Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Җыеп биргән аңа дөнья мең хозурын, мең ямен!..

16.02: Җыеп биргән аңа дөнья мең хозурын, мең ямен!..

Җыеп биргән аңа дөнья мең хозурын, мең ямен!..Татар хатын-кызлары элек-электән гаилә ныклыгын саклаучы булып таныл­ган. Ирне ир иткән дә кеше ул. Бала караучы һәм тәрбияләүче дә. Тыйнаклык һәм сабырлык үрнәге дә. Тормыш тоткасы да ул һәм бу статусны горур йөртү өчен күптөрле һөнәр иясе булырга бурычлы. Күпне белергә, күпкә өлгерергә. Менә шундый гүзәл хатын-кызларыбызның берсе бүген безнең редакциядә кунакта. Гәзит укучыларны Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Раушания Гәрәева белән таныштырабыз. Раушания Рәүф кызы, сүз — Сезгә!

Туган ягының газиз баласы
“Туган як” төшенчәсе минем өчен туып-үскән Чишмә районының Әмин авылы гына түгел, ә “әти” һәм “әни” дигән кадерле сүзләргә барып тоташа.
Мин укытучылар гаиләсендә үстем. Әнием Роза — урыс телен һәм әдәбиятын, әтием Рәүф Сәй­фуллин тарих, география фәннәрен укытты. Бик иртә, бары тик 45 яшендә якты дөнья белән хушлашты әти. Әти-әнигә соклану нәтиҗәседер инде, гаиләдә барыбызның да укытучы буласы килә иде. Җәй көннәрендә иптәш кызларын җыеп, аларга кәгазь, ручка таратып, дәресләр үткәрә идек. Әмма әти катгый рәвештә: “Юк, берегез дә укытучы булмаячак!” — дип әйтеп куйды. Ул чакта укытучыларга авылда яшәве бик авыр иде. Утын, печәнлекләр бирелми, малларга азык табуы кыен. Шуңа күрә әти җәйге каникулларда фермага тәрәзәләр куеп, колхоз эшләрендә катнашып йөрде. Мал тоту бик авырга төште. Әти моны балаларына теләмәде, күрәсең, производствога баруыбыз хакында хыялланды. Авылда мәктәп сигезьеллык иде, анда бөтен чараларда катнашып, йотлыгып, дәрт­ләнеп укыдым. Мәктәптән соң, апам да, мин дә Уфа энергетика техникумында укыдык.
Әнием авылда яшәсә дә, һәрвакыт камил матурлык үрнәге булды. Тырнаклары һәрчак буялган, өс-киеме зәвыклы һәм пөхтә. Нинди генә эшләпәсе булмады аның! Бүген дә илнең төрле тарафларыннан Роза Салиховналарын күрергә аның укучылары килә. Үскәндә үк әнинең укучыларыннан посылкалар ала идек. Апам белән миңа да күлмәкләр җибәрде рәхмәтле укучылары. Кызык, без инде үсеп беттек, ә алар һаман кечкенә күлмәкләр җибәрә... Ул чорда укытучылар бөтен җанын балаларга биреп эшлиләр иде шул...

“Сез минем кебек булдыра алмыйсыз”, — ди әни шаяртып безгә һәм ул хаклы да. Өч баласы да югары белемле, икесе фән кандидаты булды авыл укытучысының.

Лаборант
Элегрәк техникумны тәмамла­ганнан соң сайланган белгечлек буенча мотлак рәвештә өч ел эшләргә кирәк иде. Юллама буенча Ульяновск шәһәренә киттем. ТЭЦта аналитик лабораториядә матур гына эшли башладым.
Иртән торып халык агымында эшкә барасың. Эш урынына Ульяновск автомобиль заводы аша үтәргә кирәк. Бу завод ул чакта стратегик объект исәпләнеп, анда керү-чыгулар авыр иде. Берничә урында документлар күрсәтеп, тикшерү узып керәсең. Әмма иң күңелсезе — шушы халык төркемендә бару. Кепкаларын батырып кигән, башларын аска игән абзыйлар арасында атлыйсың да атлыйсың... Хәер, эшем җир казу булмады. Лаборант булып, ап-ак халат киеп, якты бүлмәдә эшләдем. Әмма бу — минеке түгел иде.
Әнигә хат артыннан хат язам. “Минем монда яшисем килми, кайтасым килә”, — дим. Бу чакта — 1980 еллар азагында Ульяновск искиткеч матур мемориал-шәһәр иде. Карарлык урыннары күп. Уфаның, киресенчә, шыксызрак вакыты. Кайчагында авто­бусның арткы тәрәзәсеннән шәһәрне күзәтеп, чагыштырып бара идем дә, чынлап та, Ульяновскиның купшылыгы белән күңелдән килешә идем. Ә барыбер Уфа тарта! Туган җир тарта!

