Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Кояш чыгышта матур

Кояш чыгышта матур
05.10.2017 / Мин – хатын-кыз

Кояш чыгышта матурСез дә офык читеннән салмак кына чыгып килгән җәйге кояшны яратасызмы? Чыкмый калган көне дә юк үзенең, әмма һәр чыгуы үзенчә. Әлегә ул утлы укларын түбәгә кадамый, туфракны да аяк табанын өтәрлек итеп көйдерми. Әлегә ул сине әнкәй карашы белән иркәли, аның кебек, нинди булсаң да ярата, яшәү көче бирә, изге гамәлләргә илһамландыра. Аның белән күзгә-күз карашып та була әле. Их, шушы күзәнәкләрнең һәрберсенә үтеп керә торган нурлы караш!

Шундый ук карашлы кешеләр дә була тормышта. Алар күзгә бәрелеп бармыйлар, хәзерге заман өчен ят була барган оялчанлык, тыйнаклык хас үзләренә. Әмма кояш – кояш инде, ул күз ташлаган җирдә гөлләр үсә!
Уфа шәһәрендә яшәүче Фәүзия апа Еникеева белән безне билгеле фоторәссам Рамил Кил­мәмәтов таныштырды. “Ул минем беренче укытучым!” – дигәч, сокланып та куйдым – була бит олыгайганчы беренче укытучылары, яисә әниләре исән бәхетле җаннар...
Аларның очрашуы үзе бер вакыйга – укучысы чал башын укытучысының иңнәренә сала, моның өчен аңа ярыйсы гына иелергә, орчык кадәр генә укытучысына үрелергә туры килә. Ә күзләре бер-берсенә шундый яратып карый!
Фәүзия Идиятулла кызы Еникееваның тормыш юлы мавыктыргыч китап кебек. Ул Благовар районының Агарды авылында Идиятулла абый белән Фәрхинур апаның төпчек баласы булып дөньяга килә. Әтисе авылның “архитектор”ы – балта остасы ул, мич чыгаручы, калайчы... Ә әнисе авылның иң оста хуҗабикәсе, ул елларда татар авылларында бик киң таралмаган шөгыле – яшелчә, чәчәкләр үстерү белән дан тота ул. Төпчек кызларының зиһенле булуы, мәктәптә тик “бишле” билгеләренә генә өлгәшүенә шатланып бетә алмый алар. Тик дәһшәтле заман көенечләрен дә алып килә.
– 1941 ел. Июнь. Авыл клубы, – дип искә ала Фәүзия апа. – Экранда “Маннергейм линиясе” дигән тавышсыз фильм бара. Кинәт лента өзелде, халык тынып калды. “Сугыш!” Кешеләр башларын иеп, күз яшьләре белән өйләренә таралышты. Авылны, гүя, кара болыт каплады...
Бераздан авылда картлар, ирләрен сугышка озаткан ялгыз хатыннар, бала-чага һәм без – 12-13 яшьлек “зур балалар” эшче көч булып калдык. Ул елны иген уңды. Тук башаклы бодай һәм арыш басулары хуҗалары урынына безне кабул итте.
Фәүзиянең әтисенә ул вакытта 64 яшь була, шуңа күрә аны сугышка алмыйлар. Ил күргәнне алар да күрә, билгеле, әмма әти канаты астында барыбер җы­лырак инде.
– Кызым, әгәр үзеңдә тормыш авырлыкларын күтәрергә көч тапсаң, мин үзем ач торып булса да, сине укытам, – ди Идиятулла абзый һәм кызын илле чакрымдагы Кушнаренко педучилищесына укырга илтеп куя.
– Әти сугышта булмагач, безгә торак юк, – ди уку еллары турында Фәүзия апа. – Бер кечкенә бүлмәгә өч кыз урнаштык, ашавыбыз – көненә бер тапкыр кәбестә шулпасы. Әткәй кайчак авылдан икмәк китерә, аны туңдырабыз. Ничек кенә авыр булмасын, халык бер-берсенә ярдәм итәргә тырыша иде, “кара кәгазь” алган җиңгиләргә юату сүзләре табыла, аларның итәк тулы балаларына кем ничек ярдәм итә ала...
1945 ел Фәүзия өчен икеләтә шатлыклы була – Бөек Җиңү белән бергә, ул диплом алу шатлыгын да кичерә һәм 18 яшьлек укытучы кыз туган районына эшкә кайта. Ул Иске Сынташ һәм Яңа Сынташ авылларына бер булган мәктәптә эшли башлый.
