Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Әфлисунлы кекс ... авызда эри торган!

Әфлисунлы кекс ... авызда эри торган!
07.12.2017 / Мин – хатын-кыз

Әфлисунлы кекс ... авызда эри торган!Мин Интернеттан яңа рецептлар табып, шуларны пешереп карарга яратам. Гадәттә, мин аларны “Ютуб” каналыннан алам. Бу апельсинлы кекс рецептын да “Ютуб”тан таптым. Бүген пешереп карадым. Искитмәле тәмле, авызда эри торган булды. Бу тәмле ризыкның рецептын сезнең белән дә уртаклашмый булдыра алмадым.

Кирәк:
Камырга
100 грамм ак май (82 яисә 72 процент майлылыктагы)
2 йомырка
160 грамм иләнгән он
1 чәй калагы разрыхлитель
Чеметем тоз
Иттарткычтан үткәрелгән 1 әфлисун кабыгы
120 грамм шикәр комы
60 грамм кибет каймагы

Пропиткага:
½ әфлисун суты
30 грамм, ягъни 1,5 аш кашыгы шикәр комы

Эш барышы:
1.Өй температурасында йомшарган ак майга шикәр комы, чеметем тоз салып миксер белән 4-5 минут күпертәбез. Шикәр комын майга әз-әзләп кенә кертәбез.
2. Арытаба, берәмләп, йомыркаларны кушабыз.
3. Тагын 3-4 минут күпертәбез.
4. Шуннан массага каймак, әфлисун кабыгы, разрыхлительле он кушабыз. Аннары агач кашык белән астан өскә таба ипләп кенә болгатабыз.
5. Табаны майлап, массаны тигезләп салабыз һәм алдан кызулатырга куелган духовкага 40-50 минутка озатабыз. Әзерлеген зубочистка ярдәмендә тикшерәбез.
6. Кекс пешкән арада пропитка ясый торабыз. Әфлисун сутына шикәр комы кушып кайнатып чыгарабыз да, суынырга алып куябыз.
7. Ул арада кекс та пешеп чыга. Кекс бераз суынуга, зубочистка белән төрткеләр ясап чыгабыз һәм өстенә пропитканы агызабыз. Моның өчен я аш кашыгы, я таба майлый торган пумаланы кулланабыз.
8. Пропитка бераз сеңгәч, кексның өстенә шикәр пудрасы сибәбез һәм табынга бирәбез.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 21:14 :: Җәмгыять
"Роддом сатам! Кем ала?"
Ләйлә Дәүләтова Фидан Гафаровны кемгә алыштырган?
Вчера, 20:26 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ләйлә Дәүләтова Фидан Гафаровны кемгә алыштырган?
207 пассажир һәм экипаж исән
Вчера, 19:11 :: Җәмгыять
207 пассажир һәм экипаж исән




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»