Студент
Әни, институтка укырга керү шарты белән, ике елдан кайтырга рөхсәт бирде. Контракт өч елга булгач, ычкыну бик авыр булды. Елап, кызгандырып, төрле сәбәпләр табып булса да, үземнекен иттем.
Кайттым да, Башкортстан дәүләт педагогия институтының художество-графика факультетына укырга керергә документлар тапшырдым. Балачактан рәсем төшерергә ярата идем. Бусы — “гаилә чире”. Әти — сюжетлы, тормыштан алынган вакыйгаларны, әни чәчәкләр, кеше сурәтләре төшерде.
Хәтерлим, 7нче сыйныфта яхшы укыган өчен “Артек” пионер лагерена юллама бирделәр. Шунда рәсем төшерүчеләр конкурсында катнашып, беренче урын алдым. Ләкин сәләт­ләрем мактанырлык булмаган шикелле. “Худграф”ка үтә алмадым.
Документларны кире алган вакытта педагогия институты укытучысы Лотфулла Хәбибов очрады. “Үтәл­мәдеңме?.. Бездә яңа татар бүлеге ачылды, шунда кер”, — дигән тәкъдим ясады.
Имтиханнарны уңышлы тапшырдым. Университетта 1990-95 елларда укыдык. Урыс теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча беренче чыгарылыш студенты мин. Телгә сусау, милли үзаңның уянган чагы. Төрле районнардан килгән кызлар җыелган идек. Төркемнән барысы да бүген мәгариф системасында эшли. Безне Муса Мөлеков, Лотфулла Хәбибов, Радик Сибәгатов, Бәйнә Сәлимгәрәева, Альмира Ногманова кебек үзенчәлекле, көчле, үз эшләренә гашыйк затлар укытты.
Уку бик җиңел булды. Техникумда, киресенчә, уку авыр бирелгән иде. Материалны үзләштерү өчен, иртәнге биштән торып, уку залында утыра идем. Педагогия институтында исә йотлыгып, рәхәтләнеп укыдым. Имтиханнарга беренче кереп, беренче чыктым. Укуны кызыл дипломга тәмамлап, институтта эшкә калдым.

Хатын
3нче курста кияүгә чыктым. 1997 елда кызыбыз Мәрьям туды, ә 2001 елда мин кандидатлык диссертациясе якладым. Мәрьям бәләкәч кенә, сөйләшә генә башлаган иде. Урындыкка вак кына итеп кәгазьләр турап куя да: “Тотымагыз! Дисситасиям!” — ди иде. Шулай итеп, ул диссертация минем генә түгел, баламның да, иремнең дә үзәгенә үткән иде. Ирем Рөстәм Эчке эшләр министрлыгы структурасында хезмәт итте. Подполковник булды. Әле хаклы ялда. Рөстәм миңа тормышта һәрвакыт терәк булды. Язучы Илдар Юзеев (фәнни эшем аның иҗаты буенча башкарылды) янына, Казанга бергәләп бардык. Минем өчен сүзлекләрдән сүзләр чүпләп утырган чаклары да булды. Мин дә хатын буларак аны үстерергә тырышам. Ярдәмемне тоюын ул һәрчак әйтеп килә.
Рөстәм Уфада туып-үскән. Шулай да бик матур итеп татарча сөйләшә, бар эшкә дә кулы килешә. Бәйрәмнәрдә, ял көннәрендә гаилә белән авылга кайтырга яратабыз, җәен балык тотып елга буенда кызынулар, кышын чана-чаңгы шуу әле һаман гадәтебездә.