– Миңа беренче сыйныфны тапшырдылар, – дип сөйли ул. – Кырык бер укучы. Араларында моңача мәктәпкә йөри алмаган 13 яшькә кадәрле үсмерләр дә бар. Барысына 3-4 “Әлифба” китабы. Матур язу өчен бер дәфтәр бар, калганын, кем ничек булдырала, шулай кәгазь табып язабыз. Бүлмәләр салкын. Ата-аналар, балалар көче белән тирестән кирпеч сугып, ягулык әзерлибез. Балаларның йөзләренә күтәрелеп карарга кызганыч – ябык, йончу, ялангачлар.
Укытучы да алардан әллә ни алга китмәгән булган, күрәсең. Фәүзия апа сөйләвенчә, аның хезмәт хакы ул вакытта 360 сум була. Бу – бер пот бәрәңге хакы. Әмма, ничек кенә авыр булмасын, халык арасында тәртипсезлек юк, барысы да бердәм, укучылар бик ихтирамлы була.
– Яшьлегебез авыр чорга туры килсә дә, хезмәт юлымда авырлыклар күп булды дип әйтә алмыйм, – ди ветеран укытучы. – Мин эшләгән коллективларга алдан ук яхшы кешеләр җыелып куя диярсең! Укучыларым арасында да артык начар берәү дә булмады. 1945 елда беренче сыйныфта укытканнарның балаларын да укытып, утыз сигез ел хезмәт стажы белән, мактаулы исемнәр алып, хаклы ялга чыктым.
Фәүзия апа үз гомерендә ике тапкыр гаилә корган. Тәү тапкыр ул Каргалы авылындагы иң төпле гаиләләрнең берсендә туып-үскән укытучы егет Миңлегали Шәрә­фетдин улына кияүгә чыга. Төшкән җиренә таш була Фәүзия. Ире белән икесе дә укытучы булып эшлиләр, бер-берсеннән мәхәббәтле карашларын алалмаган, тәнәфесләрдә дә тизрәк икәүдән-икәү калу җаен карап торган яшьләргә “Таһир-Зөһрә” диләр. Тик Миңлегалинең гомере кыска була, ул авырып үлеп китә һәм Фәүзия апа 30 яшендә 2 кызы Ләлә һәм Энҗе белән тол кала.
Әмма тормышта югалып калмый ул, берүзе батырчылык итеп йорт бетереп чыга, балаларын үстерә, иҗтимагый тормышта кайнап яши.
Янә гаилә корырга да базнат итә ул. Аны күптән ошатып йөргән Фәрит абыйга: “Ике балалы хатынны алырга курыкмыйсыңмы, син бит аларны белмисең әле!” – диючеләр табыла. Ул: “Мин алар­ның әнисен яхшы беләм!” – дип җавап бирә.
Балалар яңа гаиләдә тиз үзләшеп китә, үгилекне тоймый, сеңелләре Венера тугач, дөнья түгәрәкләнә. Кырык бер ел гомер шундый мәхәббәт һәм ихтирам белән уза.
Фәүзия апаның гомер сәгате инде тугыз дистәне күрсәтә. Ул өч кызы, онык, туруннары белән горурланып, шатланып яши. Һәр күзәнәге белән укытучы булган дәү әнигә туруннарына кадәр югары белемле булуы – аерым горурлык. Алар өчен җиһан күчәре ул – барлык вакыйгалар шатлык-сөенечләр аның тирәли әйләнә. Тирән акыллы, ачык зиһенле, шаян сүзле, үзе әйтмешли, “авылдан килгән шәһәр карчыгы”.
Саубуллашканда, аннан һәр­вакыт нурлар чәчеп торган йөз-килбәтле булу серләрен сорадык. Ул аларның икесен әйтте – сабырлык һәм ачу сакламау. Ә безнеңчә, аның тормышына язучы Мөсәгыйть Хәбибуллинның мондый сүзләре туры килә: “Кояш чыгышта матур, кош – очышта, кеше – юмартлыкта матур!”






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 21:14 :: Җәмгыять
"Роддом сатам! Кем ала?"
Ләйлә Дәүләтова Фидан Гафаровны кемгә алыштырган?
Вчера, 20:26 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ләйлә Дәүләтова Фидан Гафаровны кемгә алыштырган?
207 пассажир һәм экипаж исән
Вчера, 19:11 :: Җәмгыять
207 пассажир һәм экипаж исән




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»