Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / “Халык саулыгы – безнең кулда!”

25.11: “Халык саулыгы – безнең кулда!”

“Халык саулыгы –  безнең кулда!”Ләкин барлык асыл затлар да бу хакыйкать белән исәпләшәме?

Хатын-кыз җәмгыятьтә бик мөһим бурычны – ана булу бурычын үти. Алар өчен уңай шартлар тудырган дәүләттә һәм җәмгыятьтә халык та сәламәтрәк, ә инде гүзәл зат­лар организмы өчен зарарлы һәм авыр эшләрне башкару йөкләнгәндә, моның киресе күзәтелә.


СССРда ирләр белән хатын-кызларның тигезлеге турында күп сөйлән­сә дә, хатын-кызлар­ның 92 проценты эшләп укыды, авыл хуҗалыгында эш урынна­рының яртысыннан күбрәге (51 проценты) хатын-кызга бирелгән иде. Алар авыр эшләрдә, начар механикалаштырылган авыл хуҗа­лыгы, терлекчелек кебек тармакларда эшләде. Феләк күтәреп сөт ташулар дисең­ме, авыз-борынны яулык белән каплап орлык агулаумы... Санап бетерерлекмени ул эшләр­не?! Сәнәгать предприя­тиелә­рендә, төзе­лештә, транспортта, хи­миядә яр­дәмче эшләр башкардылар. Йөк ташучы, юллар салучы, буяучы һәм башка шундый авыр эшләр башкаручы хатын-кызлар күп иде.
Эшче хатын-кызның күбесе сәламәтлек өчен зарарлы физик, химик һәм башка төрле тәэсирләргә дучар ителде. Бу исә эшче хатын-кызларның һәм аларның балаларының сәламәт­ле­генә каты сукты, халык саны артуга тискәре йогынты ясады. Шушы һәм билгеле башка сәбәпләр аркасында илдә үлүчеләр саны туучылардан артып китте.
Моны икътисади көрчек белән генә аңлатучылар ялгыша. Алга киткән башка илләрдә дә шундый ук хәл күзәтелә, анда да хатын-кыз көче авыр эшкә сарыф ителә. Ә эшләренә баштан-аяк чумганлык Европа гаиләләренең аз балалыга әйләнүенә, ир белән хатын­ның баласыз чорны озаккарак сузарга омтылуына китерде. Шулай булгач, безгә, һәрвакыттагыча, алга киткән илләрдән үрнәк алыргамы, әллә артта калган халык тарихына мөрә­җәгать итәргә­ме?
Шушы җәһәттән сәла­мәт­лекне ныгыту һәм халык санын арттыруга мөселман халыкларының тарихи тәҗ­рибәсе кызыклы. Ислам җенесләрнең биологик үзенчәлекләрен таный, шуңа күрә тормыш итү өчен кирәкле әйберләрне табуны тулысынча ирләр өстенә йөкли. Йорт хуҗалыгын алып бару, бала тәрбияләү хатын-кыз бурычы итеп карала. Хатын-кызның читтә эшләве һич тә мәҗбүри түгел. Татар халкы да әнә шул традицияләрне сакларга тырышкан, һәм моның аналар һәм балалар саулыгын саклауда әһәмияте зур булган.
Билгеле этнограф Василий Сбоев болай яза: “Үзегез уйлап карагыз: урыс крестьяннарының хатыннары, нинди генә хәлле булуларына карамастан, бөтен эшне ирләр белән тигез башкара: алар белән бергә сөрә, ура, печән чаба, җыя, ашлык суктыра, утын ташый һ.б... Ә шул ук вакытта чиктән тыш ярлы татар хатыны ашлык уруда, печән җыюда өлешчә генә катнаша, шуннан кала вак-төяк хуҗалык эше белән эрләү-сугу гына аның өстендә”.
Казан татарлары тормышын өйрәнүче галим А. А. Сухарев татар хатыннары­ның җәмгыятьтә тигез хокуклы һәм дәрәҗәле булуы турында бик гадел яза: “Казан өязендә мин очраткан өч халыктан, урыслар, чир­мешләр һәм татар­ларның крестьян хуҗалы­гына һәм хезмәткә карата мө­нә­сә­бәттә беренче урында – чирмешләр, аннары урыслар һәм иң азакта татар хатыннары тора.
Коръән буенча татар хатыннары билгеле бер дәрә­җәдә ирләр белән тигез хокуклы. Ул иренә тугры булырга һәм буйсынырга тиеш, соңгысы акылга муафыйк таләпләр чигендә, әгәр ул иренең хуҗалыгын карый һәм тәртиптә тота икән, монысы аның үз ир­кендә һәм ирен яратудан гына. Урыс хатынына караганда, аның хәле яхшырак. Ярлы һәм аз балалы гаиләдәге татар хатыны – бала тапканнан соң алтынчы көндә, бай гаиләдә 20нче көндә торып йөри башлый”.
Соңгы елларда татар халкының да гаилә нигез­ләре какшады. Моның нәти­җәсе булып балалар һәм үсмерләр җинаятче­леге килеп чыкты. Чөнки эшләүче аналарның балаларын яхшылап тәрбияләү өчен вакыт һәм мөмкинлеге калмады. Моннан тыш, хатын-кызның тормыш өчен кирәк­ле акчаны үз көче белән табуы ирләрнең эшләү теләген киметте һәм билгеле бер дәрәҗәдә кайберләренең сорыкорт булып кеше җилкәсендә яшәвенә һәм эчкечелеккә китерде.
Шәригать буенча гаилә­дә ир – баш. Хатын-кыз ике очракта гына – ире сәләтсез яки каты авырганда гына суд аша аеруны таләп итә ала. Татар халкы да шул таләпне үтәгән, ә ул исә тату яшәүгә һәм аеры­лышуның юк дәрәҗәсендә аз булуына китергән. Шунысы да бар, христиан дине буенча аерылышырга ярамый, ә бу ир белән хатынны бозыклыкка, зина кылуга этәрә.





Басып чыгарырга



Гүзәл Зарипова туры ата...
16-07-2018 :: Мин – хатын-кыз
Гүзәл Зарипова туры ата...
Пенсия килә - картлык килми
13-07-2018 :: Мин – хатын-кыз
Пенсия килә - картлык килми
Хатын-кыз дуласа, аттан яман...
5-07-2018 :: Мин – хатын-кыз
Хатын-кыз дуласа, аттан яман...
Әтисез  буын үсә...
21-06-2018 :: Мин – хатын-кыз
Әтисез буын үсә...
"Сочни" - эремчек кыстыбые
13-06-2018 :: Мин – хатын-кыз
"Сочни" - эремчек кыстыбые
Бу хатынны ничек Җир күтәрә?..
22-05-2018 :: Мин – хатын-кыз
Бу хатынны ничек Җир күтәрә?..
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»