Бөек Ватан сугышы ветераннарына 75 мең сум күләмендә еллык түләү билгеләргә тәкъдим итәләр.
Закон проектын якын арада Дәүләт думасына кертергә тиешләр. Моның өчен бюджеттан 30 миллиард сум бүленер дип көтелә.
Әлеге вакытта еллык түләү күләме 10 мең сум тәшкил итә. Ул ветераннарга, шулай ук Бөек Ватан сугышында һәлак булган хәрбиләрнең тол хатыннарына, вафат булган сугыш инвалидларныың һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннарына бирелә.
Фото: pikabu.ru