+22 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
19 гыйнвар , 11:35

“Һөнәребезне гомерлеккә сайладык”

Табиблар династиясе 200 ел Яңавыл халкына хезмәт итә.

Ираида Петровна һәм Виталий Михайлович Васильевлар – Яңавыл районының сәламәтлек саклау системасын үстерүгә зур өлеш керткән гаилә. Ир белән хатын үзләре медицинага тугры хезмәт итүдән тыш, балаларында да бу һөнәргә мәхәббәт тәр­бияләгән: алар икесе дә әти-әнисе юлыннан киткән.

Виталий Михайлович Стәрлетамак районында туып-үскән, мәктәпне уңышлы тәмамлап, Стәрлетамак медицина училищесында белем ала. Бер ел фельдшер булып эшли, аннары Башкорт дәүләт медицина институтына укырга керә.


Ираида Петровна исә Яңавыл районында туган. Балачагы һәм яшьлеге Калтасы районында үтә, мәктәптә тырышып укый. Кулына өлгергәнлек аттестаты алган кыз булачак һөнәре итеп медицинаны сайлый һәм Бөре медицина техникумына укырга керә. Аны яхшы билгеләргә тәмамлый, күпмедер вакыт Бакалы районында фельдшер булып эшләгәннән соң, үзенең хыялын тормышка ашырып, медицина институтына укырга керә.
Виталий белән Ираида институтта таныша һәм алтынчы курста укыганда гөрләтеп туй ясыйлар. Укуны тәмамлаган яшь белгечләр юллама буенча Яңавыл районының Ямады авыл участок дәваханәсендә хезмәт юлын башлый. Участок терапевтлары булып эшли башлаган Васильевлар башы белән эшкә чума, чөнки икесенә 28 авылда яшәүчеләрне хезмәтләндерергә кирәк була!


Бу узган гасырның 60нчы еллары башы, ул вакытта авылларга юл юк, бары тик атта гына барып була. Ә халыкка медицина ярдәме күрсәтергә кирәк, яшь белгечләр хирургны да, акушер-гинекологны да, теш табибын да алыштыра... Еш кына эш атнасы яллар белән тоташа, чөнки авылларда балалар саны күп, йөкле хатыннарга ярдәм кирәк вакытлар еш була, берничек тә “бүген минем ялым” дип калып булмый. Кыскасы, дәваханә янындагы кечкенә бүлмәдә яшәгән яшьләр ал-ял белми, халыкка хезмәт итә. Биредә аларның беренче балалары Татьяна туа.


Виталий Михайлович, җитәкче буларак, авыл сәламәтлек саклау системасының ныклы нигезен булдыра, участок дәваханәсенең икенче бинасын төзетүгә зур тырышлык сала, ул эшләгән елларда хуҗалык корпуслары барлыкка килә, учреждение кирәкле инвентарь һәм җиһазлар белән тәэмин ителә.
Өч елдан соң Васильевлар Яңавылга күченә һәм үзәк район дәваханәсендә эшли башлыйлар: гаилә башлыгы – табиб-рентгенолог, хатыны педиатр сыйфатында. 1973 елда Виталий Михайлович үзәк район дәваханәсенең баш табибы вазыйфасына тәгаенләнә һәм бу эшне 1978 елга кадәр алып бара. Нәкъ аның җитәкчелегендә 370 урынлык дәвалау һәм ярдәмче хуҗалык-көнкүреш объектлары белән яңа дәваханә комплексы төзелеп бетә һәм файдалануга тапшырыла, Прогресс бистәсендә участок дәваханәсе ишекләрен ача, 42нче үзәк район даруханәсе яңа бинага күчә. Кыскасы, бик күп файдалы һәм кирәкле эшләр башкарыла.


1978 елдан соң югары категорияле табиб Виталий Васильевның хезмәт эшчәнлеге дәваханәнең нурланыш диагностикасы бүлеге белән бәйле була. Нинди генә эштә дә, Виталий Михайлович халык сәламәтлеген чын күңеленнән кайгырта, эшен яратып башкара.
Ираида Петровна исә күпләр яраткан балалар табибы, педиатр булып таныла.


Моннан тыш, Васильевлар берничә чакырылыш рәттән поселок Советы депутаты итеп сайлана. Нәтиҗәдә, Ираида Петровна 43 ел гомерен сәламәтлек саклауга багышлый, ә Виталий Михайловичның халыкка хезмәт итү вакыты илле елдан да артып китә. Тынгысыз табиб, хәтта пенсиягә чыккач та, озак еллар сәламәтлек саклау хезмәткәрләре ветераннары советын җитәкли, район Ветераннар советы президиумы әгъзасы була. Моннан тыш, Виталий Васильев – районның сәламәтлек саклау тарихы музеен оештыручы. Васильевлар икесе дә “Хезмәт ветераны” медале, “Башкортстанның сәламәтлек саклау отличнигы” күкрәк билгесе, бик күп Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.


– Без әти-әнине бик сирәк күрдек, аларның эш графигы бик тыгыз иде. Бергә булган чаклар күңелле үтә иде, әти-әни безне бик нык яратты. Эшләренең никадәр авыр һәм җаваплы икәнен күреп үссәк тә, без дә шушы һөнәрне яраттык һәм аны гомерлеккә сайладык, әти һәм әни безнең өчен фидакарь хезмәт, үз эшенә тугрылык үрнәге булды, – ди династияне дәвам итүче кызлары Татьяна.
Ул Башкорт дәүләт медицина университетының педиатрия факультетын тәмамлый һәм озак еллар үзәк район дәваханәсендә УЗИ белгече булып эшли, соңгы елларда эшен “Мастер Дент+” җәмгыятендә дәвам итә.


Татьяна уку елларында ук Караидел егете, төркемдәше Ирек Хисамов белән таныша һәм алтынчы курста яшьләр гаилә кора. Ирек Фәрит улы – районда хөрмәтле табиб – балалар хирургы, кырык елга якын яшь пациентларның сәламәтлеге сагында тора. Тырыш хезмәте югары бәяләнгән: Ирек Хисамов – Башкортстанның сәламәтлек саклау отличнигы, Русия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, Яңавыл районының шәрәфле шәхесе исеменә лаек булган.


Васильевларның улы Александр, шулай ук, Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлый. Диплом алганнан соң Яңавыл үзәк район дәваханәсендә 26 ел рентгенолог һәм бүлек мөдире булып эшли. Аның тормыш иптәше Ирина шулай ук медицина университетын тәмамлаган. Ирина Фәнир кызының хезмәт юлы Яңавылда балалар поликлиникасында участок педиатры буларак башлана, ә 2004 елдан ул район дәваханәсенең психиатрия бүлеге мөдире булып эшли. Ирина Васильева – шулай ук Башкортстанның сәламәтлек саклау отличнигы.


Менә шундый уникаль гаилә ул Васильевлар. Сәламәтлек саклау өлкәсендә аларның гомум стажы 200 елдан артып китә!
...Васильевлар 60 ел бергә бәхетле гомер кичерә. Бүген Ираида Петровна балалары, оныклары игътибарына күмелеп, ялгызы яши. (Виталий Михайлович мәрхүм инде). Ләкин ул туксан яшькә җитеп килсә дә, кул кушырып утырмый, бакча карый, җиләккә, гөмбәгә йөри, чигү чигә.
Бер-берсен хөрмәт итеп яшәгән, халыкка фидакарь хезмәт иткән бу гаилә династиясе зур соклануга лаек.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Яңавыл районы.

Автор:Ляйсан Якупова
Читайте нас: