Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Яңа вазыйфага тәгаенләнделәр

Яңа вазыйфага тәгаенләнделәр
02.10.2018 / Яңалыклар

Яңа вазыйфага  тәгаенләнделәрБашкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов указы белән Фәнзил Чыңгызов Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары итеп тәгаенләнде.

Шулай ук, Рөстәм Хәмитов тарафыннан “Башкортстан Хөкүмәтендә вазыйфаларны бүлү турында” боерыкка үзгәрешләр кертелде.
Документка ярашлы, элек Николай Хорошилов җитәкчелек иткән торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Андрей Труханга йөкләтелде.
Фәнзил Чыңгызов карамагында мәктәпкәчә, гомуми, башлангыч, урта, югары белем, вуздан соң һөнәри белем, өстәмә белем бирү, мәдәният, мәдәни мирас объектларын саклау, файдалану, популярлаштыру һәм дәүләт сагына кую мәсьәләләре булачак. Ул Мәдәният, Мәгариф министрлыклары, Мәгариф өлкәсендә контрольлек һәм күзәтчелек буенча идарә, Мәдәни мирас объектларын дәүләт сагы астына кую буенча идарә эшчәнлекләрен күз уңында тотачак.
Чыңгызов Фәнзил Фәиз улы 1969 елның 21 маенда Кырмыскалы районының Мөкәй авылында туган. “Тарих” белгечлеге буенча Башкортстан дәүләт университетын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген 1993 елда Кырмыскалы районында З. Вәлиди исемендәге крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисенең коммерция буенча урынбасары вазыйфасында башлый. 1994-97 елларда – Кырмыскалы районының Түбән Төкен урта гомуми белем бирү мәктәбендә тарих укытучысы, директор, 1997-99 елларда – Кырмыскалы районының Прибельский авылында урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры, 1999-2009 елларда Кырмыскалы районы хакимиятендә мәгариф бүлеге начальнигы, 2009-11 елларда – Хөкүмәт Аппаратының мәгариф һәм фән бүлеге мөдире урынбасары, мәдәният, спорт, киңкүләм мәгълүмат чаралары, яшьләр һәм милләтара мөнәсәбәтләр эшләре буенча бүлек мөдире, гуманитар өлкәне үстерү, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге мөдире, 2011 елдан башлап бүгенгә кадәр Кырмыскалы районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкарды.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 15:56 :: Җәмгыять
"Зарница" берләштерә!
Русиянең куәте һәм даны артсын!
Вчера, 10:38 :: Бәйрәм белән!
Русиянең куәте һәм даны артсын!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

22 (25326) от 22 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»