ел саен Кытайга бара.


– Барысы да Владивостоктан башланды. 2007 елдан башлап һәр җәй яисә кыш шул шәһәргә кунакка барам. Безнең кебек зур илдә яшәүчеләр өчен бу үзенә күрә бер сәяхәт. Башта мине андагы күп нәрсә аптырата иде, чөнки безнең республика белән чагыштырганда, анда тормыш күпкә начаррак. Базарларында антисанитария хөкем сөрә, адым саен бомж­лар… Бердәнбер сөенеч – диңгез. Ә саммит үткәргәннән соң, анда бик күп уңай үзгәрешләр булды, яңа төзелешләр гөрләде. Мин моңа чын күңелдән шатландым, чөнки анда үз шәһәр­ләрен яратучы кешеләр яши. Мин дөньяда иң зур Тын океан океанариумында булырга хыяллана башладым, ул вакытта икенче бер хыялым – илебезнең иң соңгы ноктасы – Находка шәһә­рендә булуымны – тормышка ашырган идем инде.
Владивостокка барып җитү – Кытайга барып җиттең, дигән сүз: автобуслар гел йөреп тора, 2-5 сәгать эчендә Суйфанхэ, Хуньчунь яисә Харбин провинция­ләренә килеп җитәсең. Владивосток халкы кием алырга, ял итәргә, бәйрәмнәр үткә­рергә шунда йөри. Тәү башлап гаиләбез белән Хуньчуньга бардык. Бу – шундый тыныч, чиста, ыгы-зыгысыз провинциаль шәһәрчек. Туристлар, нигездә, анда сәламәтлекләрен ныгытырга йөри, бу “дәвалану туры” дип санала.
Элек юлламалар арзан иде, без бер заман 5 көнгә бардык, һәм бу һәр кешегә 3 мең сумнан артыгракка гына төште. Юллама бәясенә менә дигән кунакханәләр, “швед өстәле” һәм чәй эчү йоласы, ефәк фабрикасына һәм балык тотарга бару буенча бушлай турлар керә. Без кунак­ханәдә урын кирәк-ярак­ларының чип-чиста булуына таң калдык. Аны нәрсә белән юалардыр, ләкин аларның барлык урын кирәк-яраклары да бамбуктан һәм ап-ак!
Шулай ук чәй эчү йоласы игътибарга лаек. Сине өстәл артына утырталар, яшь кытай кызы кечкенә чәшкеләр бирә, һәр чәйне дөрес пешерү технологиясен күрсәтә. Бер­сеннән-берсе хуш исләр монда! Бу чәйләр бик тәмле! Анда бернинди дә тәм-том, бал һәм кайнатма куймыйлар. Теләгән кешегә шикәр тәкъдим итәләр, ул аларда файдалы булып санала һәм минералны хәтерләтә – шакмаклары үтәкүренмәле.
Аннары ефәк фабрикасына бардык. Монда мин ефәк күбәләге кузыннан башлап тукымалар җитештерү процессына кадәр барысын да күрдем! Беренчедән, ул чакта безнең илдә мондый ефәк юк иде әле; икенчедән, чын ефәк блузкалар бик кыйммәт – 5-7 мең сум тора иде, ә без аннан ефәк эчке киемнәр, халатлар, кием-салымны күпкә арзан­ракка алып кайттык.
Ә менә кием алырга Суй­фанхэга йөриләр. Кечкенә шәһәр, барысы да русиялеләр өчен эшләнгән. Анда без­некеләр туган көннәр үткәрергә, аралашырга, ашарга йөри, чөнки кытай кухнясы арзан һәм оригиналь. Барлык “челнок”лар да товар алырга шунда йөри. Ул вакытта юань безнең акчага караганда бик арзан булып, әллә никадәр әйбер сатып алырга мөмкин иде. “Барысы да 30-40-50 сум” кебек безнең хәзерге ки­бетләрдәгечә. Ун сумга, мәсәлән, анда хуҗалык, көнкүреш, канцелярия товарларын сатып алырга була иде. Әйткәндәй, бу идея безгә нәкъ шуннан килгән. Ә менә узган елда мин Хунчунгка бардым һәм барлык нәрсәләргә дә хак­ларның күтәрелүен күрдем, чөнки доллар кыйммәтләнде.
Кытайда аралашу өчен телне белү мәҗбүри түгел, 1-2 сүз белсәң дә җитә. Калькуляторны беләсең, хатын-кызларга – “куня” (“дус кыз” дигәнне аңлата), ир-егетләргә “корефан” дип дәшәсең. Кая керсәң дә, барысын да “нихао” дип сәламлисең. Бу сүз безнең “нихәл” дигән сүзгә охшаган. “Сэсэ” – рәхмәт. Безгә шул сүзләрне белү җитте, аралашу өчен бернинди авырлыклар да булмады.
Мин Кытайда балык тотарга бардым. Акча түләп, җиңел арбага утырдык та безне кешеләр тартып китте. Безне бу таң калдырды, чөнки бу кешене эксплуатацияләү кебек тоелды! Ә биредә бу – норма.
Шулай итеп, балык тотарга бардык. Сиңа кармак бирәләр дә син балык тотарга барасың. Кызыгы шунда: син балыкны барыбер тотасың! Мин моны “коммерческий балык тоту” дип атадым, чөнки су астында кемдер кармакка балык эләктереп торган кебек. Һәм һәрвакыт карплар гына эләгә! Балыкчы кызы буларак, мине алдап булмый: мин андый балыкның кармакка капмавын яхшы беләм, ә аны тоту – чын сәнгать. Ничә балык тотасың, барысы да синеке. Тоткан балыгыңны шунда ук пешекчеләргә бирәсең һәм алар сиңа пешереп тә бирә.
Кытайның провин­ция­ләрендә хәерчелек, өйләр саламнан, камыштан салынган. Барысы да урамдагы ниндидер революциягә кадәрге мичләрдә кыздырыла, пеше­релә, һәм тирә-якка Кытайга гына хас ис тарала… Го­мумән, илгә килеп керү белән сине шул ис уратып ала. Төрле кортлар, бөҗәк­ләр, диңгез продуктлары, личинкалар, үләннәр белән туклангач, шул ис кытайлыларның үзләренә дә сеңгән.
Шунысы аптырата: анда хәтта метрга метр да буш җир юк. Анда җир ашлы түгел, тукландырылмаган дигән төшенчә юк, барлык җир дә чәчелгән, хәтта таучыклар да эшкәр­телгән! Алар шултикле эшсөяр, туры мәгънәсендә баш күтәрми эшлиләр.
Кытайлыларның күбе­сенең Уфа турында бөтенләй ишет­кәннәре юк икән. Улымның “Айдар” дигән исеме аларга бөтенләй кызык булды, ә Дилараны алар шунда ук Динага әйләндерделәр.
Без Кытайга, аларга да безнең мәдәният кызыклы булыр, дип, курай алып барган идек. Мин бастым да сүз бирүләрен сорадым һәм кызыклы сәяхәт өчен тост күтәреп, кояшлы Башкортстаннан милли уен коралы тавышын тыңларга тәкъдим иттем. Айдар курайда Башкортстан гимнын уйнап җибәрде, һәм барча халык безгә таба борылды.
Безнең янда зур өстәл артында зыялы кыяфәтле кытайлылар көнбагыш ашап, идәнгә төкереп утыралар (бу аларда нормаль күренеш) иде. Курай тавышын ишетү белән алар барысы да авызларын ачып тыңлый башлады, берсе хәтта Айдар янына килеп, ноталарын карый, әле тегесен, әле монысын уйнавын сорый. Соңыннан ул музыка өчен рәхмәт әйтте һәм кафедагы барлык кешене шампан шәрабы белән сыйлады. Аннары... урыс телендә “Катюша”ны җырлап җибәр­де! Ачыклануынча, ул ниндидер танылган опера җырчысы икән. Русия һәм Кытай дуслыгы өчен тостлар күтәрелде! Күрәсезме, бер уен коралы нинди могҗизалар тудыра ала! Аннары без кытайлылар белән бергәләп “Подмосковные вечера”ны башкардык. Бу илдә безнең җырларны байтак беләләр икән.
