+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
28 декабрь 2022, 17:37

"Дус кызыңмы бу?"

Мәрхүмә җырчы Эльмира Сөләйманованың әнисе чыннан да яшь күренә.

Бу хакта ул 2019 елда "Ирек мәйданы" хәбәрчесенә болай сөйләгән:

"Әнигә 60 яшь тула. Заводта хезмәт куеп, 45 яшь­тән лаеклы ялга чыкты. Әле дә тик утырмый, медицина өл­кәсендә регистратурада эшли. Әни безне – ике баласын – берүзе аякка бастырды. Аның тырышлыгына, көченә шаккатам һәм сокланам. Әти бездән чыгып киткәндә ми­ңа 5 яшь иде. Энемне ба­ла тудыру йортыннан алырга бармады...

Әни бик матур, яшь то­ра, зифа буйлы. «Дус кызыңмы бу?» – дип сораучылар да бар. Әйе, үзе генә яши. «Миңа ир кирәкми», – ди. Бөтен нәрсәсе җитеш. Тормышы җиңел булмады, яшьлегендә ял итү тәтемәде. Аның каравы, хәзер чәчәк ата. Аны шулай күреп сөе­нәм. Дус кызлары белән очрашалар, дискотекаларга да йөрештерәләр. Хәзер яшәүнең матурлыгын, рәхә­тен тулысынча татысын. Авыр вакытлар булды. Ипигә акча юк чаклар да бар иде. Бераз файда булсын, дип, кечкенә чакта энем бе­лән шешәләр җыеп тапшыра идек. Үз көчебез белән кү­тәрелдек, эшкә өйрәнеп үстек. Хәзер рәхәт яшибез..."

Фидания апага Аллаһ күркәм сабырлыклар бирсен....

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: