Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Рөстәм Хәмитов - лидерлар сафында!

Рөстәм Хәмитов - лидерлар сафында!
31.08.2018 / Яңалыклар

Рөстәм Хәмитов - лидерлар сафында!“Рейтинг” мәгълүмат коммуникацияләре үзәге тәкъдим иткән Губернаторлар рейтингында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, июль-августта дүрт позицигә күтәрелеп, 14нче урынга чыкты. Бу - Идел буе федераль округы субъектлары җитәкчеләре арасында икенче урын.

Башкортстанның динамикалы социаль-икътисади үсеше һәм республика Башлыгының төбәк халкы тормышы сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән уңай башлангычлары федераль экспертларның югары бәясен алды. Сәясәтчеләр билгеләвенчә, республика власте күпчелек субъектлар өчен проблемалы булган мәсьәләләргә зур игътибар бүлә. Алар арасында – мәгариф, халыкның торак проблемаларын хәл итү, юлларны ремонтлау һәм башка көнүзәк мәсьәләләр.

Рейтингны төзүчеләр сүзләренә караганда, төбәк юлларын ремонтлауга тоемлы күләмдә акча бүленгән. Агымдагы елда 930 чакрым юл тәртипкә салыначак, бу максатларга 19 миллирад сум бүленгән.

Төбәк җитәкчесе позициясен, шулай ук, мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирүгә ярдәм итү турындагы мәгълүмат ныгытты. Федераль бюджеттан балалар бакчалары төзүгә 700 миллион сум юнәлтелүе мәгълүм булды. Киләсе елда трансферт 1 миллиард сумга җитәчәк. 2021 елга балалар бакчаларында 10 мең урын булдырылачак. Моннан тыш, Башкортстан бюджетыннан мәктәпләрне капиталь ремонтлауга 1 миллиард сум бүленәчәк. Шулай ук, Башкортстан Башлыгы стипендиясе арту күзаллана.

Экспертлар, шулай ук, Рөстәм Хәмитовның Башкортстан оешуга 100 ел тулуын билгеләүгә әзерлектә актив катнашуын, аның “Башкортстанның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру”, “Уникаль табигый объектларга халыкара статус бирү” турында планын билгеләде.

Рейтингта губернаторлар позициясе федераль һәм төбәк экспертлары фикеренә нигезләнеп билгеләнә.
"Forbes" журналы фикеренчә, Рөстәм Хәмитов, шулай ук, Русия идарәче элитасының абруйлы 100 вәкиле исемлегенә керде. Әлеге рейтингта чиновниклар, бизнесменнар, топ-менеджерлар катнаша. Анда Рөстәм Хәмитов 56нчы урынны били.

Беренче “бишлек"кә Русия Президенты Владимир Путин, “Саклык банкы” идарәсе рәисе Владимир Греф, “Газпром” идарәсе рәисе Алексей Миллер, “Роснефть” башлыгы Игорь Сечин һәм Русия Премьер-министры Дмитрий Медведев керде. Иң яхшы 100 лидер исемлеген ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновский яба. Рейтингка Русиянең иң бай 200 бизнесмены, 300 эре компания һәм банклар директорлары, көч структуралары, дәүләт һәм төбәк власте органнары җитәкчеләре кертелде. Рейтингка аңлатмада аларның халык тормышына, тармакка йогынты ясау мөмкинлекләре һәм Президент Владимир Путинга яисә власть партиясенә якын булулары бәяләнде дип, языла.




Фото: (Интернет челтәреннән алынды)



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Бирешмә, Сибай!
Вчера, 21:44 :: Җәмгыять
Бирешмә, Сибай!
Дәваханәгә заманча аппарат кайтарылды
Вчера, 21:07 :: Сәламәтлек саклау
Дәваханәгә заманча аппарат кайтарылды
Рим Каюмов Сибайда булды
Вчера, 18:19 :: Яңалыклар
Рим Каюмов Сибайда булды




Новости русской версии сайта



Яңа номер

19 (25323) от 15 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»