Харбин шәһәрен исә “урыслар шәһәре” дип атарга да була, биредә аларны хөрмәт итәләр һәм яраталар, барлык җирдә дә революционерларга, Ленинга һәйкәлләр куеп чыкканнар, мәдәни һәм тарихи музейлар бик күп. Русия аларның Япония белән сугышкан елларында Кытайга ярдәм иткән бит.
Харбин – бик зур шәһәр, мегаполис, анда фабрикалар урнашкан. Мин балаларны күп еллар Кытайда киендердем, костюмга кич заказ бирәсең, иртәнгә ул тегелгән була. Спорт формалары да бик яхшы сыйфатлы. Мә­сәлән, “Лининг” фирмасы товарлары “Адидас”ныкына караганда чыдамрак. Кытай­ның “361” бренды безнең Олимпиада судьяларын киендерде.
Харбинда йортлар бер-берсен кабатламый, барысы да оригиналь. Барлык туристлар да София соборына эләгергә тырыша – анда иртән, төшке аш вакытында һәм кич орган музыкасы яңгырый. Собор янында кибетләр тезелгән, төсле фонтан ага, картиналар язалар, барлык нәрсә төсле, җе­мелди, ялтырый – үзенә күрә Арбат.
Анда спортны яраталар. Элек бездә производство гимнастикасы ясыйлар иде бит, анда да билгеле бер вакытта музыка һәм алып баручы белән машина килә, йөзләгән кеше бер үк вакытта урамга йөгереп чыга да зарядка эшли башлый. Тагын миңа шунысы ошады: иртәнге сәгать 5тә барысы да шулай ук мәйданчыкка чыга һәм сулыш гимнастикасы ясый.
Минем тагын төнге шә­һәрләргә исем китте. Аларда бит барысы да яна, җемелди, барлык җирдә дә иллю­минацияләр. Бу шултикле матур! Тагын шунысы сокландырды: кичке 7дән 9га кадәр бии торган урыннары бар. Сабыйлардан башлап, 100 яшьлек картларга кадәр урамга чыгып биюгә кушыла. Болар барысы да оешкан төстә, демонстрация кебек үтә, барысы да бии белә. Кылычлар, җилпәзәләр белән бииләр - кем ничек тели. Аларның музыкасы шултикле күңелгә үтеп керә, син аның астында барлык җаның-тәнең белән ял итәсең.
Кытай халкы бик игелекле, шәфкатьле, ихтирамлы.
Танышларым миннән: “Атналар буе поездда бару авыр түгелме?” – дип сорый, Владивостокка кадәр юл ерак бит. Мин: “Юк, юлда яңа дуслар табам, аралашам, кичекте­рергә туры килгән эшләремә вакыт табам”, – дим.
Хәзер сәяхәт итүчеләр бик күп. Күптән түгел Польшадан 80 яшьлек бабай белән бардым, ул Сахалинга юл тота иде. Үзе белән зонтигы, свитеры һәм рюкзагы гына бар. Телефоны да, фотоаппараты да юк. Ул бик күп континентларда булган, ә менә хәзер Сахалинны күрәсе килгән.
Күп кеше автостоп белән йөри. Минем хәзер Кореяда, Мароккода мине көтеп торучы дусларым бар. Үзеңә максат итеп куйсаң, сәяхәт кыйммәт тә түгел, җиңел һәм мавыктыргыч гамәл.
Нурия Гамилова язып алды.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Казаннарга барам әле...
Вчера, 15:05 :: Җәмгыять
Казаннарга барам әле...
Яшь гаиләләргә - акчалата ярдәм!
Вчера, 14:48 :: Җәмгыять
Яшь гаиләләргә - акчалата ярдәм!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

47 (25351) от 23 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»