+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
5 декабрь 2022, 08:12

Нижневартовскида - шартлау! Соңгы яңалыклар.

Кичә биредә биш катлы йорт өлешчә җимерелгән.

Нижневартовскида - шартлау! Соңгы яңалыклар.
Нижневартовскида - шартлау! Соңгы яңалыклар.

Ханты-Манси автономияле округының Нижневартовск шәһәрендә, көнкүреш газы шартлау сәбәпле, биш катлы торак йортның подъезды өлешчә җимерелгән.

Йорт шартлауның сәбәбе – газ баллонын дөрес урнаштырмау һәм дөрес эксплуатацияләмәү. Фатирларның берсендә ремонт эшләре барган, газ баллонының анда кулланылган булуы мөмкин. Герметиклылыгы бозылган бу газ баллоны өченче катта табылган. Һәлакәт нәтиҗәсендә 15 кеше зыян күргән, шуларның алтысы үлгән, дүртесе медицина учреждениеләренә салынган. Һәлакәт урынында коткару эшләренең оператив штабы урнаштырылган, алар тәүлек әйләнәсенә эшли.

Шартлау Тынычлык урамындагы торак йортта якынча 16:00 сәгатьтә яңгыраган. Икенче һәм өченче катларның каплаулары җимерелгән. Өйдән ун кеше эвакуацияләннән, 52 кеше үзләре чыга алган.

Тикшерү комитетының төбәк идарәсе саксызлык аркасында үлем китерү турында җинаять эше кузгаткан.

Торак йорт җимерелгәндә зыян күрүчеләр матди ярдәм алачак, дип хәбәр итә ТАСС, Югра Хөкүмәте телеграм-каналына сылтап.

«Гаиләләр 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча алачак. Шулай ук һәлак булучыларның туганнарына компенсация түләнәчәк — 1 миллион сум», — диелә анда.

Моннан тыш, зыян күрүчеләрне ике көн эчендә күчерү турында карар кабул ителәчәк. Төбәк башлыгы Наталья Комарова ассызыклаганча, ярдәм чаралары турындагы карарлар «конкрет фаҗигане исәпкә алып» формалаштырылырга тиеш.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, шартлау урынында 160тан артык кеше эшли, эш салкыннар белән катлаулана — шәһәрдә -23 градус.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: