Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Бармакның кайсын тешләсәң дә авырта

Бармакның кайсын тешләсәң дә авырта
09.09.2017 / Мин – хатын-кыз

Бармакның кайсын  тешләсәң дә авыртаЯңа туган сабый исе хатын-кызга гына шулай татлымы икән ул? Кемдер, оҗмах чәчкәләре исе, ди аны. Ирләрнең, аның тәмен белгән хәлдә дә, бала исеннән башлары әйләнмидер. Ә яшь әниләр, балалары үсә төшкәч, бу тәмле исне янә эзли башлый. Шулай итеп, йөрәк янына янә бер кош оялый һәм тугыз айдан инде оҗмах чәчәкләре исеннән янә башлар әйләнә. Әмма гаиләгә бала кайту беренче балага ничек тәэсир итә? Аны моңа ничек әзерләргә? Гомумән, гаилә ишәйгән хәлдә нинди мәсьәләләр килеп туа? Әйдәгез, бу хакта табиблар һәм психолог­лардан сорыйк.

Сәламәт хатын-кыз үз гомерендә 9га кадәр бала таба ала, ди табиблар. Аларның арасы 4 яшькә кадәр булса яхшы. Балага ике яшь тулгач, янә авырга калу турында уйларга ярый. Шул очракта хатын-кызның организмы яшәрә, яңара икән. Моңа кадәр ярты ел кала булачак әни, шулай ук әти дә, спиртлы эчемлекләрдән, тәмәкедән баш тартырга тиеш.
Өйгә сабый кайтачагы турында өлкән бала алдан белеп, моңа әзерләнсә яхшы. Яңа туган сабыйга урын әзерләү, бәлки, булачак абый-апаны бүлмәсеннән күчерү алдан ук башкарылсын иде. Әгәр сез аны балалар бакчасына бирәсез икән, бәби кайтканчы ул аңа йөреп өйрәнгән булсын. Бала үзе өчен килеп туган мәшәкатьләрне сеңлесе, яки энесе пәйда булу белән бәйләмәсен.
Тугыз ай буена йөрәк янында йөрткән баланы кулга алгач, аннан бер минутка да аерыласы килми, шулай да өлкән бала игътибарсыз калмасын – кечесе йоклаган арада аның белән китап укырга, башка берәр уртак шөгыльгә вакыт калдырыгыз. Әлбәттә, ул беразга гына булса да дәү әни, олы апа карамагына күчеп торырга да мөмкин. Бу очракта аралар ераклаша, шуңа да әни кеше өлкән баласына үзенең яратуын ешрак белдереп торырга тиеш. Моның өчен галимнәр раслаган биш мәхәббәт теле бар:
– баланы назлау, тәмле сүзләр белән иркәләү;
– бала белән олыларча аралашу, һәрнәрсәгә аның фикерен белү;
– бергәләп уеннар уйнау, китаплар уку;
– балага ярдәм күрсәтү;
– бүләк алып сөен­дерү.
Бала белән аңлашу өчен шушы биш телнең берсе дә җитә. Үз балагызның нинди “телдә” ешрак аралашканын күзәтеп, шул телдә аңа якынлашып була.
Әмма, ничек кенә тырышма, барыбер ике бала арасында көнләшү хисе кабынмыйча булмый. Шул вакытта өлкәненә үзенең инде зур үскәнлеге турында ешрак сөйләргә, кечесенең гел генә аның ярдәменә мохтаҗлыгын белгертергә кирәк. Олысының тупаслыгын күрүгә аның игътибарын башкага юнәлтү, ачулы халәтеннән арындыру хәстәрен күрү зарур.
Балагыздан бер көн эчендә үрнәк апа яки абый ясарга тырышмагыз. Әле кичә генә үзе дә бәләкәч булып исәпләнгән бала кинәт кенә абый-апа була алмый. Аны ешрак кочакларга, иркәләргә, кече туганына яхшы мөгамәләсен күреп, вакытында мактап торырга кирәк.
Бәләкәчкә карап, кайвакыт өлкәненең дә нәни балага әвереләсе килә, ул да үзенең шешәдән ашатуларын, имезлек каптыруларын, юрганга төреп куюларын сорый. Теләгенә каршы килмәгез. Бу озакка бармый, бик тиз туячак ул.
Балагызга аның ниләр кичерүен аңлавыгызны әйтегез: “Энеңә гел игътибар күрсәтү сиңа бик авырдыр инде”, диегез. Бала үзен аңлауларын тойса, элеккечә ярсып, үзенә игътибар таләп итүдән туктар.
Балаларны үзара чагыштырмагыз. “Синең чәчләрең шундый иде, ә кечкенәнеке мондыйрак” дигән сүзне ул үзен тәнкыйтьләү дип кабул итәргә мөмкин. Бу картәти-нәнәйләргә дә кагыла. Аларның яңа туган баланың кемгә охшаганын артык тәфсилләп тикшерүе дә әти-әни колагына барып җитмәсә яхшы.
Бәләкәчкә алып килгән бүләкләрне олысына да ачып карарга рөхсәт итегез.
Балаларның үзара көнләшүенә каршы иң яхшы чара – ата-ана мәхәббәте. Бармакның кайсын тешләсәң дә авырта, ә алар унау. Балаларны тигез яратырга тырышыгыз.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сез бүген дә сафта!
Сегодня, 17:55 :: Яңалыклар
Сез бүген дә сафта!
Әфганстан - йөрәк ярабыз
Сегодня, 16:11 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Әфганстан - йөрәк ярабыз
Калдыклар да файдага ярарлык
Сегодня, 14:15 :: Яңалыклар
Калдыклар да файдага ярарлык
Бирешмә, Сибай!
Вчера, 21:44 :: Җәмгыять
Бирешмә, Сибай!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

19 (25323) от 15 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»