Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Әниләргә рәхмәт сүзен әйтик!

Әниләргә рәхмәт сүзен әйтик!
14.09.2018 / Яңалыклар

 Әниләргә рәхмәт сүзен әйтик!Республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова күпбалалы әниләргә “Ана даны” медале тапшырды.

- Тормышның нигезе гаиләдә салына, ә сез – аның учагын саклаучы, кулларыгызның җылысын, йөрәгегезнең кайнарлыгын балаларыгызга бирүче изге затлар , - диде Ленара Хәким кызы. – Һәркем өчен анадан да кадерле тагын кем булыр?! Сез балаларыгызны йөрәк тибешеннән аңлап торасыз, аларга анадан да күбрәк йөрәк җылысы биргән беркем юк. Әниләрнең иң уңганнарына тапшырылучы бу дәүләт бүләге – ул сезнең олы батырлык билгесе. Бүген без сезгә шушы бүләк аша да олы ихтирамыбызны һәм рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

Бу бүләк республикада биш һәм аннан да күбрәк бала багучы аналарга 1998 елдан бирелә башлады һәм җәмгысы 7700 гүзәл затка тапшырылды.

Бүген бүләкләнүчеләр арасында Нефтекамада 28 яшьлек Анастасия Зарапова да бар иде. Ире белән алар 6 бала тәрбияли. Дәүләт ярдәме белән яңа фатир алганнар, җитеш тормышта көйле генә яшәп яталар. Иң мөһиме – балаларына дөрес тәрбия бирергә тырышалар. Мең рәхмәт һәм данлаулар аларга!

Рәсемдә: Бакалы районыннан Лера Иванова, Ольга Суханова, Нефтекамадан Анастасия Зарапова.



Фото: Динар Кәлимуллин фотосы.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Хыяллар чынга аша!
Вчера, 19:24 :: Җәмгыять
Хыяллар чынга аша!
Хезмәт хаклары арткан
Вчера, 16:41 :: Көнүзәк
Хезмәт хаклары арткан
Карлар ява тын гына...
Вчера, 16:30 :: Көнүзәк
Карлар ява тын гына...




Новости русской версии сайта

Яңа номер

7 (25311) от 18 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»