Әни
Мәрьямгә 20 яшь. Үзенчәлекле, аралашучан, сәләтле бала ул. Минем иҗадилык, матурлыкка соклану сәләте, әтисенең төгәллеге, сабырлыгы аңа күчкән.
Иҗат дигәндә — рәсем, җыр, кием, аш-су булсынмы, мин аның ниндидер асылын, үзәген күрергә тырышам. Әмма үземдә бер талант та юк — җырламыйм да, биемим дә. Әтием гармунда өздерде, әнием мандолинада уйнады, җырлады. Апам да җырлый, ә миндә бу сәләтләр юк. Аның каравы, кызыбыз бик моңлы бала булып үсте. Мәрьям өч яшеннән үк: “Алкин тавы, Алкин тавы, Алкин тавы шоссейка” дип җырлап йөри иде. Бик күп җыр конкурсларында катнашып, бүләкләр, грамоталар, кубоклар алды. Ел саен илнең әле бер, әле икенче почмагында иҗади бәйгеләрдә катнашты. Минем иң зур казанышым — ул шәһәр кызы Мәрьямнең татарча искиткеч матур, чиста сөйләшүе. Әкренләп татар яшьләре оешмасына кереп китте. Казанга барып, алар белән эшлекле бәйләнешләр булдырып йөри. Татар халык җырларын ярата, аларны өйрәнә. Технология һәм дизайн колледжы тәмамлап, әле Башкортстан дәүләт педагогия университетының тарих һәм хокук институтында укый.
Үзебезнең авылда йорт ихатасында гаилә концертлары, сабантуйлар оештырыла. Капкага игъланнар эленә. Туганнар кайта, күрше-күлән керә. Йомыркалар кабып, капчыклар киеп, аркан тартып ярышабыз. Җырлыйбыз, биибез.
Мәрьям белән горурланам. Тормышта үз юлын һичшиксез табар дип ышанам.

Укытучы
Бу — яраткан һөнәрем. Башка эшне күз алдына да китерә алмыйм. Эшкә җырлап бару, җырлап өйгә кайту — бәхет, диләр. Миндә менә шул бәхет бар. Өч-дүрт ел эшләгәннән соң кафедрада бер укытучы белән сөйләшәбез. “Уф... Тагын эшкә... Арыдым”, — ди бу. Миңа шулкадәр гаҗәп тоелды. Ничек инде эштән арырга була?! Җәйге ялларда әле дә эшемне үлеп сагынам. Яшьләр, балалар белән бергә булу, алар янында янәшә бару ниндидер дәрт-дәрман бирә. Хезмәттәшләр белән кайда күрешмик, тик эш турында сөйләшәбез. Бәлки, бу әйбәт тә түгелдер. Әмма укытучылык — ул инде диагноз.
Иң яраткан дәресләрем — татар телен укыту методикасы белән әдәби текстларга филологик анализ ясау, шигырьләр, проза әсәрләрен тик­шерү.
2000 еллар башында беренче тапкыр урыс мәктәпләрендә татар телен укыту кертелде. Программалар төзедек, өйрәндек. Бу фәннән үзем укыта башлап, әле дә дәвам итәм, язылган әсбапларым да бар. Укучыларда татар телен укытуга мотивация тудыру, укытуның алымнарын, төрләрен уйлап табу үземнән генә тормый, әлбәттә, күбесе мәктәп укытучыларыннан тора. Шуңа алар белән бәйләнешне югалтмаска тырышам.
Укыту, фәнни хезмәтләр язу, тәрбия эшләре – бу вуз укыту­чысының төп эше инде ул. Хезмәтем Татарстан һәм Башкортстан Мәгариф министрлыклары тарафыннан югары бәя­ләнде: ике республиканың да “Мәгариф отличнигы” билгесенә лаеклы булдым.
Русия Ислам университетында да укытам, анда 2010 елдан бирле эшлим. Өстәмә белгечлек факуль­тетының декан вазыйфасын башкарам. Факультетымда елына 500ләп имам укып чыга. Дингә сусаган яшьләрне рухи тәрбияләү, аларга шул өлкәдә хезмәт итү юлларын ачу – бу төп бурычыбыз. Бик күп дәүләт программалары белән эшлибез. Терроризм, экстремизмнан саклану юнә­лешендәге программаларыбыз да бар.
Төп эш, әлбәттә, педагогия университетында. Искиткеч кызыклы һәм тынгысыз эш. Мөдире булып Илшат Насыйпов тәгаенләнгәннән алып, татар теле һәм әдәбияты кафедрасында яңа тормыш башланды. Дөресрәге, ул тормыш бөтен яклап та яңа баскычка менде. Элек бик читкә чыкмыйча, үз эчендә кайнап торган кафедра халыкара бәй­ләнешләр кора башлады. Дөрес, биредә элек тә күп эшләр башкарылды, конференцияләр, семинарлар үтте. Бүген исә укыту ягыннан да, фәнни яктан да Русия күләмендә төрле бәйләнешләр урнаштырыла. Халыкара конференцияләр, семинарлар уза, онлайн-аралашулар оештырыла. Яңача укыту алымнары туып тора. Университет җитәкчелеге дә һәр башлангычыбызны хуплый, ярдәм кулы суза. Аяк чалучы юк. Үзебезнең идеяләр белән, яңа тормышны аңлап, креатив эшләү генә кирәк.

