+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
14 июнь 2022, 09:31

“Уфаны тагы да матуррак һәм уңайлырак итәчәкбез!”

Башкалада Русия һәм Шәһәр көне уңаеннан тантаналы чаралар үтте.

Тәүдә республика җитәкчесе Башкортстанның Русия дәүләте составына үзе теләп керүенә 400 ел тулу уңаеннан төзелгән Дуслык монументына чәчәкләр салды. Һәйкәлгә 1957 елда нигез салынган, ә аны ачу тантанасы 1965 елда була. Ул урыс һәм башкорт халыкларының тугандаш дуслыгын чагылдыра.


Радий Хәбиров, шулай ук, башкорт шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе Шәехзадә Бабич һәйкәленә чәчәкләр салды. Аңа һәйкәл 2019 елның июнендә ачылды. Аның авторы – скульптор, Русиянең халык рәссамы Андрей Ковальчук.


Салават Юлаевның тууына 268 ел тулу уңаеннан төбәк җитәкчесе курай моңы астында Башкортстанның милли герое һәйкәленә чәчәкләр салды.


– Республика тотрыклы үсештә – идарә командасы, халык тырышып эшли. Быел чәчү кампаниясе уңышлы узды, яхшы уңышка өметләнәбез, – диде Радий Хәбиров. – 2024 елда Уфаның 450 еллыгына багышланган зур чаралар уздырачакбыз. Бу юбилейга әзерлекне башладык һәм халыкка эшебез турында сөйлибез. Юбилейга әзерлек – ул тулы бер чаралар комплексы. Юлларда, ихаталарда һәм подъездларда тәртип урнаштырачакбыз, күп кенә социаль һәм мәдәни объектларны төзекләндерәчәкбез, яңа зур төзелешләрне төгәлләячәкбез. Алга ышанычлы адымнар белән хәрәкәт итәбез.


Арытаба Радий Хәбиров Русия көненә багышланган тантаналы чараларда катнашты. Төбәк җитәкчесе шәһәрнең тарихи үзәгендә оештырылган “Бәйрәмчә Уфа” фестивале мәйданчыгында булды, республика халкын бәйрәм белән котлады, укуда, спортта һәм сыйныфтан тыш эштә аеруча зур уңышларга ирешкән укучыларга Русия Федерациясе гражданы паспортларын тапшырды.
Тантана алдыннан Радий Хәбиров Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын-коткару техникасын карады, “Сыннар формасы” ачык конкурсында тәкъдим ителгән агачтан иң яхшы скульптуралар күргәзмәсе белән танышты.


Театр мәйданчыгында Мәскәү, Санкт-Петербург, Пермьнән килгән һәм Уфа башкаручылары чыгыш ясады. Алар тамашачыларга спектакльләр, пантомимолар һәм цирк номерлары тәкъдим итте. Республика Башлыгы, шулай ук, Уфа җитештерүчеләре товарлары экспозициясен һәм ретро-автомобильләр күргәзмәсен карады.


Фестиваль кысаларында хәрби-патриотик клублар һәм эзтабарлар отрядлары презентациясе узды. Иң кызыклы вакыйгаларның берсе – мас-рестлинг буенча шәһәрнең ачык чемпионаты булды. Спортчылар чыгышын республика Башлыгы Радий Хәбиров та карады.
Шулай ук Ленин урамында заманча бию, киез һәм агачтан эшләнмәләр ясау буенча осталык дәресләре узды. Биредә спортчыларның күрсәтмә чыгышларын карарга һәм ГТО нормативларын тапшырырга мөмкин иде.


Бәйрәм көнендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, шулай ук, дәүләт бүләкләрен тапшырды. Русия көне уңаеннан Донбасска гуманитар йөк ташучы колонна водительләре, җәмәгать оешмалары, предприятиеләр, республика власть органнары вәкилләре орден, медальләр, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
– Башкортстан Донбасска гуманитар йөк белән 10 колонна – мең тоннадан артык продукт, дарулар, кием-салым, беренчел кирәк-яраклар, төзелеш материаллары һәм башкаларны озатты. Бу колонналарны озатып барган кешеләр чын батырлык күрсәтте. Без гуманитар ярдәмне билгеләнгән пунктка илтеп җиткердек. Һәм бүген сезне, чын геройларны бүләклибез. Донбасс халкы Башкортстан халкын ихлас ярата. 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе сугышчылары турындагы истәлекләрне кадерләп саклый.


Сезнең һәрберегез – яшьләр өчен үрнәк, Ватанга фидакарь хезмәт итәсез. Сезне дәүләтебезнең төп бәйрәме – Русия көне белән котлыйм! Яраткан Уфабызның туган көне белән! Намуслы хезмәтегез һәм югары һөнәри осталыгыгыз өчен рәхмәт сезгә! Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, тынычлык, иминлек телим! – диде Радий Хәбиров


Шул ук көнне Уфаның Октябрь районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Кашкадан” мәдәният һәм ял паркын ачу тантанасында катнашты. Күлне төзекләндергәч һәм җәмәгать киңлеген модернизацияләгәч, “Кашкадан” Русиядә иң яхшы паркларның берсенә әверелде.
Мәгълүм булуынча, паркны реконструкцияләү төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров кушуы буенча башланды. Иң беренче чиратта, күлнең саегуы мәсьәләсен хәл итәргә кирәк иде. Моның өчен сулыкны тулысынча киптерделәр, чистарттылар һәм тирәнәйттеләр. Арытаба су сеңмәсен өчен күл төбенә махсус балчык корылма урнаштырылды.


Реконструкциянең беренче этабы 2020 елда башланды. Төзүчеләр инженерлык коммуникацияләре үткәрде, яр буен формалаштырды, агачлар һәм куаклар утыртты.
Икенче этап узган елда башланды. Яр буенда карагачтан ясалган пирсларны металл каркаска урнаштыру төгәлләнде. Паркта амфитеатрлар, ял итү зоналары, балалар уен һәм спорт мәйданчыклары, яктырту һәм видеокүзәтү сис­темалары урнаштырылды. Төп объект – күл уртасында заманча музыкаль фонтан барлыкка килде.
Русия көнендә һәм Шәһәр көнендә яңартылган “Кашкадан” паркында “...ике адым кала” проекты старт алды. Ул Уфаның 2024 елда билгеләп үтеләчәк 450 еллыгына багышланган. Тамашачыларга “Мирас” фольклор җыр һәм бию ансамбле башкаруындагы “Заятүләк һәм Сусылу” халык эпосы буенча “Кашкадан легендасы” хореографик композициясе тәкъдим ителде. Арытаба һава шарларында күлгә Уфа символы булган сусар төште.
Уфа халкын һәм шәһәр кунакларын “Кашкадан” паркы ачылу белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров котлады.


– Сезнең белән бергә катлаулы ике пандемия елын уздык. Бу вакыт эчендә бергә булдык, иңгә-иң куеп, бер-беребезгә ярдәм иттек, сабырлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә, – диде Радий Хәбиров. – Бүген без “...ике адым кала” проектын башлыйбыз. Ике елдан башкалабызга 450 ел тула. Көн саен Уфаны сезнең өчен матуррак һәм уңайлырак итәчәкбез, дип вәгъдә бирәм.
Парк ачылу хөрмәтенә шәһәр халкы һәм кунаклары алдында Башкортстанның иҗат коллективлары, Русиянең “На-На” һәм “Dabro” төркемнәре чыгыш ясады. Концерт программасы бәйрәм салюты белән тәмамланды.

Автор:Ример Насртдинов
Читайте нас: