Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Гадилеге белән гали ул

25.11: Гадилеге белән гали ул

Гадилеге белән гали улАвыл советы эшләр идарәчесе Земфира Гомәрованы ихласлыгы өчен яраталар.

Үзе турында язачагымны белгәч, ул: “Куй, кирәкмәс, мин бит гади авыл хатыны”, – дип каршы төште. Әмма халыкта гадилеге белән гали, ягъни затлы дигән матур бер гыйбарә бар. Ул нәкъ Земфира ханым кебек күзгә артык бәрелмичә, намус белән үз эшен башкарып, күркәм әни, уңган хуҗабикә, акыллы ир хатыны, итагатьле килен булып, халыкның ихтирамын яулаган кешеләр турында әйтелгән дә инде.


Ә Земфираның Мәтәүбаш авылы кеше­ләренең хөрмәтен яулавы бирегә килен булып төшкән көннән башлана. Ул Борай районында туган, Балтачта үскән. Мәктәпне уңышлы тәмамлаганнан соң, Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының икътисад бүлегенә укырга керә. Күңелле студент еллары аң-белем бирә генә түгел, аны булачак тормыш иптәше белән дә очраштыра. Шушы ук вузда укып йөргән Мәтәүбаш авылы егете Ринат Гомәров белән алар соңгы курста өйләнешеп, Мәтәүбаш авылына эшкә кайталар. Авылда туып үскән, табигатьне яраткан кыз шәһәрдә яшәүне күз алдына да китерми, иренең туган авылы килене булып, мәкальдә әйтелгәнчә, төшкән урынында таш булып ята.
– Мине, халкыбызның матур йолаларын җиренә җиткереп үтәп, килен итеп төшер­деләр, мендәргә дә бастырдылар, су юлы да күрсәттеләр. Беренче көннән үк иптәшемнең әнисенә – әни, ә ул миңа балам дип эндәште. Бүгенге көндә, Аллаһка шөкер, әнкәй исән, 92 яшьтә. 28 ел бергә яшәдек, гаиләдә һәр эшне аның белән киңәшләшеп, аның рөхсәте белән эшләдек. Мин аңа бик рәхмәтлемен, ул безнең балаларыбызны карашты, әдәп-әхлак тәр­биясе бирде, – дип сөйли Земфира ханым.
Туган авылы бәләкәй генә булганга Мәтәүбашны күргәч, адашырмын инде дип йөрәге ярыла язган Земфира Рафаэль кызы, әлбәттә, адашмый, киресенчә, аңа гел халык белән эшләргә, авыл тормышының уртасында кайнарга туры килә. 2018 елда биредә төрле өлкәдә хезмәт куйганына 30 ел тула.
Озак еллар бай тәҗрибә туплаган, авыл кешеләре һәм документлар белән эшләүнең бөтен нечкәлекләрен яхшы белгән, ягымлы тавышлы, сабыр Земфира бик күпләргә тормыш проблемаларын чишәргә киңәшләре, урынлы сүзе белән ярдәмгә килә.
– Иң мөһиме – кешенең хәленә керә белү, үтенеченә, соравына дөрес итеп җавап бирү, гозерен канәгатьләндерү, – ди ул. – Нинди генә булмасын, һәр кешенең уңай, яхшы ягын күрә белергә кирәк.
Земфира ханым сабыр, тыныч итеп, эшен тәртип белән башкарырга өлгерә.
– Земфира Рафаэль кызы турында тик уңай фикердәмен, – ди 1993 елдан 2002 елга кадәр Мәтәүбаш авыл советы рәисе булып эшләгән, бүгенге көндә авыл имамы Нур Яркәев. – Ул шулкадәр сабыр, итагатьле, бервакытта да кешегә тавышын күтәрмәс.
Мәтәүбашны, авыл халкын яратып яшә­гән һәм эшләгән Земфира Рафаэль кызын бүген иң борчыганы – эшсезлек һәм эчкечелек.
– Акчасы аз дип, кайберәүләр, эш булган хәлдә дә, эшләргә теләми, бусы бигрәк тә аяныч, – ди ул.
Земфира гомере буе намуслы эшләгән ире Ринат белән авылда үрнәкле гаилә булып яшиләр. Хуҗалыклары зур, нык, ата-ана нигезенә салынган балкып торган төп, әниле йортка туганнары, якыннары еш җыела, хуҗабикә аларны милли ризыклар белән сыйлый, пешеренергә бик ярата ул.
– Мин бәхетле хатын, тормыш иптәшем җил-яңгыр тидермәде, миңа зур терәк, улларына хәстәрлекле ата булды, – ди Земфира.
Алар ике ул – Айрат белән Иршатны тәр­бияләп үстергәннәр, югары белем биргәннәр, фатыйха биреп, үзаллы тормыш юлына озат­каннар. Егетләрнең икесе дә инде өйләнгән, балалар үстерәләр, Бәләбәйдә яшиләр, эшлиләр. Иң кызыгы – алар да кәләшләрен әниләренең туган якларыннан алганнар.
– Хәзер аралар тагын да якынайды, ике арага тузан төшермибез, туган якка бик еш, сабантуйларга, туганнар, кода-кодагыйларның гаилә бәйрәмнәренә кайтып торабыз, – ди Земфира.
…Сыер савып, иртәнге йорт эшләрен бетереп, авылның матурлыгына, көз бизәк­ләренә сокланып, бер ханым эшкә, кешеләр белән очрашырга, яңа документлар белән танышырга, авыл советына ашыга. Тормышыннан канәгать, дөньялыкта хатын-кыз башкарырга тиешле эш-гамәлләрнең барысын да җиренә җиткереп үтәгән Земфира Гомәрова ул.
Зәйфә САЛИХОВА.





Басып чыгарырга



Гүзәл Зарипова туры ата...
16-07-2018 :: Мин – хатын-кыз
Гүзәл Зарипова туры ата...
Пенсия килә - картлык килми
13-07-2018 :: Мин – хатын-кыз
Пенсия килә - картлык килми
Хатын-кыз дуласа, аттан яман...
5-07-2018 :: Мин – хатын-кыз
Хатын-кыз дуласа, аттан яман...
Әтисез  буын үсә...
21-06-2018 :: Мин – хатын-кыз
Әтисез буын үсә...
"Сочни" - эремчек кыстыбые
13-06-2018 :: Мин – хатын-кыз
"Сочни" - эремчек кыстыбые
Бу хатынны ничек Җир күтәрә?..
22-05-2018 :: Мин – хатын-кыз
Бу хатынны ничек Җир күтәрә?..
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»