Җәмәгать эшлеклесе һәм оештыручы
Яңа гына мәктәп укучыларының Кече Фәннәр академиясенә чакырганнар иде. Бу – укучыларның фәнни эшләрен яклау осталыгы конкурсы. Дүртенче ел жюри составындамын, быел аның татар теле һәм әдәбияты бүлеге рәисе булдым. Мәктәп олимпиадаларында, “Ел укытучысы” конкурсларында жюри әгъзасы булып торам. Шундый конкурслар мохитенә керү, аралашу үзе бер канәгатьләнү хисе бирә. Сабырлыкка өйрәтә. Бүген укытучыларга һәйкәл куярлык бит. Мәктәптәге авыр укыту эшләре белән беррәттән, республика күләмендәге бәйгеләрдә катнашырга вакыт, көч тапкан укытучыларга карап сокланам. Укытучыларның дәресләрен видеога төшерергә яратам. Бу язмалар студентлар белән эшләгәндә һәрвакыт ярдәм итә.
“Ана теле” студентларның педагогик осталык конкурсы — шәхсән үзем оештырган бәйге. Аны 2009 елда ук башлап җибәрдек. Конкурс башта филология факультеты, аннары Уфа күләмендә узды. Хәзер инде төбәкара, Русия югарылыгына күтәрелде. Бу — минем йөрәктә бәллүләп йөрткән җимешем. Бәйгене студентлар да көтеп ала. Казаннан, Яр Чаллыдан, Бөредән, Стәр­летамактан, тагын әллә кайлардан килгән катнашучылар белән дуслык җепләре үрелә.

Хатын-кыз
Яшьлегем узган гасырның 80-90нчы елларына туры килде. Кибетләрдә кием юк чаклар. Аның каравы — тукымалар бар! ­Ки­бетләрне айкап чыгам, тукымалар алам, аннары “Бурда” журналы буенча бер көн эчендә күлмәк тегәм. Күлмәк тегелеп бетмәсә, егетләр белән очрашуга да чыкмый идем. Җиденче сыйныфта ук картәнинең йон күлмәген сүтеп, шуннан үземә беренче итәк тектем. Әти белән әни август киңәшмәсендә йөргәндә, әтиемнең кыйммәтле япон плащын кисеп, үземә яраклы итеп җәйге плащ теккән идем. Тиргәүче булмады... Бу исә үзе бер тәрбия алымы булгандыр, күрәсең. Тегү – ул бүген дә минем иң яраткан шөгылем.
Спорт белән шөгыльләнәм, фитнес-клубка, чаңгы шуарга йөрим, апрель-май айларында – Инҗәргә, җәен Агыйделгә сал белән агарга чыгам. Һәр елны берәр яңа, кызыклы урынга баруны максат итеп куям һәм шуңа ирешергә тырышам. Сәяхәтләр вакытында видеоязмалар эшлим. Рөстәмне дә әкренләп туризмга алып киләм. Былтыр җәй аның белән Кавказ тауларына, Домбайның 3400 метр биеклегенә мендек. Быел кышкы Урал тауларыннан йөреп кайтканнан соң, Эльбруска менәргә сүз куештык.
Ыгы-зыгылары белән тулы тормышны әнә шундый якты мизгелләр ямьләндереп җибәрә дә инде.

* * *
“Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, ди халык мәкале. Ә хатын-кыз булсаң, җиде йөз төрле һөнәр дә аз, шулай бит? Раушания Рәүф кызы исә шуны кагыйдә итеп алган: “Һәр өлкәдә дә уңышка ирешим дисәң, иң беренче чиратта Хатын-кыз булып калырга кирәк!” Сынап карыйбызмы, кызлар?





Басып чыгарырга



Гүзәл Зарипова туры ата...
16-07-2018 :: Мин – хатын-кыз
Гүзәл Зарипова туры ата...
Пенсия килә - картлык килми
13-07-2018 :: Мин – хатын-кыз
Пенсия килә - картлык килми
Хатын-кыз дуласа, аттан яман...
5-07-2018 :: Мин – хатын-кыз
Хатын-кыз дуласа, аттан яман...
Әтисез  буын үсә...
21-06-2018 :: Мин – хатын-кыз
Әтисез буын үсә...
"Сочни" - эремчек кыстыбые
13-06-2018 :: Мин – хатын-кыз
"Сочни" - эремчек кыстыбые
Бу хатынны ничек Җир күтәрә?..
22-05-2018 :: Мин – хатын-кыз
Бу хатынны ничек Җир күтәрә?..
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»