Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Кайгылы хәбәр мөселманнарны тетрәндерде

Кайгылы хәбәр мөселманнарны тетрәндерде
15.03.2019 / Яңалыклар

Кайгылы хәбәр мөселманнарны тетрәндерде“Бүген изге җомга иртәсе, барлык мөселман дөньясын тетрәндереп, кайгылы хәбәрдән башланып китте – Яңа Зеландиядә мәчетләрдә намаз укучы кардәшләребезне күпләп ерткычларча атып үтергәннәр. Күңелне телә һәм өшетә торган коточкыч фаҗига булды бу, Ислам тарихында тагын бер онытылмаслык кара бит...

Әлеге вәхшилекне кылучы бәндәләргә кешеләр дип әйтергә тел әйләнми... Бу гаделсезлектән барча мөселманнарның күңелләре сыкрана, йөрәкләребез ярсый һәм телгәләнә. Тирән борчуларыбызны сүз белән әйтеп бетереп булмый! Әмма Аллаһы Тәгалә безнең белән, һәм мин бар кешегә дә иман ныклыгы телим.

Бүген, мөхтәрәм кардәшләрем, сезне шушы канкойгыч фаҗигадә һәлак булганнар рухына дога кылырга чакырам – алар аңа мохтаҗ. Ихластан, җаным-тәнем белән Бөек Раббыбыздан аларны Үзенең киң рәхмәтеннән аермавын үтенеп сорыйм: “Без Аллаһыдан килдек һәм Аңа әйләнеп кайтачакбыз”, - дип яза социаль челтәрдәге битендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Әйткәндәй, Русия Президенты Владимир Путин Яңа Зеландия премьер-министры Джасинде Ардернга Крайстчерч шәһәрендә теракт белән бәйле рәвештә кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.

Крайстчерч шәһәрендәге берьюлы ике мәчеттә бүген намаздан соң атыш булган. Ил власте теракт дип атаган һөҗүм нәтиҗәсендә 49 кеше һәлак булган, тагын 48се яраланган.




Фото: "АР 2019" сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Вчера, 08:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»