Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » 11 октябрьдә Интернет эшләмәсә, аптырамагыз!

11 октябрьдә Интернет эшләмәсә, аптырамагыз!
06.09.2018 / Яңалыклар

11 октябрьдә Интернет эшләмәсә, аптырамагыз!«РИА Новости» хәбәр итүенчә, 11 октябрьдә Интернеттан файдаланучы миллионнарча кеше челтәргә кергәндә кыенлыкларга очравы мөмкин. Булачак проблема турында доменлы исемнәр һәм IP-адреслар белән идарә итү корпорациясе (ICANN) искәрткән.

Бу көнне тарихта беренче тапкыр доменлы исемнәрне саклау системасының криптографик ачкычлары алыштырылачак. Ачкычлар яңартылганнан соң, кайбер интернетчылар 48 сәгать дәвамында аерым ресурсларны ача алмаячак. Система "server failure", яки SERVFAIL хатасын күрсәтергә мөмкин.

Криптографик ачкычлар 2010 елда барлыкка килгән. Алар DNSSEC киңәйтү системасында кулланыла, интернет-адреслауның хәвефсезлеге һәм бербөтенлеге өчен җавап бирә. Ачкычлар һәр биш ел саен алыштырылырга тиеш. Ләкин провайдерлар әзер булмау сәбәпле, 2015 елда кичектерелгән булган.




Фото: ("РИА Новости" сайтыннан).



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 15:56 :: Җәмгыять
"Зарница" берләштерә!
Русиянең куәте һәм даны артсын!
Вчера, 10:38 :: Бәйрәм белән!
Русиянең куәте һәм даны артсын!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

22 (25326) от 22 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»