Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / “Татар кызы-2017” Уфада сайланачак!

05.10: “Татар кызы-2017” Уфада сайланачак!

Былтыргы конкурсның җиңүчесе Эдельвейс Ихсанова.Былтыргы конкурсның җиңүчесе Эдельвейс Ихсанова.— Иң мөһиме — күңел матурлыгы! — диләр “Татар кызы” конкурсын оештыручылар, бәйгечеләргә куелган таләпләр турында сүз чыкканда. Гүзәллек конкурсларыннан аермалы буларак, “Татар кызы”ның җиңүчесе телне, гореф-гадәтләрне, тарихны белергә, кул эшләренә һәм аш-суга оста булырга тиеш.

Конкурсның финалы Уфада 24 октябрьдә узачак. Ике ел ул — Бөтенрусия, былтырдан халыкара статусына ия. Ярымфиналда җиңүчеләр исемлегендә — Башкортстан, Удмуртия, Кырым, Татарстан республикаларыннан, Әстерхан, Ульяновск, Чиләбе, Свердловск, Ырынбур, Ленинград өлкәләреннән, Мәскәү һәм Актүбә (Казахстан) шәһәрләреннән 12 катнашучы бар. Җиде кыз бертигез балл җыеп, 13нче урынны алган. Алар да Уфага килеп, конкурстан тыш чыгыш ясаячак.
Конкурсның ярымфиналы 20-23 сентябрьдә Казан шәһәрендә узган, анда илнең 24 төбәгеннән 25 гүзәл катнашкан. Ә аңа кадәр кызлар үз төбәкләрендә ел дәвамында зур әзерлек үткән.
Уфа бәйгене каршы алуга җитди әзерләнә. Тәҗрибә дә юк түгел. “Татар кызы” конкурсы төбәктә 15 ел оештырылып килә. Аның исеме генә үзгәрешләр кичергән. Баштарак бәйге “Нәүруз гүзәле” дип аталган, бүген — “Татар кызы”.
Былтыр Чиләбедә узган финалда Башкортстан кызы Эдельвейс Ихсанова җиңү яулаган иде. Әлеге халыкара конкурста Башкортстан исеменнән Ярмәкәй районыннан 18 яшьлек Регина Равилова чыгыш ясаячак.
Финал тамашасында катнашу өчен Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова чакырылган. Конкурста катнашучы кызларга — күп бүләкләр, ә җиңүчегә “Лада” маркалы автомобиль һәм таҗ әзер.
Конкурсның соңгы этабы Башкортстан һәм Татарстан Хөкүмәтләре, ике республиканың Мәдәният министрлыклары, “Берлек” төбәк татар иҗтимагый мәдәни-мәгърифәтчелек оешмасы һәм “Татар кызы” конкурсының башкарма дирекциясе ярдәме белән уза.
Билетлар икенче атнадан сатуга чыгачак.





Басып чыгарырга



Гүзәл Зарипова туры ата...
16-07-2018 :: Мин – хатын-кыз
Гүзәл Зарипова туры ата...
Пенсия килә - картлык килми
13-07-2018 :: Мин – хатын-кыз
Пенсия килә - картлык килми
Хатын-кыз дуласа, аттан яман...
5-07-2018 :: Мин – хатын-кыз
Хатын-кыз дуласа, аттан яман...
Әтисез  буын үсә...
21-06-2018 :: Мин – хатын-кыз
Әтисез буын үсә...
"Сочни" - эремчек кыстыбые
13-06-2018 :: Мин – хатын-кыз
"Сочни" - эремчек кыстыбые
Бу хатынны ничек Җир күтәрә?..
22-05-2018 :: Мин – хатын-кыз
Бу хатынны ничек Җир күтәрә?..
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»