Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Янгын хәвефсезлеген онытмыйк!

Янгын хәвефсезлеген онытмыйк!
02.10.2018 / Яңалыклар

Янгын хәвефсезлеген онытмыйк!Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов республиканың башкарма власть һәм федераль министрлык, ведомстволарның территориаль органнары җитәкчеләре белән чираттагы оператив киңәшмә үткәрде. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе начальнигы Марат Латыйпов халык күпләп йөрүче сәүдә-күңел ачу һәм башка объектларга карата үткәрелүче чаралар турында сөйләде.

– Республика территориясендә 848 объектта янгын хәвефсезлеге таләпләрен үтәүгә кагылышлы 899 тикшерү үткәрелде. Аларның 379ы сәүдә һәм ял итү объектларына карый, – диде Марат Латыйпов. – Нәтиҗәдә, тиешле таләпләрне бозуның 17632 очрагы ачыкланды. 266 юридик берәмлек һәм шәхси эшкуар гомум күләме 11 миллион сум штраф төрендә административ җаваплылыкка тарттырылды. Прокуратура дәгъвалары буенча суд тарафыннан 18 объектның эшчәнлеге туктатылды.

Киңәшмәнең икенче өлешендә республикада авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына берләшү буенча гражданнар башлангычларына нигезләнгән керем булдыручы проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләсе тикшерелде.
Мондый төр проектлар механизмын булдырганда авылда бизнес алып бару белән кызыксынган кешеләр даирәсен киңәйтү бурычы куелды. Кооперативларга берләшүнең төп дәртләндерүче факторы – әйләнештән “алыпсатарлар” һәм “чит сәүдә” звеноларын бетерү юлы аша аның әгъзаларының керемен арттыру.

Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2020 ел ахырына Башкортстанда 450 авыл хуҗалыгы кооперативы барлыкка килергә тиеш. Аларга 4,5 мең шәхси һәм крестьян (фермер) хуҗалыклары җәлеп ителәчәк.



Фото: (Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан).



Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Петровское хастаханәсе төзекләндереләчәк!
Сегодня, 15:54 :: Сәламәтлек саклау
Петровское хастаханәсе төзекләндереләчәк!
Валерий Меладзе башкортча котлаган
Сегодня, 14:25 :: Яңалыклар
Валерий Меладзе башкортча котлаган








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»