Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Ихаталар төзек булырга тиеш!

Ихаталар төзек булырга тиеш!
16.03.2019 / Яңалыклар

Ихаталар төзек булырга тиеш!
Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров бүген Уфада ихата территорияләрен төзекләндерү барышы белән танышты.


Ихаталар төзек булырга тиеш!
Әйтик, "Башкортстан ихаталары" программасы кысаларында 2019 елда Киров урамындагы 91нче һәм Әй урамындагы 63нче күпфатирлы торак йортларның ихата территориясен төзекләндерү планлаштырыла. Анда асфальт түшәмәләрне капиталь ремонтлау, өстәмә яктырту баганалары, балалар мәйданчыгы һәм турниклар комплексы урнаштыру, хоккей тартмасын реконструкцияләү, шулай ук, өстәмә парковка урыннары өчен юлны киңәйтү һәм видеокүзәтү камералары кую планлаштырылган. Эшләрнең гомум бәясе якынча 14,5 миллион сум тәшкил итәчәк.

Ихаталар төзек булырга тиеш!

Төбәк җитәкчесе территорияне төзекләндерү проекты белән танышты, халыкның теләкләрен һәм тәкъдимнәрен тикшерде. Алар тарафыннан күтәрелгән мәсьәләләрнең күбесе йортларны, подъездларны һәм подвалларны карап тоту, шулай ук, хәрәкәт итү хәвефсезлегенә бәйле иде. Радий Хәбиров төзекләндерү мәсьәләләрен комплекслы алып бару зарурлыгын ассызыклады һәм халык теләге буенча 1 июньгә кадәр шлагбаум урнаштыру, шулай ук, подвал биналарында тәртип урнаштыру мәсьәләсен хәл итәргә кушты.

Ихаталар төзек булырга тиеш!

- Май аенда һәм көзен, елга ике тапкыр, агач утырту буенча акция үткәрәчәкбез, – диде Радий Хәбиров. - Безнең шәһәргә яшеллек җитми, шуңа күрә агачларны, шул исәптән ихаталарда да утырта башларга кирәк.

Республика җитәкчесе узган кыш кар чистарту буенча халык фикере белән кызыксынды, торак-коммуналь хезмәтләргә катлаулы шартларда эшләгән өчен рәхмәт белдерде.

Ихаталар төзек булырга тиеш!

- Без - климат ягыннан караганда гаять авыр төбәк. Әмма булган ресурслар белән кулдан килгәннең барысын да эшләдек, – диде Радий Хәбиров. - Сабырлыгыгыз өчен рәхмәт. Без сабак алдык һәм киләсе кышка әзеррәк булырбыз. Ә хәзер шәһәрдә тузан һәм пычрак белән көрәшә башлыйбыз.




Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Вчера, 08:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»