Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Безнең бурыч – сайлауларны гадел үткәрү!

Безнең бурыч – сайлауларны гадел үткәрү!
04.09.2018 / Яңалыклар

Безнең бурыч – сайлауларны гадел үткәрү!Республика йортында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Иҗтимагый палата рәисе Ольга Панчихина белән очрашты. Анда Дәүләт җыелышы-Корылтайга сайлауны оештыру һәм әлеге процесста Иҗтимагый палатаның катнашуы мәсьәләләре тикшерелде.

Ольга Панчихина билгеләвенчә, палатаның бишенче чакырылышы икенче ел рәттән эшли. Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда федераль законнарда төбәкләрнең иҗтимагый вәкаләтләренә бәйле күп үзгәрешләр булды. Аерым алганда, декабрьдә җәмәгать күзәтүчеләренең Русия Президенты сайлауларында катнашуы турында закон көченә керде, июньдә - Дәүләт думасына депутатлар сайлаулары буенча шундый ук документ, июльдә республика һәм урындагы әһәмияттәге сайлауларда, шулай ук, җәмәгать күзәтүчеләрен тәгаенләү турында закон кабул ителде.

– Палата җәмәгать контроле һәм күзәтүе системасын төзи. 9 сентябрьдә без иҗтимагый матбугат үзәге оештарабыз. Бүген 8-800-347-2-102 телефоны аша туры элемтә эшли, – диде ул. – Без юристларны, башка белгечләрне – гражданнарда сайлау процессы буенча килеп туган сорауларга җавап бирә алган кешеләрне җәлеп иттек. Call-үзәк көн саен иртәнге 9дан кичке 6га кадәр эшли. Кабул ителгән барлык мөрәҗәгатьләр дә системалы сораулар барлыгын аңлау өчен өйрәнеләчәк һәм проблемалы очраклар килеп туганда, аларны шундук көйләргә ярдәм итәчәк.

Ольга Панчихина ассызыклавынча, 9 сентябрьдә, сайлау көнендә шалтыратулар тәүлек әйләнәсенә кабул ителәчәк. Шалтыратулар, шул исәптән мобиль телефоннардан түләүсез.

– Сезнең сүзләрне хуплыйсым һәм сайлауларның гадел, ачык, үтәкүренмәле үтүе безнең өчен мөһим булын билгелисем килә. Сайлау темасы тирәсендә, гадәттә, төрле уйдырмалар, имеш-мимешләр күп. Кайбер вакытта болар барысы да халыкта ышаныч югалтуга китерә. Әмма безнең бурыч – бер нәрсәгә дә карамыйча, сайлауларны гадел үткәрү, – диде Рөстәм Хәмитов. – Русия Президентын сайлауларда яхшы эшләвегезне, җәмәгать күзәтүчесе буларак катнашуыгызны беләм. Хәзер - Дәүләт җыелышы-Корылтайга сайлаулар. Һичшиксез, монда да сезнең ярдәм кирәк. Шулай булырына ышанам. Бу бик дөрес эш.



Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.



Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Бүләккә- чәчәк гафу ителәчәк
Сегодня, 20:10 :: Көнүзәк
Бүләккә- чәчәк гафу ителәчәк
Азат Абитов:
Сегодня, 19:22 :: Мәдәният һәм сәнгать
Азат Абитов: "Йөрәгем әлегә бикле"
Камелия - дөнья чемпионы!
Сегодня, 15:02 :: Спорт
Камелия - дөнья чемпионы!
Яңа елда – яңа түләүләр!
Сегодня, 14:31 :: Яңалыклар
Яңа елда – яңа түләүләр!
Бүген — Кеше хокукларын яклау көне
Сегодня, 13:49 :: Җәмгыять
Бүген — Кеше хокукларын яклау көне








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»